Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Мәдәният һәм сәнгать шурасы оеша. Ниләр өмет ителә?


Татарстан җитәкчеләре "Сөембикә" операсы премьерасында (архив фотосы)

Татарстан президенты каршында төзеләчәк Мәдәният һәм сәнгать шурасына багланган өметләр турында мәдәният һәм сәнгать әһелләре фикерләрен белештек.

Татарстан президенты каршында Мәдәният һәм сәнгать шурасы төзеләчәк. Бу хактагы фәрман президент сайтына урнаштырылган.
Документ нигезендә әлеге шура президентны мәдәният өлкәсендәге мәсьәләләр белән таныштырып барачак, әлеге өлкәгә кагылышлы дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләр булдыруда ярдәм итәчәк.

Шураны Татарстан президенты җитәкләячәк, аның урынбарасы итеп Татарстан президенты аппараты җитәкчсе Әсгат Сәфәров тәгаенләнгән. Шураның секретаре – президент ярдәмчесе Олеся Балтусова. Әлеге оешмага 34 кеше керә ала. Алар шагыйрь, композитор, китапханә җитәкчеләре, театр белгечләре, җырчылар, рәссамнар булырга мөмкин. Шура утырышлары елына ике тапкырдан да ким булмаска, ә президиум утырышы чирек елга бер мәртәбә үткәрелергә тиеш. Азатлык мәдәният һәм сәнгать әһелләреннән беренче чиратта күтәрелергә тиешле мәсьәләләр турында белеште, бу шураның нәтиҗәсе булырмы дигән сорау бирде.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе: "Бу – көтеп алынган шура. Ләкин барысы да аңа әгъза итеп сайланган кешеләргә бәйле булачак. Әгәр анда шул ук дежур кешеләр утырса, әллә ни мәгънә булмас, чираттагы уенчык структура барлыкка килер. Буыннар арасында гаделлек булса, өлкәннәр генә түгел, яшь белгечләр дә алынса, өмет бар. Эшлисе эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр чынлап та күп. Театр мәсьәләсен алсак, беренче чиратта "Театр елыннан соң без нишләргә тиеш?", дигән сорауны күтәрер идем. Ярый, әлегә “Бердәм Русия” партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” програмы эшли, аның нигезендә грантлар бүлеп бирелә. “Театр – балаларга” проекты да театрларга ярдәм итә. Ә аннары нәрсә булачак, нәрсә безне көтә? Шул ук ватыкка дәүләт, президент театрлардан нәрсә көтә? Менә шушы сорауларга җавапны ишетәсем килә. Ничек кенә алсак та, милли мәдәният дәүләт ярдәменнән башка яши алмый. Коммерцияле юлга чыксак, милли асыл юкка чыгачак. Югары сәнгать турында сүз алып барабыз икән, музыка өлкәсеме ул, театрмы, башкасымы – дәүләт ярдәменнән башка булмый."

Зилә Сөнгатуллина
Зилә Сөнгатуллина

Зилә Сөнгатуллина, җырчы: "Сәнгатьтә бөтен юнәлешләрне тәртипкә китерергә, үз урынына куярга кирәк. Кайвакытта сәнгать осталары дип һәвәскәрләрне тәкъдим итәләр һәм алар Татарстан мәдәниятен чит илләрдә күрсәтә. Алар безнең дәрәҗәне төшерергә тиеш түгел. Сәнгать осталары булгач, чын осталар булырга тиеш, чөнки татар сәнгатен югары ноктада тотарга кирәк. Ә бит безнең сәнгать бар һәм бик югары. Безгә башка республикалар көнләшеп тә карый. Чөнки Казан консерваториясендә бик көчле кадрлар әзерләнә һәм аларны Русиянең башка шәһәрләрендә талаша-талаша алалар. Мин аларның иң талантлыларын Татарстанга җыяр идем. Авыз тутырып, үзебезнең татар дәүләт опера һәм балет театры дип әйтерлек труппа туплар идем. Элек шулай иде бит ул. Хәзер исә читтән килгән артистлар җырлый. Ә бит дәүләт театры икән, дәүләтчә уйларга кирәк. Хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Сәнгать шуралары да бетте, теләсә кем сәхнәгә менә, үзе яза, үзе бии, үзе җырлый. Үзешчәннәр үз урынында булырга тиеш. Аларның да дәрәҗәләре бар. Үзешчән композиторлар бик яхшы әсәрләр тудырганнар. Аларны да алынган үрдән, яуланган дәрәҗәдән түбән тәгәрәтмәскә кирәк. Шура күптән кирәк иде. Аның иң төп бурычы – сәнгаттә миллилекне саклау булыр дип өметләнәм."

Зөфәр Гыймаев
Зөфәр Гыймаев

Зөфәр Гыймаев, Татарстан рәссамнар берлеге рәисе: "Шурага чакырсалар, иң әүвәл рәссамнарның хәлен яхшырту мәсьәләсен кайгыртыр идем. Бездә бит хәтта пенсиягә өстәмә дә каралмаган. Башка төбәкләрдә ул бар. Рәссамнар иң якланмаган кешеләр мәдәнияттә. Әлбәттә, калаларның йөзе мәсьәләсен күтәрер идем. Бер караганда, Казан матурайды, чистарды, ләкин бит рух юкка чыкты. Һәйкәлләр мәсьәләсендә эскизларны чын мәгънәсендә белгечләрнең каравын кайтарырга, чын конкурслар үткәрүне торгызырга кирәк. Тарихи бинаны кемнәрдер яндыра да, юкка чыкты дип аның җирен коммерция структураларына бирәләр. Юкса бит эскизлар буенча теләсә кайсы бинаны кабат торгызып була. Агач йортларны торгыщуны карарга була. Аңа әллә ни зур күләмдә акча да кирәкми."

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

Миләүшә Хәбетдинова, галимә: "Иң әүвәл милли мәдәниятне үстерү концепциясе булырга тиеш. Әле генә Туфан Миңнуллин семинары узды, анда пьесалар күпчелек урыс телендә тәкъдим ителгән. Димәк, милләт буларак юкка чыгуга үзебез үк юл куябыз булып чыга. Бу органның вазифасы әдәби, мәдәни премияләрне бүлү булса, аның булуы кирәкме? Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен комиссия бар иде бит инде. Мәсәлән, Тукай премиясең үз комиссиясе бар. Яңадан комиссия өстеннән тагын бер совет оештыру нәрсә бирә? Безгә мәдәният министрлыгында мәдәниятне киң кырлы күрә торган белгечләрнең эшләве кирәк. Элекке министрлык концепциясе юкка чыккан. Имеш элек министрлык концерт куючы булган. Театрларны кем карый бүген? Милли эстраданы кем карый, аның эшен кем барлый? Министрлыкта хәзер менеджерлар утыра дигән тәэсир кала, анда системалы күзәтеп баручы белгечләр юк.

Шура мәдәният министрлыгы үз өстенә зур мәсьәләләрне алырга теләмәүдән оеша дигән фикер кала. Ә бит безгә еллар буе эшли торган белгечләр кирәк. Тик нишләптер еллар буе эшләгән белгечләр урамга тибәрелә. Мисалга ерак барасы түгел. Фольклор үзәгенең элекке җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрованы телгә алу җитә. Мин театр мәсьәләсен күтәрәм икән, министрлыкта кемгә мөрәҗәгать итәргә белмим. Рәсем сәнгате, эстрада мәсьәләсендә дә шул ук хәл. Системлы эш юкка чыкты. Милләт буларак юкка чыкмабызмы болай? Глобаль уйлый торган кешеләр елга ике тапкыр җыелып берни хәл итә алмый, алар даими эш алып барырга тиеш. Бу җәһәттән минем ышанычым зур түгел."

Мәдинә Маликова
Мәдинә Маликова

Мәдинә Маликова, язучы: "Татар китабы язмышы турында мәсьәлә күтәрелер дип өметләнәм.
Чөнки ул күптәннән үз агымына куелды. Бик күп еллар бу мәсьәләне өйрәнәм, төрле оешмаларга мөрәҗәгатьләр әзерләдем, җитәкчеләр белән дә сөйләштем. Ләкин аны мин тәкъдим иткәнчә генә түгел, үзләре уйлаганча да күтәргән кеше булмады. Нәтиҗәдә татар халкының күпчелеге ана телендә китап алу мөмкинлегеннән мәхрүм калды. Хәтта Татарстанда гына да китап укучыга барып җитми һәм җиткерү юллары һаман табылмаган. Бу мәсьәлә турында сүз кузгатсаң, китап кибете ачарга кирәк диләр. Булган кибетләрдә татар китабы сәүдәсен оештырырга кирәк әүвәл. Китапның тиражлары бик кечкенә. Мең данә бөтен халыкка нәрсә инде ул?! Без бит элек-электән китап укый торган халык. Башка төбәкләрдә яшәгән милләттәшләр турында әйткән дә юк. Шәхсән үзем Башкортстанга чыгу юлын таба алмадым. Бер кечкенә кибет бар, анда татар китабы бик аз сатыла. Башка өлкәләр турында әйтмим дә. Бу мәсьәләне Язучылар берлегендә дә кузгата алмадым. Аны төптән өйрәнергә, мөмкинлекләрне ачыкларга, файдалану юлларын табарга кирәк. Масштаблы караш кирәк. Әгәр ул шурага чакырсалар, шушы мәсьәләне кузгатыр идем.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG