Всеволод Чаплин үлеме турында Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр итте. Чаплинның хәле чиркәү янында начарланган һәм берничә минуттан ул вафат булган диелә.
Татарстанда Чаплин "республикада православларны көчләп ислам диненә күчерү теләкләре бар" дигән белдерүе белән истә калды. Ул вакытта аны Татарстанга да чакырганнар иде.
Шулай ук Чаплин Татарстанның элекке мөфтие Илдус Фәиз белән якын аралашканы билгеле, 2015 елда аңа чиркәүнең икенче дәрәҗәдәге “Слава и Честь” орденын тапшырган иде.