Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ксения Собчак Конституция үзгәрешләрен рекламлау тәкъдиме килүе турында белдерде


Ксения Собчак
Ксения Собчак

"Сәяси карарларны, фиркаләрне реклам икәнен билгеләми рекламлау - төпкә төшү", дип саный Собчак. 

Телевидение алып баручысы, журналист Ксения Собчак Конституциягә үзгәрешләр кертүе рекламлау турында тәкъдим килүе турында белдерде. Бу хакта ул Instagram-да язды.

"Кичә ерак Мәскәүдән бер агентлык шалтыратып "конституция үзгәрешләрен рекламлау тәкъдим итте". Әлбәттә алар ераккарак озатылды", дип сөйләде Собчак.

Шул ук вакытта ул гомумән алганда, ни дә булса рекламлаудан оялмавын белдерде. Әмма бу очракта ул постның реклам икәнен билгеләргә кирәк дип саный. "Сәяси карарларны, фиркаләрне реклам икәнен билгеләми рекламлау - төпкә төшү", дип язды Собчак.

Ул референдумда катнашуның мөһимлеген, конституциягә никәдәр әһәмитяле үзгәрешләр кертелүе турында язучыларны игътибар белән күзәтеп барырга киңәш итә.

Instagram-да Владимир Путин юлламасындагы тәкъдимнәрне хуплап биш көн элек кайбер блогерлар постлар чыгарды. Алар арасында алып баручы Ксения Бородина, җырчы, Казан мэриясенең элекке хезмәткәре Игорь Сивовның хатыны Нюша, футболчы Дмитрий Тарасов һәм башкалар бар.

  • 15 гыйнварда Владимир Путин Федерация җыенына еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.
  • Шул ук көнне Путин Конституциягә үзгәрешләр кертүне әзерләү өчен эшче төркем булдыру хакында күрсәтмәгә кул куйды. Төркемгә 75 кеше керде. Үзгәрешләр дүрт көн эчендә әзерләнеп, думага 20 гыйнварда кертелде. 15 гыйнварда ул беренче укылышта кабул ителде.
  • Күп кенә сәясәтчеләр Конституция реформасын Путинның 2024 елда үзенең президентлык мөддәте тәмамланганнан соң ил белән идарә итәргә калырга омтылу дип кабул итте. Путин соңыннан Дәүләт шурасын яки "Бердәм Русияне" җитәкләр дигән фаразлар булды.

XS
SM
MD
LG