Accessibility links

Кайнар хәбәр

Apple арзан бәяле смартфоннар чыгарачак


Apple ширкәте аз керемле кешеләр дә сатып алырлык бәяле смартфоннар ясый башлаячак. Яңа телефонны 2020 ел мартында ук халыкка күрсәтергә ниятлиләр.

Apple ширкәте март аенда яңа iPhone SE телефонын халыкка тәкъдим итәргә мөмкин. Бу телефонның бәясе аз керемле кешеләр кесәсе өчен кыйммәт булмас дип көтелә. Бу турыда ширкәтнең планнары белән таныш булган Bloomberg газетасы яза.

2016 елда Apple арзанрак бәягә iPhone SE смартфоны чыгара башлаган иде, аның бәясе хәзер 399 доллар тора. Яңа телефонның дизайны iPhone 8гә охшаган, экраны 4,7 дюймлы булачак диелә.

Яңа iPhone белән ширкәт башка җитештерүчеләргә көндәшлек тудырырга тели. Мәслән, Һиндстанда Android нигезендә эшләүче телефоннарны 200 доллардан да ким бәягә сатып алып була.

Яңа смартфонда бармак битендәге рәсемне укучы җиһаз булачак, ләкин Face ID технологиясе булмый диелә. Шул ук вакытта ул Apple iPhone 11 эшли торган процессорда эшләячәк.

2019 ел декабрендә Apple аналитигы Мин-Чи Куо 2020 елда iPhone ның дүрт яңа моделе чыгачак дигән иде. Шуларның берсе яңа iPhone SE булачак.

XS
SM
MD
LG