Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гәрчә мин дә бар саналдым..."


Дәрдмәнд (1859-1921)
Дәрдмәнд (1859-1921)

23 ноябрь татарның бөек шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) тууга 160 ел тулды. Шул уңайдан аның турында Фәүзия Бәйрәмова комментарын тәкъдим итәбез.

Дәрдмәнд тормышында, биографиясендә "ак таплар" юк кебек, туган җире дә, үлгән урыны да билгеле. Шул ук вакытта, ачыкланып бетмәгән нәрсәләр дә бар иде. Әйтик, озак еллар буе Дәрдмәнднең туган нигезе, йорт урыны билгесез булды. Ул 1859 елның 23 ноябрендә хәзерге Башкортстанның Җиргән авылында туа, аңа өч яшь вакытта гаиләләре Юлык авылына күчә. Шул сәбәплеме, Мөхәммәтзакир Рәмиев – Дәрдмәнд туган нигез моңа кадәр билгесез булып калды. Аның биографиясен җентекләп өйрәнгән Лирон Хәмидуллин да шулай дип яза:

"Ләкин Рәмиев фамилиясен йөртүчеләрнең хәзер дә ишле булуына карамастан, шагыйрь Дәрдмәнд туган йорт-бинаны хәтерләүчеләр юк."

Әмма Җиргәндә Дәрдмәнд туган нигезне белүчеләр булмаса да, аны хәтерләүче кеше Мюнхенда яши булып чыкты. Германиягә соңгы баруымда, мин милләтебезнең каһарман улы Гариф Солтан белән очраштым, бу хәл 2008 елның октябрендә булды. 1953 елда Азатлык радиосына нигез салган, аның белән егерме елдан артык җитәкчелек иткән, мәгърифәтче, хокук фәннәре докторы, бөтен дөньяда татарларны, төрки-мөселманнарны яклап чыгышлар ясаучы Гариф Солтан. Ул да 1923 елда шушы Җиргән авылында туган булган, язмыш, сугыш, әсирлек менә бу Алып таулары итәгенә китереп ташлаган. Без очрашканда, аның туган авылыннан чыгып киткәненә инде 80 ел иде, чөнки аларның гаиләсе, кулак, дип эзәрлекли башлагач, 1928 елда Җиргәннән качып китәргә мәҗбүр була. Соңыннан ул авылга берничә тапкыр кайтып килә, әмма йортлары таланган, нигезләре туздырылган була инде. Шуңа карамастан, Гариф абый Җиргәннең һәр йортын, һәр тыкрыгын, һәр урамын яхшы хәтерли булып чыкты. Ул үзләренең мәчет урамында яшәүләрен, ә каршыларында Дәрдмәнд-Рәмиевләрнең төп йорты булуын әйтте. Гариф абый авылның, шул урамның сызымын да эшләп бирде, Дәрдмәнднең туган нигезен билгеләп күрсәтте.

Җиргән мәчете
Җиргән мәчете

Германиядән кайткач, шушы сызымны тотып, мин Җиргәнгә чыгып киттем, мәчеттә, мәктәптә, китапханәдә очрашулар уздырдым, Гариф абыйның туганнарын эзләп таптым. Без бергәләп Дәрдмәнднең нигезен эзләп киттек, ул хәзерге Салават Юлаев урамында булып чыкты. Гариф абыйлар нигезендә дә, Рәмиевләрнекендә дә инде башка кешеләр яши икән, теге заманнардан Дәрдмәнд нигезендә кызыл таш келәт кенә утырып калган. Мәчеттә намазлар укып, сәдакалар биреп, догалар кылып, бу ике бөек шәхеснең әби-бабалары яткан каберстанны зиярәт кылып, Дәрдмәнднең нигезен онытмауларын сорап, кайтып киттем. Болар турында соңыннан Гариф абыйга да җиткердем, фотоларны җибәрдем. Гариф абыйның үлгәч Җиргәндә җирләнәсе килгән иде, әмма 2011 елның ноябрендә ул Мюнхен шәһәрендә мәңгегә күзләрен йомды һәм шунда ятып калды.

Җиргәндә Дәрдмәнд яшәгән нигез урыны
Җиргәндә Дәрдмәнд яшәгән нигез урыны

Шулай итеп, Гариф Солтан ярдәмендә Җиргәндә Дәрдмәнднең туган нигезе эзләп табылды. Инде үлеме белән бәйле кайбер сорауларга да ачыклык кертергә кирәк иде. Аның өчен мин Орскига чыгып киттем. Монысы инде 2013 елның кара көзендә булды. Орски әле Оренбурдан да дүрт йөз чакырымнар ераклыкта, кышларын монда дала салкыннары, карлы-бураннары, җәйләрен – чүл челләсе. Һәм шушы шәһәрдә безнең милләттәшләр яшәп ята, алар ун мең чамасы. Һәм биредә татарның иң затлы, иң зәвыклы, иң нечкә, иң серле Шагыйре кабере. Ракеталар заводы астында. 1921 елның көзендә ул ачтан үлгәнме, тифтанмы – һаман билгесез. Ни булса да, урынга барып, халык белән очрашырга, сорашырга, өйрәнергә кирәк иде. Дөрес, әдәбият аксакалы Лирон абый Хәмидуллин бу теманы инде гомере буе өйрәнде, язды, Дәрдмәнднең данлы һәм фаҗигале язмышы турында халкыбызга җиткерде. Әмма Дәрдмәнднең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә әле нокта куелмады, ул куелырга да тиеш түгел, яңа вазгыять яңа мөмкинлекләр ача, һәм аны файдаланып калырга кирәк.

Орскида да мин милли һәм дини зыялылар, "Туган тел" оешмасы әгъзалары белән очраштым, Дәрдмәнд намаз укыган мәчеттә, музейда булдым, Шагыйрь йөргән эзләрдән йөрдем, ул бакыйлыкка күчкән йортны һәм кабере өстендә утырган механика заводын күрдем. Мине һәм Татар Каргалысыннан килгән төбәк тарихын өйрәнүче Әнвәр Искәндәровны "Туган тел" оешмасы җитәкчесе Рәсим Вәлетдинов озатып йөрде. Чаллыга кайткач, болар турында мин "Таулы даладагы таш кала" дип аталган күләмле тарихи очерк яздым, анда Дәрдмәнднең Орски чорына махсус бүлек багышланган иде. Бу хезмәт 2016 елда "Милләт тарихы" дип аталган китабымда дөнья күрде. Язманың русча варианты быел басылып чыккан “Сибирская цивилизация” китабында дөнья күрде.

Дәрдмәнд, 1877 ел, Орски
Дәрдмәнд, 1877 ел, Орски

Бу хезмәтемдә мин Орскиның Дәрдмәнд тормышында тоткан урынына, аның шәхес буларак формалашуына тәэсире турында яздым, чөнки абыйлы-энеле Шакир һәм Закир Рәмиевләрнең үсмер чагы һәм яшьлекләре шушы таш калада үтә. Бу – 1874-1880 елларга туры килә, кыска вакытлы Төркия сәфәреннән соң да Дәрдмәнд кабат Орскига әйләнеп кайта.

1882 елны, ягъни, 23 яшендә ул Орскиның иң зур бае Мостафа Борнаевның 16 яшьлек Мәхүпҗамал исемле кызына өйләнә. Дәрдмәнднең һәм аның гаиләсенең 1885 елдан соң тормышлары Оренбурда дәвам итә, әмма ул Орскины да ташлап бетерми, һәр җәйне бу тирәдәге алтын приискаларында эшләп үткәрә, кайнатасы Мостафа Борнаев йортында да еш кунак булалар.

Дәрдмәнд Орскига яңадан 1918 елның февралендә әйләнеп кайта. Ягъни, 1918 елның гыйнварында Оренбурда совет власте урнаша, февральдә Дәрдмәнд ул шәһәрне ташлап китә. Большевиклар хакимияткә килү белән, Дәрдмәнд химаялык иткән “Вакыт” газетын һәм “Шура” журналын яптыралар, аларның биналарын совет вәкилләренә ул үз куллары белән тапшырырга мәҗбүр була. Әйе, шагыйрь большевикларның кем икәнлекләрен тиз аңлый, алар белән хезмәттәшлек итәргә теләми, бу талаучыларга протест-нәфрәт йөзеннән, 22 ел яшәгән шәһәрен ташлап китәргә мәҗбүр була.

Дәрдмәнд Орскига кайтып урнашканда, ул әле аклар кулында була, әмма инде җәй көне үк шәһәр өчен каты сугышлар башлана. Орски айлар буе камалышта кала, әле аклар, әле кызыллар кулына күчә, анда бер ел эчендә дүрт тапкыр хакимият алышына. Шәһәргә кызыллар керә башлагач, татар байлары акларга ияреп качарга тотыналар, Оренбурдан килгәннәр дә аларга иярә. Димәк, Оренбурдан Орскига бер Дәрдмәнд гаиләсе генә түгел, башка байлар да кызыллардан качып килгән булган, кызыллар Орскига да килеп җиткәч, күпчелек татар байлары акларга ияреп бу шәһәрдән дә качкан. Ә Дәрдмәнд калган... Югыйсә аның ярты Төркияне сатып алырлык алтын запасы булган бит! “Илен яраткан, милләте белән калган” кебек олы төшенчәләрне бераз читкәрәк куеп, тормышның ачы чынбарлыгына да күз салыйк әле. Мондый шартларда, Дәрдмәнд кебек алтмышка җиткән олы яшьтәге ир-ат, калган бөтен балалары һәм оныклары аңа карап торган зур гаилә башлыгы, нечкә күңелле шагыйрь, моңа кадәр җәмгыятьтә зур хөрмәткә һәм дәрәҗәгә ия булган шәхес нишләргә тиеш иде соң? Калган балаларын, ятим оныкларын төяп, дутовчыларга һәм Колчак гаскәренә ияреп, урыс арбасына утырып, дөнья буйлап сукбайлыкка чыгып китәргәме? Анда аны һәм гаиләсен, нәселен нәрсә көтә?

Бу сорауларга Дәрдмәнд үзе җавап бирә... Нәкъ шул канлы, болганчык елларда язган шигыре белән:

Куанды ил, канат какты мәләкләр,
Шашып, аң-таң булып шайтан төкерде!..
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
Җиһан тормыш туен иткән чагында,
Синең урның – үлекләр аймагында.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр язганча, Дәрдмәндләр гаиләсе Орскида төрле урыннарда – хатынының туганнарында да, арендалаган аерым йортта да яши, шәһәр өчен аклар һәм кызыллар арасында каты сугышлар барганда, авылларга, утарларына да китеп торалар. Гомумән, Дәрдмәнд гомеренең бу соңгы чоры тыныч булган дип һич кенә дә әйтеп булмый – шушы 3-4 елга инкыйлаблар да, гражданнар сугышы да, ачлыгы да туры килә, моның өстенә, буй җиткән балаларының тифтан үлүләре дә килеп өстәлә... Дәрдмәнднең тормышында кайгы артыннан кайгы, балдызы Әсма Рәхмәтуллина-Ибраһимованың хәтирәләреннән күренгәнчә, Дәрдмәнднең Морад исемле улын аклар мобилизовать итеп ут эченә җибәргән, Җәгъфәрен кызыллар сугышка алган... Бу сугышларда Морад тифтан үлә, Җәгъфәре бер кулсыз кайта... 1919 елның көзендә олы уллары Искәндәрнең авырлы хатыны Шәрифзадә тифтан үлә, бер яшьлек оныклары Бәшир Дәрдмәндләр кулында кала... (Соңыннан бу ятим бала – Бәшир Рәмиев дөньякүләм танылган галим булыр, Совет берлегендә беренче ЭВМ-комьютерларны уйлап табар, техник фәннәр докторы, дәүләт премиясе лауреаты исеменә ия булыр...)

Дәрдмәнд (1859-1921)
Дәрдмәнд (1859-1921)

Шулай итеп, Дәрдмәнд Орскида өч елдан артык яши, тормыш алып барырга ярдәмгә улы Искәндәр дә кайта, чит илләрдә укыган бу белгеч советлар өчен дә бик кирәкле кеше була, аны алтын табу приискаларына эшкә алалар. (Әмма соңыннан аны “халык дошманы” дип кулга алалар һәм ул сөргендә үлә.) Бәлки шушы чордадыр, Рәмиевләр үзләренең бөтен алтын запасларын (ә алар тонналап була) советларга тапшыралар, тарихчылар “үз теләкләре белән” дип язалар. Миңа калса, анда теләкне сорап тормаганнардыр инде, күпчелек байларны йортларыннан өстерәп чыгарып, терәп атканны, алтынны тартып алалар да алалар инде ул, сорап та тормыйлар...

Яңа хакимият карт шагыйрьне терәп атмый, әмма аны күтәреп тә алмый, хәер, Дәрдмәнд үзе дә алардан ерак торырга тырышкандыр. Шулай итеп шагыйрь гаиләсе, корбаннар бирә-бирә, 1921 елгы ачлыкка килеп керә… Дәрдмәнднең олы кызы Өммегөлсем Оренбурда тифтан үлә, ата кеше кызының дүрт ятим баласын Орскига алып кайта, юлда суык тиеп чирли һәм бер атна эчендә үлеп тә китә. Бу хәл 1921 елның 9 октябрендә була. Монысы рәсми, инде кабул ителгән версия, әмма очы-очка ялганып бетмәгән урыннар да бар. Дәрдмәнднең балдызы Әсма апа Өммегөлсемнең яз көне үлүен язып калдырган, әгәр Закир Рәмиев аны күмеп кайтышлый чирләгән булса, ул авырып шактый яткан булып чыга. Ул авырып урын өстендә ятканда аның янына хәл белергә Ризаэддин Фәхреддиннең һәм Зәки Вәлидинең килүе билгеле, ә бу бер атна эчендә мөмкин түгел. Шушы вакыт эчендә өйдә ризык запасы да бетә, Әсма апаның язуынча, шагыйрь гаиләсе коры боткага кала. Бәлки тора-бара анысы да беткәндер, чөнки шәһәрдә коточкыч ачлык башлана, ә ризык табарга тиешле ата кеше үзе урын өстендә үлем көтеп ята...

Ачлык Орскины кырып сала, кешеләр берәмләп түгел, меңәрләп үлә. Һәм шушы меңнәр арасында милләтнең бердәнбере, татар шагыйре Дәрдмәнд – алтынчы Закир Рәмиев тә була...

Орскида Дәрдмәнд үлгән йорт
Орскида Дәрдмәнд үлгән йорт

Билгеле булганча, шагыйрьне янәшәдәге Ильяс авылы зиратына күмәләр, чөнки Орскины еш кына су басып, шәһәр зиратының су астында калган очраклары да була. Моңа кадәр, “Дәрдмәнд яшәгән һәм үлгән йорт инде юк”, дип барсалар да, Орскиның татар милли оешмасы җитәкчесе Рәсим Вәлетдинов моны кире какты. Ул безне Дәрдмәнд соңгы көннәрен яшәгән һәм җан биргән йортны күрсәтергә алып барды. Бу йорт мәчеттән ерак түгел, шәһәрнең иске өлешендә булып чыкты. Менә ул – чат башындагы бер катлы нык таш йорт, Рәсим абыйның әйтүенчә, элек анда Борнаевлар яшәгән. Йортның тирә-юне чүп-чар өеме белән тулган, ташландык хәлгә килә башлаган... Соңгы елларда йортның хуҗасы булып татар эшмәкәре, депутат Ганис Әхмәтшин торган, әмма ул бөлгенлеккә төшкән һәм бу йортны сатарга куйган... Рәсим абыйның әйтүенчә, Дәрдмәндне соңгы юлга да биредән алып чыкканнар. Әмма Лирон Хәмидуллин башка төрлерәк яза, башка өйне күрсәтә. Хәер, Дәрдмәнд гомеренең соңгы елларында Орскида берничә өй алыштырган, тегесе дә, монысы да ул яшәгән йорт булырга мөмкин. Рәсим Вәлетдинов гомере буе Орскиның механика заводында эшләгән кеше, шәһәр тарихын яхшы белә, “Орски татарлары” дип аталган китап та яза, шуңа күрә, аның әйткәннәренә дә ышанмыйча мөмкин түгел...

Татар шагыйренең ачлыктан яки тифтан үлүе бер фаҗига булса, аның кабере өстендә хәрби завод булуы – икенче зур фаҗига. Ул заводны да барып карадык без. Җаек-Урал елгасы аша зур күпердән чыккач, иске шәһәрдән килгәндә уң якта тоташы белән шул механика заводы җәйрәп кала... Дистәләгән гектарларга сузылган тимер-бетон-таш корылмалар, күккә тиеп торган торбалар, завод ишек төбендә постаментка бастырып куйган “Катюша” ракетлары...

Дәрдмәнд кабере өстендә - хәрби завод
Дәрдмәнд кабере өстендә - хәрби завод

Сугыш беткәч тә, завод шушы урында утырып калган, киңәйгән, зурайган, таш корылмалар татар зиратын да каплап киткән... Шагыйрь кабере дә таш белән бастырылган, үлем коралы җитештерүче завод астында калган... Таш белән бастырылган милләт язмышы, татар тарихы кебек... Сахралардан искән дала җиле, таш диварлар арасында адашып йөри дә, җиргә ятып сулкылдый, шагыйрь җаны булып, җир асларыннан аваз сала...

Гөрләгән сулар башында,
Тыңлагыз, шунда үтәр –
Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр
Моң-сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар күтәр!
Рәнҗемим, зинһар күтәр!
Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!

Үсмер чагы, яшьлеге, гомеренең соңгы еллары Орски шәһәрендә үтсә дә, биредә Дәрдмәнд истәлегенә берни дә юк. Югыйсә, Татарстан бераз ярдәм итсә, ул бакыйлыкка күчкән йортны сатып алып, музей итәргә дә була иде бит! Шәһәр музеенда исә Дәрдмәнднең бер фотосыннан кала әллә ни юк. Орскида татар язучыларының да, галимнәрнең дә булганы юк икән, халык шулай диде. Шагыйрьнең зур юбилейлары Казанда, Уфада, Төркиядә үтә, ә ул яшәгән һәм мәңгелеккә күчкән шәһәрне искә алучы да юк. Заманында, Мәдинә апа Рәхимкулова исән вакытта, Оренбур Дәрдмәндне онытмады, яшәгән йортына такта куйдылар, аның турында китаплар чыгардылар. Хәзер анда да эш сүрелде. Югыйсә, Оренбурда да Дәрдмәнд музеен эшләп куярга була иде бит!

Орски шәһәр музеенда Дәрдмәнднең бердәнбер фотосы
Орски шәһәр музеенда Дәрдмәнднең бердәнбер фотосы

Татарстан президентының әмере һәм ярдәме белән, киләсе елда Орскида Тукайга һәйкәл куялар икән. Мин Тукайга каршы түгел, әмма Орскида Дәрдмәндкә истәлек тактасы да юк бит, аны куярлык бина да юк, берни юк! Югыйсә, киңәшчеләре президентка әйтергә тиешләр иде бит, анда татарның тиңсез шагыйре Дәрдмәнд яшәгән һәм үлгән, әйдәгез монда Дәрдмәнд исемен мәңгеләштерик, дип киңәш бирергә тиешләр иде! Бездә уң кул нәрсә эшләгәнен сул кул белми шул, бөтен нәрсә өстән төшерү өчен генә эшләнә.

Кичер безне, Шагыйрь, исән чакта да кадереңне белмәделәр, хәзер дә юк ул кадер... Хәер, моның шулай буласын син нечкә күңелең белән сизенгәнсең, дала кылганнарын Җаек суларына, йөрәк моңнарыңа манчып, язып та калдыргансың бит...

Гәрчә мин дә бар саналдым,
Ил катар сан алмадым;
Илдә йөрдем, хазлар алдым,
Уйласам – сан алмадым.
Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад ,-
Бер янып ат алдылар.
Мин, гариб, мең кат янып та,
Яндыга саналмадым.
Уйлагыз: мәгъшука меңләр!..
Мин гашыйк саналмадым!
Кемгә васләт, кемгә өмид
Нигъмәтен бирде фәләк.
Мин өмиднең сул кулыннан
Бер сынык нан алмадым.
Кемгә васләт, кемгә өмид!..
Мин сынык нан алмадым!
Әйттеләр, кем, бер бәхетсез
Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
Бер кызардым, бер бузардым...
Ни таныйм – таналмадым.
Ни таныйм?.. Таналмадым!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG