Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенсия яше арту сәбәпле 2020 елда 800 мең русияле лаеклы ялга чыкмаячак


Уфада пенсия реформасына каршы пикет, 2018 ел
Уфада пенсия реформасына каршы пикет, 2018 ел

2019 елда пенсиягә чыгучылар саны 355 мең кешегә кимрәк булган.

Русиядә башланган пенсия реформасының беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Пенсия яше арту 2019 елда Русиядә лаеклы ялга чыгучыларның саны 355 мең кешегә кимүенә китергән. 2020 елда андыйлар саны 800 мең булачак. Бу мәгълүматны "Российская газета"га Русия пенсия фонды рәисе Антон Дроздов китергән.

Дроздов сүзләренчә, алдагы елларда пенсиягә чыгучылар саны күп балалы әниләр хисабына артачак. "2021 елдан дүрт һәм аннан күбрәк бала табып үстергән аналар 56 яшьтән пенсиягә чыга башлый, ә 2023 елдан 57 яшьтән өч балалы әниләр ялга чыга", дигән ул.

2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә пенсия реформасы башланды . Ул 2028 елга ирләрнең пенсиягә чыгу яшен 65кә, хатын-кызларныкын 2034 елга 63 яшькә кадәр күтәрүне күздә тота. Пенсия яшен күтәрү халыкта ризасызлык уятты. Күпләр кешеләрнең пенсиягә чыкканнан соң озак яши алмавын, пенсия алып өлгермәвен әйттеләр.

FinExpertiza ачыклаганча, Русиядә ирләр пенсиягә чыкканнан соң якынча 7,5 ел яши, илнең кайбер төбәкләрендә алар 2-3 ел гына яшәп кала.

XS
SM
MD
LG