Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую турында сораштыру озайтылды


Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле
Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле

Тавыш бирү вакытын озайтуны Әстерхан түрәләре җәмәгатьтә зур бәхәсләр тудыру һәм шәһәрдә яшәүчеләрдән мөрәҗагәтләрнең күп булуы белән аңлата.

Әстерхан шәһәре хакимияте Явыз Иванга һәйкәл кую турында сораштыруны озайтты. Былтыр декабрьдә башланган тавыш бирү нәтиҗәләре 20 гыйнвар билгеле булырга тиеш иде, әмма аны тагын ике атнага – 3 февральгә кадәр озайттылар.

Моны Әстерхан шәһәре хакимияте җәмәгатьтә зур бәхәсләр тудыру һәм шәһәрдә яшәүчеләрдән мөрәҗагәтьләрнең күп булуы белән аңлата.

Әстерхан шәһәре биләмәсендә Әстерхан ханлыгын Русиягә кушу хөрмәтенә мәдини-тарихи комплекс төзергә телиләр. Шунда ук "Рус Әстерханына нигез салучы" Явыз Иванга һәйкәл урнаштыру да ниятләнә. Халык фикерен белешү өчен шәһәр хакимияте интернет сәхифәсендә сораштыру игълан ителде. Халыкка "Сез Явыз Иванның Русиядәге ролен уңай бәялисезме?" һәм "Әстерхан шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл куюны сез хуплыйсызмы?" дигән сораулар бирелә. Шул ук вакытта тавыш бирүчеләрнең яшәү урыны чикләнмәгән, сайтта теркәлү дә таләп ителми. Бер санактан бер генә тавыш исәпкә алына дигән чикләү дә юк.

Шулай ук 2019 ел ахырында Дөнья татар яшьләре шурасы Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл куюга мөнәсәбәтләрен белдереп, өлкә губернаторы Игорь Бабушкин, Әстерхан шәһәре мэры Алена Губанова һәм шәһәр хакимияте башлыгы Радик Харисов исеменә ачык хат юллаган иде. Татар яшьләре хатында Әстерханны яулап алучы патшага һәйкәл кую инициативасының төрле халыкларның тарихи хәтерен капма-каршы куюы, милләтара дуслыкны җимерүе әйтелә. "Күпмиллионлы татар халкы өчен Әстерхан - милләт формалашуның, милләт тарихының һәм мәдәниятенең бик мөһим үзәге", диелә хатта.

Форум шурасы тавыш бирүне, Явыз Иванга бәйле тарихи-мәдәни комплекс төзүне туктатырга чакырды.

XS
SM
MD
LG