Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 майда Камал театрының кече сәхнәсендә тәҗрибә спектакле тәкъдим ителде. "КУ"ның авторы һәм режиссеры Илшат Сәетов сүзләре белән әйткәндә, аны "тарихның әйләнеп кайтып артыбызга тибүен" күрсәтү дип тә бәяләп булыр иде.

Рок-спектакль GAUGA төркеме җырларыннан һәм монологлардан тора. Монологларны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, биюче, "Алтын битлек" бүләге иясе Нурбәк Батулла, Радик Мусин, Гүзәл Сабирова, Илшат Сәетов укыды. Йолдыз Миңнуллина әйтүенчә, башкаручы төркемдә профессионал артистлардан бер Нурбәк кенә бар, калганнары һәвәскәрләр.

Камал театрында "Ку" премьерасына әзрләнү
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:00 0:00

Спектакльне кабул итү өчен ихласлык кирәк. Гомумән, "Калеб" ярдәме белән чыккан спектакльләрнең барысы да ихласлык белән аңлауга мохтаҗ. Нурбәк Батулла шундый фикердә: "Шәхсән үземә дә бөтен монологлар күңелгә хуш килде дип әйтә алмыйм. Илшат үзе дә тамашачыга ярарга тырышмагандыр. Ярарга тырышсаң, спектакль булмас, эстрада чыгышына әйләнер иде. Монда кешене селкетеп алу, уятырга тырышу максаты куелган. Әйе, текстны укыганда каршылыклар туа, урыс сүзләре кушылу колакны кисә. Шул ук вакытта, икейөзле булмасаң, без бит хәзер шулай сөйләшәбез дип, Илшатның хаклыгын таныйсың. Әйтик мин, күп очракта, урысчадан татарчага тәрҗемә итеп сөйләшәм. Җиде яшькә кадәр киресенчә иде. Авыр темаларга сөйләшә башласам, баштагы рус конструкцияләрен тәрҗемә итәргә мәҗбүрмен. Һәм мин аны адым саен күрәм. Матбугатта, телевидениедә, интернетта... Бик сирәк кеше генә татарча фикерли. Бәлкем бу Батуллалар буынында гына калгандыр да. Аяныч, әлбәттә! Ләкин үзеңнең авыру икәнеңне танырга кирәк. Савыгу өчен бу беренче адым", ди Нурбәк Батулла.

Бу – заманча татар театрын булдыру омтылышы

Спектакль 1977 елда пионерларның киләчәккә хат язып, капсулага урнаштыруы белән башлана. Йолдыз шул хатны укый. Ул пафослы, ләкин ихлас. Алар киләчәктә бездә булган кайбер хаталар юк, сезне коммунист роботлар укыта, дин калдыклары беткән, "бәхетле илдә сарыклар да бәхетле" дип ышана. Хат татарча язылган. Тора-бара исә монологлар рус сүзләре белән чуарлана. Соңгысы русча гына укыла. Бу күренешне Рәмис Нәҗмиев (спектакль режиссерларының берсе) болай аңлата: "Беренчедән, бу – заманча татар театрын булдыру омтылышы. Монда бүгенге көн символлары файдаланылды. Татарларның күбесе әнә шулай ике телне бутап сөйләшә. Моны проблем итеп тә кабул итеп була, котылгысыз күренеш итеп тә. Үз-үзеңнән көлү, үзеңә читтән карау да бар. Без хәзер кемнәр? Режиссер тамашачыга әнә шул сорауны куя. Аныңча киләчәктә урыслар да, татарлар да юк, без бөтенләй башка яшәү яссылыгына күчәргә мөмкинбез".

Телләрне бетерү, сәясәтне сугышка таба бору моңа бөтен җирлекне тудыра

Автор Илшат Сәетов, үзенең кешесез дөнья турында уйлануын да белдерде: "Телләрне бетерү, сәясәтне сугышка таба бору моңа бөтен җирлекне тудыра. Чыннан да, алай да булырга мөмкин бит. Татарча җөмләләргә урысча сүзләр күбрәк катнашкан саен, вакыйгаларда абсурдлык арта.

Моңа "Кисеп ташланган миң" монологын да (хәер, миңне кемдер тел, кемдер милләт дип кабул итте), "Изге тоз" бәянен дә мисал итеп китереп була. Аны хәтта "Әлиф"нең дәвамы итеп тә күрергә теләүчеләр булды. Моңа каршы Нурбәк Батулла болай диде: "КУ"ны "Әлиф"нең дәвамы дип әйтү бик үк дөрес булмас. Монда күбрәк социаль-сәяси проблемнар. "Әлиф"тә рухи проблемнар күтәрелә. Ләкин алар бер-берсен тулыландыра.

Соңгы монологтан без 2019 елда җирдә атом сугышы булганын беләбез. Робот җирдә капсула таба. Ул "тузем татар теле"нә русча сүзләр кушып язылган, әмма робот татарчаны укый алмый. Капсулага җыр кассетасы да беркетелгән. Спектакль шул җыр белән тәмамлана".

Бу көннәрдә тарих әйләнеп кайтып артыбызга тибә

Спектакль тәмамлану белән режиссердан "Бу тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәтегезме?", дип сорадылар. Илшат Сәетов болай дип җавап бирде: "Бу көннәрдә тарих әйләнеп кайтып артыбызга тибә. Ил совет заманында тәрбияләнгән, хәзер олыгайган кешеләр кулында. Икейөзлелек шуннан килеп чыга. Бәлки алар яшь вакытта капсулада язылган әйберләргә ышанганнардыр, бәлки кирәк булганга гына язганнардыр".

Соңгы җырның язмышы да бик кызыклы. Автор аның бер өлешен "Өч аршын җир" (Аяз Гыйләҗев) радиоспектаклендә ишетә һәм тулы вариантын эзли башлый. Ләкин бу җыр турында беркем дә мәгълүмат бирә алмый. Шуннан ул әлеге җырның дәвамын иҗат итә дә, композитор Зөлфия Рәүповадан көй язуын үтенә. Аны спектакль өчен Казанның 8нче музыка мәктәбе башкара.

Спектакльнең исеменә килгәндә, Илшат Сәетов ничек телисез, шулай кабул итегез, ди. Ул бушлыкны да аңлата, гөмбә исеме, “Кин-дза-дза” фильмы белән бәйле сүз, боерык фигыль дә.

"КУ" – "Калеб" иҗат берлегенең биш еллыгына тәгаенләп чыгарылган спектакльләрнең берсе. Ул бер сәгать чамасы бара, актерлар монологларны кәгазьдән укый. Монда декорация дә юк, киемнәр дә гадәти. Фәкать Илшат Сәетов Татарстан флагы рәвешендәге, Нурбәк Батулла инглизчә "ярату белән шөгыльләнегез, сугыш белән түгел" дигән футболкасы белән генә аерылып торды.

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов, аны спектакльдән бигрәк, тәҗрибә дип атый. "Яшьләрне җәлеп итә икән, нишләп әле мондый алымны да кулланмаска? Тамашачы яхшы кабул итте" – диде ул. Спектакльнең исә, киләчәге әлегә билгесез. Ул тагын кабатланырмы, әллә башка тәҗрибә әсәре туармы – иҗат төркеме әлегә әйтә алмый. Алар тамашачы фикерен көтә, битараф булмаска чакыра.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG