Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күрмим. Ишетмим. Әйтмим." Активистлар Метшин милеген тикшерүне таләп итә


Пикетка чыгучы активист
Пикетка чыгучы активист

Навальный штабы активистлары Казанда Илсур Метшинның 700 миллион сумлык йортны ничек алуын аңлатуын һәм аның бу байлыкка ничек ирешүен тикшерүне таләп итеп ялгыз пикетлар уздырды.

23 гыйнвар Казан мэриясы бинасы алдында узган ялгыз пикетларда унлап активист бер-берсен алмаштырып "Метшинның байлыгы 700 миллион сум. Ә синеке?", "Күрмим. Ишетмим. Әйтмим", "Метшинның зур сараеның кайда булуын зурлар да, балалар да белә", дигән һәм башка шигарләр күтәреп торды.

Активистлар Метшин милеген тикшерүне таләп итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:23 0:00

Активист Алексей Бояров ​Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның күзен каплаган, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның колагын каплаган, Казан мэры Илсур Метшинның авызын каплаган рәсемле һәм астына "Күрмим. Ишетмим. Әйтмим" дип язылган плакат күтәреп чыкты.

Пикетка чыгучы активист
Пикетка чыгучы активист

Ул Азатлыкка, мэрның каян 700 миллион сумлык милке булуын аңлатуын һәм прокуратураның бу хәлне тикшерүен һәм мэрның вазифасыннан китүен таләп итүләрен белдерде.

"21 гыйнвар Навальный штабы Казан мэры Илсур Метшинның милеген тикшереп аны җәмәгатьчелеккә чыгарды. Әмма плакаттан да күренгәнчә Татарстан прокуроры мэрның бу байлыкка ничек ирешүен тикшерергә теләми, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бернәрсә дә ишетми, ә Метшин 700 миллион сумлык күчемсез милеге турында бер сүз дә әйтми һәм бернинди дә коментар бирми" диде Бояров.

Полиция хезмәткәрләре һәр пикетчының паспортын тикшерде
Полиция хезмәткәрләре һәр пикетчының паспортын тикшерде

"Метшинның байлыгы 700 миллион сум, ә синеке?" дигән шигар күтәреп торган Олег Емельянов, Азатлыкның Метшинның бу кадәр акчасы булуын сез каян беләсез дигән соравына, Росреестр оешмасында бу мәгълүматның булуы турында әйтте.

Пикетка чыгучы активист
Пикетка чыгучы активист

"Метшинның кыйммәтле йорты урнашкан җирнең 2013 елгы бәясе дә билгеле. Болар барысы да ачык чыганакларда. Без Казан шәһәре думасы һәм прокуратураның елына 5-6 миллион сумлык кереме булган Казан мэрының шушындый кыйммәтле күчемсез милекне ничек ала алуын ачыклап, тикшерү уздыруын таләп итәбез", диде ул.

Активист Тимур Төхвәтуллин Казан мэрының башбаштаклыгы белән килешмичә әлеге пикетка чыгуын әйтте.

Пикетка чыгучы активист
Пикетка чыгучы активист

Активист Марина Шоетова хакимият Навальный уздырган тикшерүләрне күрмәмешкә салыша, мин хакимияттән бу тикшерүләргә аңлатма бирүләрен таләп итеп пикетка чыктым дип җиткерде.

"Хакимиятнең караклык һәм коррупция дәлилләренә һәм фактларына күз йомуы дөрес тенденция түгел дип саныйм. Хакимият бернидән дә курыкмый икән яисә Навальный китергән фактлар ялган икән, безнең янга чыгып бу турыда әйтсеннәр. Яисә рәсми аңлатма язсыннар. Кызганыч, алар болай эшләмиләр", диде ул.

Пикетка чыгучы активист
Пикетка чыгучы активист

Ялгыз пикетлар барышында Казан мэры Илсур Метшин да башка түрәләр дә пикетчылар янына чыкмады. Аның каравы полиция хезмәткәрләре килеп һәрбер пикетчының паспортын тикшерде. Шулай ук читтән күзәтүче һәм машиналардан карап торучы иминлек хезмәткәрләре дә күренде.

Читтән күзәтүче иминлек хезмәткәрләре дә күренде
Читтән күзәтүче иминлек хезмәткәрләре дә күренде

20 гыйнвар Навальныйның Казандагы штабы вәкилләре Казан мэры Илсур Метшинның гаиләсе Фермское шосседагы йорт һәм аның янындагы бөтен җир кишәрлекләрен сатып алуын ачыклавы турында белдерде. Навальный вәкилләре Метшинның күчемсез милкенең бәясе 700 миллион сум дип әйтә һәм мэрның бу кадәр байлыкны ничек җыюы турында аңлатма таләп итә.

XS
SM
MD
LG