Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда коронавирустан үлүчеләр саны 80гә җитте


Кытайның Үһән шәһәрендә
Кытайның Үһән шәһәрендә

Кытайда билгесез коронавирус китереп чыгара торган үпкә ялкынсынуы сәбәпле үлүчеләр саны арткан.

Билгесез коронавирус китереп чыгара торган үпкә шешү чире Кытайда 2744 кешедә расланган. Үлүчеләр саны 80гә җиткән, дип хәбәр итә Би-би-си. 300дән артык кешенең хәле авыр дип санала.

Моннан тыш, башка илләрдә дә 42 авыру очрагы теркәлгән. Тайвань, Австралия, Сингапур, Малайзия, АКШ, Франция, Япония, Вьетнам һәм Көньяк Корея, Канада, Непалда авыру очраклары билгеле булган.

2019-nCoV исеме алган билгесез коронавирус декабрь башында Кытайның Хубэй вилаятенең Үһән (Ухань) шәһәрендә ачыкланды. Вирусның чыганагы – шәһәрдәге кыргый җанварлар сатыла торган базар диелде. 24 гыйнварга яңа коронавирустан үлүчеләр саны 25кә җитте, вирусны йоктыручылар 800дән артты.

Яңа коронавирусның таралуын туктатыр өчен Кытай Үһән шәһәрен япты, тагын дистәдән артык шәһәрнең тышкы дөнья белән элемтәсе чикләнде.

Авыруларны дәвалау өчен Үһән шәһәрендә мең кешелек хастаханә төзелә, ул 3 февральгә әзер булырга тиеш дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG