Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сара Садыйкова һәйкәленә урын билгеле булды


Сара Садыйкованың өендә
Сара Садыйкованың өендә

Беренче хатын-кыз сынчы Рада Нигъмәтуллинаны җирләгәндә Татарстан дәүләт шурасы вице-спикеры Марат Әхмәтов аның төп проектларының берсе Казанда урын алачак дип белдерде. Мәдәният министры Ирада Әюпова бу сорауга ачыклык кертте.

Татарстанның Мәдәният министры сүзләренә караганда, Казанда Сара Садыйковага һәйкәлнең Тукай белән Татарстан урамнары киселешендә куелчак. Ирада Әюпова бу хакта "Ватаным Татарстан" газетына биргән әңгәмәсендә белдергән.

“Рада Нигъмәтуллина исән чагында һәйкәлне куярга фатихасын биреп калдырды. Элек ул әлеге композицияне урнаштыру урыны белән килешмәгән иде. Аның әйтүенчә, һәйкәл кешеләрнең күз алдында булырга тиеш. Элеккеге урыны үзәк юлдан эчтә һәм кеше күзеннән яшерелгән иде. Хәзер исә урыны Татарстан урамы белән Тукай урамы киселешендә булачак”, ди ул.

Сынчының кызы Изабелла Рогожина әнисенең хәер-фатиха биреп калдыруын раслады. Аның әйтүенчә, 1997 елда Сара Садыйковага һәйкәл кую турында рәсми карар чыга, 2006 елда Рөстәм Миңнеханов имзалаган хөкүмәт карары нигезендә һәйкәл урыны итеп Юнысов мәйданы билгеләнә.

"2007 елда, нәкъ шушы урынга туры китереп, әни белән берлектә фонтан, көянтәле кызлар һәм пианинога таянган композитор сыныннан торган “Җидегән чишмә” композициясен иҗат иттек. Ләкин композициягә башка урын тәкъдим ителде һәм бу мәйданга композиция тулаем урнаштырыла алмый иде. Әни көянтәле кызлардан башка һәйкәлне куюга ризалык бирмәде. Хәзер тәкъдим ителгән урынны фотога төшереп алып кайттык һәм әнигә күрсәттек. Ул урынны әни бик ошаткан иде", диде Рогожина.

Композиторның кызы Әлфия Айдарская "бу хәбәр дөрес булса, бу – иң зур шатлыгым" диде Азатлыкка. Аңа яңа урын турында хәбәр итүче булмаган.

"Миңа бу турыда беркем дә әйтмәде. Сара Садыйкованың туган көнендә шундый сүз булды, халыкны тынычландырыр өчен махсус тараталар икән дип уйладым. Әгәр дөрес булса, ул иң зур шатлыгым булыр. Миңа быел 95 яшь тула, исән чакта күреп каласы иде!", диде ул.

Һәйкәл кую мәсьәләсе һаман кичектерелә килгәч, Айдарская 2014 елда халыктан проектны яклап имза җыя башлаган иде. 2019 елда Сара Садыйкованың туган көне – 1 ноябрьдә Әлфия ханым Азатлыкка һәйкәл куеласына ышанмыйм дип белдерде.

XS
SM
MD
LG