Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рәмиевләр башкорт хөкүмәтенә алтын калдырган булган"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Уфада узган фикер клубында Дәрдмәндкә кагылышлы кызыклы фикерләр яңгырады.

23 гыйнвар Уфада "Берлек" оешмасы каршында эшләгән Мәрьям Солтанова исемендәге фикер клубы утырышы узды. Ул татар халкының бөек улы, шагыйрь һәм меценат Дәрдмәнднең тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Төп чыгышны Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме Марат Шәрипов ясады. Ул сүзен Дәрдмәнднең 160 еллык юбилеена багышланган соңгы чорда узган чаралар белән таныштырудан башлады.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

"Узган елның 21 ноябрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Мәрмәрә университетында "Идел-Урал төркиләренең иҗтимагый һәм мәдәни тарихында Рәмиевләр гаиләсенең урыны" дигән темага фәнни конференция узды. Анда Дәрдмәнднең иҗади мирасы барланды, бертуган Рәмиевләр һәм аларның гаилә әгъзаларының татар сәнгате, мәдәнияте һәм мәгарифе үсешендәге урыны билгеләнде. Конференция эшендә Төркия, Финляндия, Татарстаннан килгән галимнәр, шулай ук Рәмиевләрнең дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган күпсанлы нәсел дәвамчылары, шул исәптән Башкортстаннан барган Дәрдмәнднең өч варисы да катнашты.

24 декабрь исә Башкорт дәүләт университетында гыйльми-гамәли конференция узды. БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы тарафыннан оештырылган җыенда галим-голәмәдән тыш мәктәп укытучылары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, студентлар белән бергә, Дәрдмәнд нәселенең турыдан-туры варислары да катнашты. Шулай итеп, чаралар күп һәм колачлы уза. Дәрдмәндкә Төркия тарафыннан да игътибар үсә", диде Марат Шәрипов.

Дәрдмәнднең варислары үзләре белән урысча таныштырды

Дәрдмәнднең варислары Уфада узган фикер клубы утырышында да катнашты. Алар чыгыш ясамады, бары тик үзләре белән генә таныштырдылар. Дәрдмәнднең өч дәвамчысы да үзләре белән урысча таныштырды.

Дәрдмәнднең варислары
Дәрдмәнднең варислары

Марат Шәрипов Рәмиевләрнең 20 алтын прииск тотуы, Зәки Вәлидигә дә ярдәм итүе турында сөйләде:

Рәмиевләрнең башкорт хөкүмәтенә дип Зәки Вәлидигә бирәсе алтыннары булган

"Мөхәммәтсадыйк Рәмиев уллары Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакирга (Дәрдмәнд) ике дистә прииск калдыра, алар исә приискалар санын биш дистәгә җиткерә. 1859-21 елларда Уралда табылган 50 тонна алтынның 5 тоннасы Рәмиевләр приискында чыгарылган.

Полтавка авылы янында чекистлар кирпеч зурлыгы ике алтын тапкач Дәрдмәнднең улы Искәндәр эзәрлекләнә башлый. Бу Рәмиевләрнең башкорт хөкүмәте һәм гаскәренә тәгаенләп Зәки Вәлидигә бирергә дигән алтыннары булган", диде Марат Шәрипов.

Дәрдмәнднең бюсты
Дәрдмәнднең бюсты
Бәшир Рәмиевне сугыштан кайтартып тикшерү лабораториясенә эшкә алалар

Чыгыш ясаучы Дәрдмәнднең улы Искәндәр Рәмиевнең лагерьда биш ел ятып чыгып, азат булырына ун көн кала мәрхүм булуын сөйләде. Искәндәр Рәмиевнең улы техник фәннәр докторы Бәшир Рәмиев турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Аның сүзләренчә, эзәрлекләнүгә карамастан, Бәширне хәтта сугыштан кайтартып тикшерү лабораториясенә эшкә алалар. Анда ул уйлап чыгарган эшләре өчен 74 таныклык ала. Ике генә курс югары белеме булуга карамастан, аңа техник фәннәр докторы дәрәҗәсе бирелә. Ул СССРда беренче компьютер уйлап чыгаручы, ике тапкыр Сталин исемендәге дәүләт бүләге иясе була", диде Марат Шәрипов. Марат Шәрипов Дәрдмәнд нәселенең акыллылыгын нәселдән килү һәм гаилә корганда бик акыллы нәселләр белән генә кушылу нәтиҗәсе, "теләсә кемгә кыз бирмәгәннәр, кыз алмаганнар" дип аңлатты.

Чарада Казан кунаклары – Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Дөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та катнашты. (Икенче көнгә алар Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.)

Марс Тукаев элекке гаилә коруда нәселләргә игътибар итү гадәте булуы турында мисаллар китерде:

"Рәмиевләрнең бертуган сеңлесе – Садри Максудиның хәләл җефете. Нәселнең затлылыгына тагын бер мисал – Гөнүл Пултар, ул бит Рәмиевләрнең сеңелләренең оныгы. Тагын шуны әйтергә кирәк, Садри Максуди һәм Рәмиевләрнең кызлары Айдә Төркиядә хатын-кызлардан беренче илче була. Әлеге нәсел бик зур галимнәр биргән", диде Марс Тукаев.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татарның мәшһүр шәхесләрен искә алуның мөһим булуын әйтте.

"Мондый шәхесләребез булу зур горурлык. Әгәр без Мәрҗаниләрне, Тукайларны, Дәрдмәндләрне, Җәлилләрне искә алып, зурлап менә шундый җанга үтеп керерлек чаралар үткәрә алсак, димәк, яшәячәкбез әле. Милләтне саклап калу шәхесләребезне зурлаудан башлана. Милләтебезнең асылташларын онытмау һәм аларны яшь буынга җиткерү кирәк", диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм клублар һәм фондларны милләтне саклау өчен туплау кирәклеген билгеләде.

Чара ахырында "Берлек" оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина татарның киләчәге хәйриячелек һәм мәгърифәтчелеккә бәйле булуын билгеләп чыгыш ясаучыга бүләкләр тапшырды.

Чара күмәк "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG