Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Калеб"нең яңа урыны барлыкка киләчәк


"Калеб"нең "Безнең җыр" лабораториясе мизгеле
"Калеб"нең "Безнең җыр" лабораториясе мизгеле

Габдулла Кариев театрына өстәмә бина бүлеп бирелгән. Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, бу – элеккеге Офицерлар йортының китапханәсе. Әлегә бу бина төзекләндерелмәгән, аңа өстәмә финанслау кирәк. 

"Калеб"кә һәм театрның балалар белән эшләү студиясенә аерым мәйдан булачак. Әлегә алар төп сәхнәне театр коллективы белән бүлешеп эшли. Без аны кече сәхнә форматында күзаллыйбыз. Ләкин әлегә болар идея генә. Чөнки бина реконструкциягә мохтаҗ. Әлеге бинага бутафория һәм тегү цехын күчерү ниятебез дә бар", диде Азатлыкка Гүзәл Сәгыйтова.

Казан дәүләт яшь тамашачы театры элеккеге Офицерлар йорты ("Победа" кинотеатры) бинасына өч ел дәвам иткән төзекләндерү эшләреннән соң, 2018 елны күченде. Шул ук елның сентябрендә театрга мөдир итеп "Калеб" яңа буын хәрәкәте җитәкчесе, журналист Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде. "Калеб"нең күп проектлары Кариев театрында уза башлады.

Быел "Калеб" Татарстан президентының финанс ярдәме белән "Безнең җыр" иҗат лабораториясен үткәрде һәм "XXI гасыр тавышы" дигән аудиоҗыентык чыгарды. Март аенда "Калеб"нең "Карурман" эскизы (режиссеры – Резеда Гарипова) Тинчурин театрында тулы канлы спектакль булып күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG