Әлфия Айдарская: "Сара Садыйковага һәйкәл куячакларына ышанмыйм"
1 ноябрьдә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында бер төркем зыялы, татарның танылган композиторы Сара Садыйкова каберенә чәчәкләр салып аның туган көнен (1 ноябрь 1906) искә алды. Чара барышында Сара Садыйковага Казанда әле дә һәйкәл куелмау мәсьәләсе күтәрелде. Аның кызы Әлфия Айдарская Азатлыкка хакимият әниемә һәйкәл куярга теләми, теләсәләр 1997 елда фәрман чыкканнан бирле куйган булырлар иде инде, һәйкәл булачагына мин ышанмыйм, диде. Ул шулай ук Татарстан мәдәният министрлыгының ябык булуына, мәдәният министры һәм аның урынбасарлары белән очрашу мөмкинлеге бетүгә зарланды.
мультимедиа
-
октябрь 21, 2026Башкорт хатыны туганын сугышка җибәрелмәве өчен көрәшә
-
октябрь 13, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра"
-
октябрь 09, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә?
-
октябрь 09, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды
-
октябрь 08, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүме булды
-
октябрь 07, 2026Казанда Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар