Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ни өчен хөкүмәт музыка сәнгатен үстерү програмын кабул итми?"


Сулдан: Татарстан һәм Русия композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, мәдәният министры Ирада Әюпова, депутат Разил Вәлиев

Татарстан хөкүмәте музыка сәнгатен үстерү дәүләт програмын кабул итәргә ашыкмый. Дәүләт шурасының президент Рөстәм Миңнехановка юлланган мөрәҗәгате тулысынча яклау тапмаган. Нәтиҗәдә дәүләт програмы кабул итү вакыты әлегә билгесез.

Татарстан Дәүләт шурасында музыка сәнгатен үстерү концепциясе проекты әзерләнүе хакында хәбәр иттеләр. 22 май узган матбугат очрашуында депутат Разил Вәлиев, мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан һәм Русия композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин журналистларга ачыклык кертте.

"Акча беркайчан да җитми"

Дәүләт шурасында музыка сәнгатен үстерү турында узган елның 13 мартында сөйләшкәннәр иде. Ул вакытта депутатлардан тыш, сәнгать вәкилләре бүгенге проблемнар хакында ачынып сөйләде. Нәтиҗәдә, Татарстан Дәүләт шурасы мөрәҗәгатен парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин президент Рөстәм Миңнехановка юллады. Хатта хөкүмәт карары кабул итү һәм дәүләт програмын булдыру турында сүз барган. Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев сүзләренчә, әлеге мәсьәлә хәзер мәдәният министрлыгы дәрәҗәсендә карала.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Безнең теләкләр зуррак - дәүләт програмы кабул итү иде. Дәүләт програмына чыгу өчен концепцияне хөкүмәт расларга тиеш, дип президентка язган идек. Чөнки мәдәният министрлыгы бу мәсьәләне үзе генә ахырга кадәр хәл итеп бетерергә тиеш түгел. Монда мәгариф министрлыгы да, консерватория, мәдәният институты, көллиятләребез бар. Тулы системга күрсәтмә бирер өчен хөкүмәт карары кирәк иде. Әмма без монысына да канәгать. Мәдәният министрлыгы бу эшне матур гына итеп башкарса, алга таба бәлки хөкүмәт карары чыгар, дәүләт програмы да булыр”, дип сөйләде Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

Нәтиҗәдә мәдәният министрлыгы каршында оешкан эшче төркем музыка сәнгатен үстерү концепциясе проектын эшләгән. Тик ни өчен Дәүләт шурасы мөрәҗәгатен хөкүмәт тулысынча үтәргә теләмәгән соң? Эш казнада акча булмаудамы? Әллә башка сәбәп бармы? – дип төпченде журналистлар.

Телләр програмына акча табылды бит. Музыкага да табылыр

"Бөтен эш тә беренче адымнан башлана. Телләр турындагы дәүләт програмын ике ел әзерләдек. Програм әзерләү бик катлаулы. Һәр балалар бакчасыннан башлап, бөтен мәктәп, системны күздә тотарга кирәк. Башта - концепция. Без кая таба барырга җыенабыз? Киләчәктә програм булыр. Акча юк дип, акча беркайчан да җитми. Телләр програмына акча табылды бит. Музыкага да табылыр", дип җавап кайтарды Разил Вәлиев.

Концепция: белем бирүне миллиләштерергә, уен кораллары җитештерергә һәм иҗат әһелләренә шартлар тудырырга

Музыка сәнгатен үстерү эшенең хөкүмәттә яклау тапмавы хакында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләргә кирәк дип тапмады. Ләкин ул эшче төркем әзерләгән концепция проектының төп юнәлешләре белән таныштырды. Анда төп игътибар милли сәнгатькә, аларны цифралаштыруга биреләчәк, дип ышандырды министр.

Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

Шулай итеп, концепция шартлыча өч юнәлештән тора. Беренчесе – белем бирү системына кагылачак. Гомум белем бирү оешмаларында гына түгел, хәзер сәнгать мәктәпләре, уку йортларында да Мәскәүнең йогынтысы зур. Шуңа да милли сәнгатьне өйрәтү беренчелеккә чыга.

Музыка мәгарифен милли музыка сәнгатенә яраклаштырырга кирәк

"Музыка мәгарифен милли музыка сәнгатенә яраклаштырырга кирәк. Ни өчен? Чөнки бүген уку йортлары федераль стандартлар нигезендә укыта. Анда милли мәдәнияткә аз урын бирелгән. Милли сәнгатьнең үз тарихы, үз үзенчәлеге бар. Без бу турыда әйтергә курыкмыйбыз. Мин үзем белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән сөйләштем. Алар буыннан-буынга күчкән милли мәдәниятне укыту үзенчәлеге булуын таный", ди Ирада Әюпова.

Концепциянең икенче юнәлеше – фәнни тикшеренүләрне көчәйтү. Министрлыкта 7-8 гасыр элек музыка мәдәниятенең нинди булуын ачыкларга телиләр. Музыка гына түгел, уен коралларын реконструкцияләргә җыеналар. Әюпова аларны күпләп җитештерергә кирәк ди. Чөнки гөслә, думбра кебек борынгы татар уен кораллары – барысы да кулдан гына ясала.

"Хәзер "Русия мәдәнияте" дигән проект эшләнә. Аның бер юнәлеше буларак музыка мәктәпләрен уен кораллары белән тәэмин итү булачак. Бу Русиядә уен коралларын җитештерүне кайтару дигән сүз. Заманында Казанда музыка уен коралларын җитештерү фабрикасы эшләде. Моны яңадан эшли башларга кирәк", дип саный Ирада Әюпова.

Өченче юнәлеш – композиторлар, башкаручылар, җырчыларга Татарстанда уңай шартлар тудыру. Сер түгел, сәләтле иҗат әһелләре республикада үзләренә урын таба алмыйча, башка төбәкләргә йә чит илләргә китәргә мәҗбүр.

"Музыкаль театр булдыру өчен мәйданчык һәм репертуар кирәк"

Һәм, ниһаять, соңгы елларда иҗат әһелләре сораган татар музыкаль театрын булдыру мәсьәләсенә дә тукталдылар. Театр булырга тиеш, диде министр. Ләкин әлегә ике проблем бар.

"Монда ике сорау бар. Беренчесе – мәйданчык мәсьәләсе. Безнең барыбер урын булырга тиеш. Икенче сорау – репертуар. Безнең хәзер биш спектакль әзер. Алар күбрәк, массалы булырга тиеш. Аннары оештыру эшенә тотыначакбыз", диде Ирада Әюпова.

Министрның сүзләрен Татарстан һәм Русия композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин дәвам итте.

Рәшит Кәлимуллин
Рәшит Кәлимуллин

"Күптән түгел "Минем Такташ" спектаклен күрсәттеләр. Тамашачыларның 95 проценты яшьләр иде. Театр мөдире (спектакль Кәрим Тинчурин исемендәге тататр драма һәм комедия театрында күрсәтелде - ред.) белән сөйләштем. Астагылар тели, өстәгеләр эшли ала. Әйдәгез, әлеге биш спектакльне ел дәвамында күрсәтик дигән тәкъдим белән чыктым. Бу яхшы идея", диде Рәшит Кәлимуллин.

Моңа кадәр Татар музыкаль театрын Тинчурин театрын үзгәртеп корып ясарга дип тәкъдим иткәннәр иде. Бу хакта бүген Ирада Әюповадан кабат сорадылар. Ләкин министр бу хакта бер сүз дә әйтмәде.

Татар либретто язучылары әзерләнәчәкме?

Татар музыкаль театры була икән, димәк, аның композиторлары һәм либретто язучылары да җитәрлек булырга тиеш. Журналистларда музыка сәнгатен үстерү концепциясе әлеге тармакны тулысынча колачлануы берникадәр сораулар уятты. Мәсәлән, операга либретто язар өчен татар язучыларын әзерләү, аларны шушы жанрга өйрәтү кебек эшләр каралмаган. Депутат Разил Вәлиевның моңа җирлек юк ди.

Либретто язу – ул шигырь, повесть, роман язу түгел

"Либретто язу – ул шигырь, повесть, роман язу түгел. Без шигырь язабыз икән, "Казан утлары" һәм башка журналларда бастырабыз. Безнең бердәнбер опера театры бар. Алардан сорау булмаса, либретто язып, өстәлгә тыгып куюдан файда юк. Заказ кирәк. Әгәр театр шагыйрьләргә мөрәҗәгать итсә, язалар. Ренат Харис, Рүзәл Мөхәммәтшин язды", диде Разил Вәлиев.

— Аларны укыту, өйрәтү, әзерләү каралганмы? – дип кабат сорады журналистлар.
— Шагыйрьлеккә, язучылыкка укытып булмый, – дип җавап кайтарды Разил Вәлиев.
— Сез үзегез заманында әдәби институтта укыдыгыз бит?
— Әдәби институтта укымаган язучылар да күп бит безнең. Чехов бернинди әдәбият институтында да укымаган. Табиб булган. Ә нинди зур язучы!

Композиторлар берлеге Башкортстан ярдәменә өметләнә

Музыка сәнгатен үстерү эшен Татарстан үзе генә башкарып чыга алмаска мөмкин. Татарстан һәм Русия композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Башкортстан белән эшләргә чакырды.

"Бер көллиятне база итеп алырга кирәк. Әлмәт көллиятен. Ни өчен Әлмәт? Чөнки күршедә генә Башкортстан. Анда хәл күпкә яхшырак. Без бәлки Мәскәүгә якынрактыр. Европалашу йогынтысында булдык. Алга-артка карамыйча яшәдек. Без нәрсәдәндер курыктык. Кайдадыр без кискен чыгыш ясадык, ләкин эштә курка идек. Башкортстанны мисал итеп китерәм. Анда факультет, ике кафедра, үз оркестры, филармония каршында 15 ел эшләүче милли оркестр бар. Музыкаль уен кораллары эшлиләр. Әлмәт Уфага якынрак. Андагы укытучылар консультация үткәрә, уен кораллары ясаучы осталар килеп ярдәм итә алыр иде", диде Рәшит Кәлимуллин.

Очрашуда утырган консерватория, Казан дәүләт мәдәният институты вәкилләре бу мәсьәләгә карата бернинди фикер дә белдермәде. Башкортстанда милли сәнгать үсеше чынлап та яхшырак корылган, күрәсең.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG