Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия парламенты Брекзит турында килешүне хуплады


Хәзер документны Британия патшабикәсе имзаларга һәм Европа берлеге парламенты ратификацияләргә тиеш.

Британия парламентының ике пулаты да илнең Европа берлегеннән чыгуы турында канун өлгесен хуплады. Канун өлгесенә ярашлы, Британия Европа берлегеннән 2020 елның 31 гыйнварыннан чыгачак. Бу хакта BBC хәбәр итә.

Хәзерге вакытта документ Британия патшабикәсе Елизавета II-гә имза кую өчен юлланган. Канунны шулай ук Европа берлеге парламенты да ратификацияләргә тиеш булачак.

Канун өлгесе 9 гыйнвар көнне Җәмәгать пулаты (парламентның түбәнге пулаты) тарафыннан хупланды. Шуннан соң документ Лордлар пулатына юлланды, монда ул каршылык белән кабул ителде.

Британия Европа берлегеннән 2020 елның 31 гыйнварыннан чыкса да, алга таба күчеш чоры булачак. 30 июньгә кадәр Британия белән Европа берлеге сәүдә килешүләрен төзәргә тиеш булачак.

  • 2016 елның 23 июнендә референдум барышында Британия халкының 51,9 проценты илнең Европа берлегегеннән чыгуы өчен тавыш бирде, әлеге процесс Брекзит булып аталды. Моңа каршы булган премьер-министр Дэвид Кэмерон вазифасыннан китте, аның урынына Тереза Мэй сайланды.
  • Брекзит 2019 елның март аена планлаштырылган булса да, Британия хөкүмәте белән парламент илнең берлектән чыгу шартлары турында килешә алмадыы, парламентта узган тавыш бирүләр берничә тапкыр уңышсыз тәмамланды, Брекзит вакыты сузылды. Тереза Мэй вазифасыннан китте.
  • Аның урынына килгән Борис Джонсон Британиядә вакытыннан алдан сайлау игълан итте, ул җитәкләгән Консерватив фирка 2019 елның декабрендә узган сайлауда җиңү яулады. Парламентта тарафдарлар саны күп булуы сәбәпле Джонсон Брекзит турында канун өлгесен кабул иттерә алды.
  • Британия Европа берлегенә 1975 елда референдум нәтиҗәсендә кушылган (ул вакытта берлек Европа икътисади җәмгыяте исемен йөрткән).
XS
SM
MD
LG