Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Абдулмумин Гаджиевны яклап мөрәҗәгать чыгарды


Журналист Абдулмумин Гаджиев

Русия матбугат чаралары вәкилләре террорчылыкны финанслауда гаепләнгән Дагыстан журналисты Абдулмумин Гаджиевка карата җинаять эшен туктатуны таләп итә.

Русиядәге бер төркем журналист Дагыстаннның Черновик бәйсез газетасы журналисты Абдулмумин Гаджиевка карата җинаять эшен туктатуны таләп итеп күмәк мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгать Новая газета журналисты Илья Азарның шәхси Youtube-каналында урнаштырылган.

Мөрәҗәгатьтә Медуза журналисты Иван Голунов, шулай ук Сергей Смирнов (Медиазона), Татьяна Фельгенгауэр (Эхо Москвы), Дмитрий Колезев (Znak), Ирина Гордиенко (Новая газета), Александр Черных (Коммерсант), Катерина Гордеева, Максим Шевченко, Александр Соколов (Ведомости), Светлана Прокопьева кебек танылган журналистлар катнашкан.

Абдулмумин Гаджиевны 2019 елның июнендә тоткарлыйлар. Аны террорчылыкны финанслауда гаеплиләр. Мөрәҗәгатьтә бу гаепләүләргә нигез булырлык дәлилләр юклыгы, җинаять эшенең ялган булуы, сәяси сәбәпләр белән алып барылганы әйтелә.

Гаджиев Черновик газетасында дин бүлеген алып барган. Черновик – Дагыстанда куәт оешмаларының гамәлләренә һәм төбәктәге коррупциягә игътибарны юнәлтүче бердәнбер бәйсез басма булып санала. Мөрәҗәгать авторлары әйткәнчә, Төньяк Кавказда террорчылыкны финанслауда гаепләү ул Мәскәүдә Иван Голуновка наркотиклар ташлауга тиң. Гаджиевка каршы җинаять эшенең гомумән “Черновик” газетасына каршы көрәш булып торганлыгы әйтелә.

Мөрәҗәгать авторлары Дагыстан җитәкчесе Владимир Васильевның Абдулмумин Гаджиев эшенә игътибар итүен сорый. Шулай ук алар 29 гыйнвар көнне Мәскәүдә Дагыстан республикасы вәкиллеге янында чират белән пикетта торачакларын белдерә.

Журналистларның мөрәҗәгатен күп кенә медиа үз сайтларында урнаштырды. Алар арасында Черновик (Дагыстан), Новое дело (Дагыстан), Молодежь Дагестана (Дагыстан), Новая Газета, Медуза (Рига, Латвия), Медиазона, Эхо Москвы, Дождь, МБХ медиа, Znak (Екатеринбург), Афиша Daily, Такие дела, The Village, 7×7, Сноб, Тайга-инфо сайтлары бар.

2017 елның 12 июнендә Махачкалада коррупциягә каршы митинг вакытында Черновик журналистлары Саида Вагабова һәм Баирят Идрисовага һөҗүм булган иде. Газетаның баш мөхәррире Маирбек Агаев Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотовка һөҗүмдә гаеплеләрне җавапка тарту үтенече белән мөрәҗәгать итте.

2011 елның декабрендә Махачкалада Черновик газетына нигез салучы, журналист Гаджимурад Камалов атып үтерелгән иде.

XS
SM
MD
LG