Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфия Айдарская: "Әнкәйгә һәйкәл мәсьәләсендә инде берни дә уйламыйм"


Әлфия Айдарская

Быел калфаклы сандугач — композитор, татарның беренче опера җырчысы Сара Садыйкованың тууына 115 ел тула. Азатлык аның бердәнбер кызы — Әлфия Айдарская белән күрешеп, үткәреләсе чаралар, Сара ханымның яшәгән фатирлары, һәйкәл хәлләре, китаплар, җыр тарихлары турында әңгәмә корды.

Әлфия Айдарская — уникаль шәхес. Ул әнисе вафатыннан соң бәһаләп бетергесез зур хезмәткә алынган: Сара ханым турында 8 китап, 3 ноталар җыентыгы, 30га якын төрле язма-мәкаләләр чыгарган. Әнкәсенең туган көненә багышлап ел да очрашу-концертлар оештыра, китапханәләргә, иҗат кешеләренә китапларын тарата, районнардагы очрашулардан кайтып керми.

Әлфия апа Казан үзәгендәге ике бүлмәле тыйнак кына фатирында 1964 елдан бирле яши. Быелның 25 маенда аңа 96 яшь тула. Хатирәләргә бирелеп сөйләгәндә ул: "ул чакта яшь идем әле мин — 88 кенә яшь иде" дип көлдереп тә ала. Әлфия апа бик гади һәм ачык кеше. Аның фатирында таныш булмаган кешеләр дә куна калырга мөмкин — ул кешеләргә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Шушы яшендә хәтере дә гаҗәеп яхшы. "Гомер буе үземнең нинди китаплар, мәкаләләр чыкканын да, әнкәйгә багышлап нинди концерт куелган, анда кем җырлаган, нәрсә җырлаган — һәммәсен язып бардым", ди ул.

— Әлфия апа, коронавирус чорын ничек үткәрәсез? Чир йоктырудан курыкмыйсызмы?

— Коронавирус чоры дип тормадык, үткән туган көнемне дә 15ләп кеше җыелып үткәрдек. Юк, курыкмыйм. Миннән кеше өзелмәде гомер буе, әле дә өзелми, кичә дә менә бик күп кеше килде. Минем үләсе вакыт болай да җиткән бит инде, нидән куркыйм? Битлек тә туйдырды, бу бер сәясәт кебек, маска бит ул маскарад өчен димен инде аптырап.

Минем җитди авырганым булмады. Мин хастаханәгә йөргән кеше түгел. Берәр җирем авыртып китсә, сыйпап куям да кулым белән, йөрим шулай. Үзе бетә ул берничә көннән.

Иртәнге күнегүләрне 90 яшькә кадәр эшләдем, хәзер эшләмим инде…

Әлфия Айдарская
Әлфия Айдарская

— Көннәрегез ничек үтә, ниләр эшлисез?

— Төрлечә үтә. Кайчакта эш күбрәк була, хуҗалык эшләренә өлгерергә кирәк, тегендә-монда чабам... Көн бик тиз үтә. Төшкә хәтле йөреп кайтмасам, икенче көнгә кала эшләр. Ашап-эчкәч ятып торасы килә. Аннан кич җитә, караңгыда чыгып йөрмим. Хәзер инде өйдә генә утыра башлыйм кебек әкренләп, элек гел йөри идем дә йөри идем.

— Сез һәр елны Сара Садыйкованың туган көнен концерт белән, очрашулар белән билгеләп үтәсез. Бу чараларны оештыручы да, програм төзүче дә, җырларын яшь җырчыларга өйрәтүче, акча табучы да — үзегез. Сара ханымның 115 еллык юбилеена нинди чаралар күзаллана, сөйләгез әле.

— Быел өч концерт планлаштырыла. 8 майда Казанда Актерлар йортында Җиңү көненә багышланган "Җиңү көне – Җиңү бәйрәме" дип аталган концерт булачак, анда әнкәйнең лирик җырлары да бар. Икенче концерт — Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концерт залында 13 ноябрь көнне булачак. Өченчесе — 20 ноябрьдә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә "Татар җыры сине юксына…" дип исемләнгән Зур концерт. Бу чаралар әнкәйнең юбилеена багышлана.

Артистлар да, үзем дә исән-сау булып үткәреп чыгалсак иде дим. Кемдер авырып китсә, бар програмны үзгәртәсе була. Концертларны гел үзем алып бара идем моңарчы, соңгы 2-3 елда гына алып бармыйм.

— Әлеге концертларда сез Сара ханымның халыкка бик ишетелмәгән җырларын да чыгарасыз. Үзегез яшь җырчылар белән дә гел элемтәдә торасыз. Әнкәгезнең иҗатына шулкадәр сак карыйсыз, һәрдаим төгәллек таләп итәсез.

Шулай итеп, Сара Садыйкованың бер җыры бетте: яртысы — 16 такты юк

— Минем өчен бер бәхетсез хәл килеп чыкканын сөйлим әле сезгә. Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты Сара Садыйкова җырларыннан төзелгән "Җидегән чишмә" дигән җыентык чыгарды. Актарына-актарына таптым бер җыр. 69нчы биттә "Кайтырсың бит.." дигән бик матур җыр бар, вальс, аны Наҗия Теркулова дигән җырчы язмада бик матур итеп җырлый, бик сагышлы булса да оптимистик итеп. Җыентыкта җырның яртысы бар, яртысы юк. Иске җыентыктан бастырып алдым да, яңасына беркетеп куйдым. Җырчыларга таратылган китапларда да ул юк. Шулай итеп, Сара Садыйкованың бер җыры бетте: яртысы — 16 такты юк. Нишләргә дә белмим. Ярый миндә совет заманында бастырылган иске җыентыклар бар, шулар белән эшлим мин.

Әлфия Айдарская
Әлфия Айдарская

Ничек итеп хәзер бу вальсны төзәтергә? Бер җырчыга ул җырны бирдем, төзәтелгән вариантын кәгазьгә бастырып. Белмим, миңа хәзер ул җырны төзәтү көрәшен башларгамы-юкмы, әллә төкереп караргамы? Монда тагын сорау күтәреп тагы күңелсезлекләргә юлыгыргамы? Икенче яктан, җырны торгызасы-дөреслисе дә килә. Әгәр мин яшь кеше булсам, минем вакытым күбрәк булыр иде. Ә тиражны нишләтергә? Мин нәшриятка да барган идем, баш мөхәррир урынында булмады. Сәркатибкә калдырдым иске җыентыкларны, төзәтелгәннәрне. Кайсы биттә нинди хата киткәннәрен кәгазьгә аңлатып язып калдырдым. Мин китапны нәшер итәр алдыннан музыкаль мөхәррир барысын да тикшерергә тиеш иде дип саныйм, белмим анда нәрсә булгандыр? Миңа берничә данәсен бирделәр, мин аларны җырчыларга таратам. Алайса, концертлар әзерләгәндә җырчылар "ә миндә ул җыр юк" диләр. Хәзер, аллага шөкер, берәү дә алай дип әйтми. Аннан районнарга тараттым. Инде миндә иске җыентыклар гына калды.

Аннан соң Рөстәм Асаевка биргән идем "Гомер" дигән җырны, Гәрәй Рәхим сүзләренә бик матур поэтик танго. Шунда бер җирдә соль урынына си тора, ноталар буталган. Менә шундый хаталар очрый.

— Сез Сара ханым җырларына яңа сулыш бирүче дә, аларны яшәтеп торучы да. Һәр сүзегез, һәр көнегез дияргә була — әнкәгезгә барып тоташа. Әгәр сез булмасагыз, аның мирасы бу дәрәҗәдә сакланыр иде микән?

— Әле әнкәйнең архивыннан таптым бер кәгазь кисәге. Анда ноталар язылган һәм нота астында бер куплет сүзләре бар. Ләкин бер куплет белән җыр чыгарып булмый. Аста язып куйган: "Уф, башым тубал булды. 1963 ел". Ул көйне оркестрга салып уйнап караганнар иде, "гениаль көй бит бу!" диделәр. Нишләргә? Бу җырны бик тә чыгарасым килә бит. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага әйтәм, әйдә, бу көйгә сүзләр яз әле, дип. "Сүзләре күтәренке рухта булсын" дим. Эльмира сүзләр язды. Бу җырны Зөлфия Зарипова өйрәнде, ул җыр һәрвакыт концертларга кертелде, ул җырны тыңлаганда мин гел елый идем. Зөлфия Сара Садыйкова образына кереп бетеп җырлый иде аны. Аны Гөлнара Мөхетдинова да җырлады әле. Кызганыч, минем әлеге җырны оркестр белән җырлату мөмкинлегем юк. Быелгы Мәскәү концертында Айгөл Гардисламова исемле яшь җырчы җырлаячак, ул җырны аңа бирдем.

Әнкәй җыр сүзләренә бик таләпчән булды

Икенче бер җыр тарихы. Архивта сакланган бер җыр бар иде, "Кырлар тургае булсам" дигән җыр. Шуның көе бар, сүзләре юк. Нишләргә? Архив ул шундый эш, мин анда казынып утырганда Фәхри Насретдинов архивында әнкәйнең тугыз җырын таптым. Бар да буталып беткән иде. Теге җырның сүзләрен эзләп бар архивны актарып чыктым. Архив хезмәткәрләре дә эзләргә булышты. Ләкин тапмадык. Авторның фамилиясе язылган, шуның сүзләре дип, ә сүзләре кая — билгесез. Аптырап беттем. Көе бик матур! Эльмира Шәрифуллина — башка буын шагыйрәсе, ул әнкәй исән вакытта аңа шигырьләремне күрсәтергә ояла идем, ди. Гадәттә әнкәйгә шагыйрьләр шигырьләрен үзләре китерә иделәр. Әнкәйнең таләпчән булуы да куркыткандыр. Ул җыр сүзләренә бик таләпчән булды, 110 шигырь авторы белән иҗат итте. Яңадан үзгәртеп кил дигәндә дә, аларның берсе дә аңа каршы килмәде, ул теләгәнчә үзгәртте яисә яңадан язды. Менә болай ит, тегеләй ит дип әйтә иде. Хәтта Сибгать абый (Хәким) беркайчан да аңа үпкә белдермәде, шундук текстны яңадан эшли башлый иде.

Әлфия Айдарская шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән
Әлфия Айдарская шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән

Эльмира әнкәй вафатыннан соң аның турында күп язды. Шуңа мин аңа тагын җыр сүзләре язуын сорап мөрәҗәгать иттем. Ул башта ризалашмады, аннан исемен "Тургай җыры"на үзгәртергә тәкъдим итте. Мин җырны уйнап күрсәткәндә үк ул ике юлын язып куйды. Һәм шулай җыр туды, мин бик канәгать булдым. Ул җырны Оренбурдан килгән Раушания исемле яшь җырчы шәп итеп җырлады.

Эльмира белән күп эшләдек һәм эшлибез. Ул шактый мәкаләләр һәм шигырьләр язды әнкәйгә-әткәйгә багышлап. Концерт турында язмалары да чыкты. Мине дә язган әле берсендә: "88 яшьлек балерина артистлар белән биеп торды", дип.

— Әлфия апа, сезгә бер күңелсез сорау бирми булмый: үзегез исән чакта Сара ханымга куелган һәйкәлне күрермен дип уйлыйсызмы?

Хәзерге җитәкчеләр аларга хәтле булган җитәкчеләрнең эшләре өчен җавап бирми

— Мин инде берни дә уйламыйм. Мин моңа тыныч карыйм, чөнки хәзерге җитәкчеләр аларга хәтле булган җитәкчеләрнең эшләре өчен җавап бирми. Менә әле Рада (Рада Нигъмәтуллина — рәссам-сынчы — ред.) исән чакта ук һәйкәлнең пианиносы югалды. Ул иң сыйфатлы граниттан ясалган пианино булган диделәр. Әллә ватканнар, әллә урлаганнар — бер кеше берни белми. Хәзер сорар кеше дә юк. Кемнән сорыйсың аны?

Нәрсә дип әйтим? Һәйкәл артыннан йөреп мин инде күпне баштан кичтем-үттем, рухи яктан да янып беттем, хәзер сынчы да вафат булды, шулай калды инде… Журналист Хәмзә Бәдретдинов белән без бер тапкыр Рада Нигъмәтуллинаның Яшел Үзәндәге өенә дә барып кайткан идек. Хәмзә "Һәйкәлгә урын кайчан табылыр?" дигән мәкалә дә язган иде. 2004 елның 30 декабрендә Татарстан республикасының Министрлар кабинеты боерыгы чыкты. Ул Сара Садыйкованың исемен мәңгеләштерү, 2006 елда 100 еллыгын билгеләп үтү турында. 12 кешелек оештыру комитеты да расланган. 13 чара үткәрү каралган, шул исәптән Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре хакимияте һәйкәл кую өчен җаваплы итеп күрсәтелгән. Күләмле сынны бронзадан коярга акча да табылган. Әмма ул мәйданга гына чыга алмады. Хәзергә чаклы тузан җыеп ята. Без аны Хәмзә белән заводка барып үзебез дә күреп кайткан идек.

Әлфия Айдарская: "Һәйкәл артыннан йөреп инде рухи яктан янып беттем"
Әлфия Айдарская: "Һәйкәл артыннан йөреп инде рухи яктан янып беттем"
Төп сәбәп — татар сандугачы Сара Садыйковага Казанда лаеклы урын табылмауда

Мин үзем исән чагында Казан мәйданына куеласы һәйкәлне күреп калыйм дигәч, Рада Нигъмәтуллина остаханәсенә чакырган иде. "Мәдәният министрлыгының кайбер хезмәткәрләре һәйкәлнең бүгенгә чаклы сафка басмавын миннән күрмәкче булалар" дигән фикердә иде Рада. "Янәсе, битнең формасын бирмим икән. Бу сәбәп түгел, түрәләр уйлап чыгарган сылтау. Төп сәбәп — татар сандугачы Сара Садыйковага Казанда лаеклы урын табылмауда", дип Рада уй-фикерләрен тарихта калдыру өчен видеотасмага да яздырып калдырган, без аларның бөтенесен дә карадык.

Рада әйтә иде: "бәйгеләрдә җиңүгә карамастан иң соңгы моментта Мәскәү кешеләрен китереп куялар", дип. "Бернәрсә дә көрәшсез хәл ителми, ыгы-зыгыны чигендерү өчен өстәмә көч түгелә. Әле ярый Сара Садыйкованың кайгыртучысы Әлфия Айдарская бар. Совет заманында Казанда калфак киеп йөрүче Сара Садыйкова һәйкәленә лаеклы урын даулау гаиләбезнең уртак мәшәкатенә әйләнде. Кеше көлкесе. Татар иле башкаласы Казанда гүзәл сынга киң мәйданда урын бирүче күренми", дигән фикерләрен дә әйтә ул видеода.

Һәйкәл турында сорасалар, хәзер мин мәдәният министрлыгыннан сорагыз дип кенә әйтәм

Зилә Вәлиева мәдәният министры булганда 2008 елгы бер әңгәмәдә әйтә: "Сара апага һәйкәл тиздән куелачак. Ул инде әзер. Ләкин һәйкәл куеласы урын бүген чүплек хәлендә. Аны хәрабәләр уртасына куеп булмый. Юнысов мәйданын төзекләндереп, чистартып бетергәннән соң, бу мәсьәлә хәл ителеп бетәчәк", ди. Мин ул урынны барып карадым, анда бернинди дә чүплек күрмәдем.

Һәйкәл мәсьәләсендә сорау бирсәләр, мин хәзер мәдәният министрлыгыннан сорагыз дип кенә әйтәм. Белмим мин дим бернәрсә дә.

— Инде һәйкәл куелу берничек тә хәл ителә алмаганда, ике ай чамасы элек ниһаять Казанда Сара Садыйкова яшәп алган йорт диварына хәтер тактасы куелды. Cезгә ошадымы, ничек кабул иттегез?

— Әйе, 2021 елның 19 февралендә Кәрим Тинчурин урамы 7а адресындагы йортта иганәчеләр акчасына эшләтелгән хәтер тактасы куелды. Бик зур рәхмәт әлеге такта өчен, анда ләкин әнкәйнең портреты юк, музыкаль ачкыч ясап куйганнар. Чарада Мәдәният министры урынбасары чыгыш ясады, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин да пәйда булды, халык күп иде салкын көн булса да. Әнкәйнең дуслары — җырчылар Эмиль Җәләлетдинов, Искәндәр Биктаһиров та бар иде, Искәндәр "Татарстан — минем республикам" дигән җырның (Нәби Дәүли сүзләре, Сара Садыйкова көе) бер куплетын да җырлап алды. Менә шулай пыр тузып алдык әле…

Әлфия Айдарская Сара Садыйковага багышланган шигырь укый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

Шулай да халык әнкәйнең нинди фатирларда яшәгәнен төгәл белми. Шул уңайдан мин мәкалә язып куйган идем, әле беркая да бирмәдем, беркая да укымадым. Менә форсаттан файдаланып Азатлыкка тапшырам. Белеп торсыннар аның фатир мәсьәләсен.

"1939 елда Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылды. Ул диплом эше - Нәҗип Җиһановның ачкын" операсы белән башланып китте, анда Сара Садыйкова Рәйханәнең драматик образын тудырып, опера җырчысы буларак вокал күрсәтеп, драматик актриса буларак чыгыш ясады. Җырчы һәм драма актрисасы буларак, Рәйханә образы Сара Садыйковага зур материал бирде - халык кызы Рәйханәнең патриотик образын менә дигән итеп башкарды. Ул үзен данлы төзелеш эшендә – татар опера театрын һәм драма театры ачылуда катнашуы белән бәхетле дип санады. Бөек башлангычта катнашучы буларак Сара Садыйкова үзенең горурлыгы турында "Кызыл Татарстан" газетасының 1939 елның 17 июлендә чыккан санында яза.

Шушы вакыйгадан соң аңа 1939 елда ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә, Горький урамы, 17 адресы буенча урнашкан йортта 2 бүлмәле фатир бүләк итәләр. Анда мин 1939 елда Ленинградтан җәйге каникулларга кайткач бер генә тапкыр булдым.

1941 елда бу фатирны Арчага күчендерү белән янап тартып алалар һәм чит фатирга, чит гаиләгә, анда дүрт олы кеше һәм 2 бала янына - Карл Маркс урамында 59нчы йорттагы кечкенә 3 бүлмәле фатирга урнаштыралар. Аннары 1960нчы еллар башында Кәрим Тинчурин урамы, 7а йортында 1 бүлмәле кечкенә габаритлы фатир бирелә. Горький урамы, 17нче йортта да, Карл Маркс урамында 59нчы йортта да 40-50нче елларда Сара Садыйкованың чит кеше почмагында җан асрап яшәве турында хәтер тактасы юк. 70нче еллар азагы һәм 80нче еллар башында (үлеменә кадәр ) ул 2 бүлмәле фатирда яши. 1977 елда ТАССРның халык артисты исемен ала. Соңгы яшәгән фатиры - Татарстан урамындагы 13нче йортта да хәтер тактасы юк. Аның Тинчурин урамындагы 1 бүлмәле фатиры һәм Татарстан урамындагы 2 бүлмәле фатиры язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар, җырчылар арасында бик билгеле һәм популяр иде. Татарстан урамындагы фатиры ишеге һәркем өчен ачык иде һәм өй телефонын да беләләр иде. Шуңа күрә дә ул республиканың районнары, авыллары, шәһәрләре турында бихисап җырлар язды.

Әлфия Айдарская кулъязмасы
Әлфия Айдарская кулъязмасы

Казанда Сара Садыйкова исеме белән кайсы урамны атауны хәл иткәндә, миңа шәһәр Башкарма комитетының топонимик комиссиясеннән шалтыраттылар. Һәм әнкәйнең исемен Крайняя (Кырый) урамына бирергә теләүләрен әйттеләр. Шалтыраткан ханым миңа ул урамны карап килергә тәкъдим итте. Мин кайчандыр Сара Садыйкованың 1 бүлмәле кечкенә габаритлы фатирда яшәгән урынга бардым, бу Тинчурин урамы тирәләре иде. Ул вакытта бу урыннарда бушлык иде, шуңадырмы Крайняя урамы каядыр монда булырга тиеш шикелле тоелды, чөнки якын-тирәдә пристань, Идел башлана.

Крайняя урамын мин бик озак эзләп йөрдем. Олы яшьтәге бер хатынны күреп, аннан сорадым. Ул монда сугышка кадәр үк яшәвен һәм Крайняя урамының күптән Тинчурин урамына үзгәртелгәнен әйтте. Өйгә кайткач, бу ханымга - шәһәр Башкарма комитетының топонимия комиссиясе әгъзасына шалтыратып хәлне сөйләдем.

Менә шундый комиссия әгъзалары утыра бездә. "Без яхшы яшәргә тиеш, без күңелле яшәргә тиеш", дигән бит Михаил Задорнов. Әлегә кадәр күңелле яшибез: 1997 елда республика хөкүмәте карары белән Сара Садыйковага һәйкәл - "Җидегән чишмә" дип аталган архитектура-скульптура комплексы ачылырга тиеш иде. Әлегә кадәр ачыла. Күңелле яшибез.

Японнар татардан баеракмы, әллә хәерчерәкме? Япония башкаласы Токио үзәгендә беренче япон операсы "Чио-Чио-Сан"да җырлаган япон опера җырчысына һәйкәл тора. Татар башкаласы - Казанда татарның беренче "Сания" операсында беренче башкаручыга, беренче хатын-кыз композиторы-мелодистына һәйкәл кую - гадел һәм лаеклы эш булыр иде. Гәрчә Сара Садыйкова феноменаль таланты, 65 еллык титаник хезмәте һәм үз халкының мәхәббәте белән үзенә илаһи һәйкәлгә күптән лаек булды инде.

Алыгыз йөрәк серләремне,
Бүләк итәм моң итеп.

Мине үстергән Халкым,
Рәхмәт сиңа,
Калдырмаган өчен кол итеп.
Гомеремне түләп җырлар яздым, шигырь буынына сеңдереп.."
(Э. Шәрифуллина)

Әлфия Айдарская"

— Әлфия апа, әнкәгез турында быел да саллы китап чыгаргансыз. 2020 елга Сара Садыйкова турында чыгарылмаган бернәрсә дә калмады дисез. Китапларыгыз турында сөйләгез әле. Аларны нинди акчага нәшер итәсез?

— Китапларны мин соңгы елларда һәр елны чыгардым. Соңгы өч елда — татарча һәм русча чыкты. Үткән җәй, кыш буе соңгы китапны эшләп утырдым, ниһаять менә ул да чыкты. Әнкәйнең китапларга кермәгән әйберләре калмады инде.

Әлфия Айдарская үзенең фотосы белән. Фото артына: "Чегән биюе. 1950 ел" дип язылган
Әлфия Айдарская үзенең фотосы белән. Фото артына: "Чегән биюе. 1950 ел" дип язылган

Үземнең беренче китабым "Балет — любовь моя" һәм икенче китабым — "Память сердца" китапларын урысча яздым, чөнки минем татарча грамотам бик юк. Беренчесен әнкәй каралама хәлендә укып калырга өлгерде. Ул аны Сибгать абыйга (Хәким) биргән карап чыгарга. Сибгать абый бик гаҗәпләнгән:" Уку — бер эш, ә язу — бөтенләй башка эш бит", дип минем язмамны хуплаган. Биюченең, ягъни минем, китап язуыма хәйран калган. Аның китапка татарча рецензиясен редакциядә миңа бер мөхәррир укыган иде, хәтерлим, аны тыңлаганда елап утырдым. Мин шунда бу язманың копиясен сорамый калганмын, соңыннан бик үкендем. Икенче китабымны өйдә дә, эштә дә машинкада бастым, ул бик күләмле булып чыкты һәм нәшер ителүе болганчык 90нчы елларга туры килде. Биш көн кулъязмалар бер кабинетта ятты, аны хәтта урламасыннар дип каравылладылар да әле…Шундый аңлаешсыз заман иде ул. Ренат Харис түрәлеккә күтәрелгәч, ул миңа китапны чыгарырга ярдәм итте. Китап мең данәдә чыкты һәм шундук сатылып та бетте. Аны рәссам Рушан Шәмсетдинов бизәгән иде. Хәзер миндә ул китапның копиясе генә калды.

1991 елда без Гөлшат Зәйнашева белән бу китапны татар телендә чыгардык. Ул "Сагыналар сине якын дуслар" дип аталды. Гөлшат татарча, мин урысча истәлекләр җыеп йөрдем. Мин беренче итеп Ширияздан абый Сарымсаковка бардым, инде олы яшьтә, авырый да иде. Алма-Атага композитор Латыйф Хәмидигә дә истәлекләр язуын сорап язган идек, ләкин өлгермәдек, вафат булды. Ул китап та бик популяр булды үз чорында.

Әнкәйгә операция ясаган хирург-онколог Харитоновның да "Минем гадәти булмаган пациентым" дигән истәлеге бар иде. Харитонов безнең йортта торды, аннан гаиләсе белән Америкага күченеп китте. Ул әнкәйнең операциягә алып кергәндә әйткән сүзләрен дә язган: "Әгәр мин операциядән соң уянмасам, сез минем борыннан, колаклардан катырак итеп тартыгыз" дигән. "Шундый көр, оптимист пациент иде. Операциядән соң бер өч-дүрт көннән керсәм палатага, Сара бизәнеп-нитеп, яулыкларын бантик итеп бәйләп кырын ята иде", дип язган. Шундый юморлы истәлекләр дә бар иде китапта.

Әлфия Айдарская чыгарган китаплар
Әлфия Айдарская чыгарган китаплар

Нинди акчага чыгараммы? Пенсиямне җыям. Миңа бит инде бернәрсә дә кирәкми. Мәсәлән, соңгы китапка ел ярым җыйдым акчамны — 200 мең җыйдым, шул акчага 200 китап китерделәр. Кыйммәткә чыга, әлбәттә…

— Ә сез күпме пенсия аласыз?

— 26 мең ярым сум пенсия алам. Ике китапны иганәчеләр ярдәме белән чыгаралдым, мин аларга бик рәхмәтле.

Берьяктан, китапларның кыйммәт булуы күңелле дә кебек, ә икенче яктан 200 генә данә миңа бик аз. Мин бит аларны сатмыйм, мин аларны бүләк итәм, таратам. Менә күптән түгел Сабага, Елыш авылына бардык, аннан Чистайга бардык, Шахмай авылына. Хәзер Сарманга җыенабыз, Җәлил поселогындагы музыка мәктәбенә, Чукмарлыга барабыз. Мин авылларда, районнарда яшәүчеләр үзләре торган җирләр турында җырлар барлыгын белсеннәр дим. "Сарманым болыннары", "Зөһрә-урман" җырларын… Соңгысын әнкәй Зөһрә Сәхәбиевага багышлап язган.

Хәзер районнарда китапханәләр бик әйбәт, очрашулар анда һәм музейларда, мәктәпләрдә була. Бу очрашулар бик рәхәт, күңелле эш минем өчен. Менә Арчага барасы бар, алар белән сөйләштем. Анда "Казан арты" дигән музей, сәнгать мәктәбе бар. Аларга яңа китапны илтәм. "Арча читекләре", "Арча кичләре", Сибгать абый сүзләренә "Арчалылар бит без" ("Син — йөрәктә минем" дигән икенче исеме дә бар) дигән җырлар бар. Чирмешән, Зәй якларына багышланган җырлар, "Минзәлә тугайлары", "Әй ямьле син, Минзәләм ягым" дигән бик матур вальс бар әле… Азнакайга багышланган өч җыр бар. Анда булдым, китапларны тараттым. "Азнакай — ак бишегем", "Азнакай кырларында"… Актанышка багышланган җырлар бихисап, ул анда шагыйрь Мостафа Ногман белән күп йөргән. Аккүздә әнкәй "Җидегән чишмә"не язган. Әнкәйнең Актанышка багышланган җиде җыры бар. Мин хәтта аерым альбом да эшләдем алардан, "Актаныш җырлары" дип атала ул. Агыйдел, Сөн буйлары пейзажлары белән бизәп.

Сара Садыйкова (1906-1986)
Сара Садыйкова (1906-1986)

Балтачка тагын барасым килә, анда булганым бар, китапларны да тараткан идем. Әнкәй анда шагыйрь Самат Шакир белән күп йөргән. Кунар авылында "Якты юл" дигән колхоз бар иде, мин ул чакта бер җырны җырлатырга җырчы эзләп йөри идем. Килдек мәктәпкә, 11нче сыйныф балалары шул "Якты юл тугайлары" дигән, колхозның 50 еллыгына багышланган җырны җырладылар хор белән. Мин шундый сөендем ул чакта! Ә мин Казанда җырчы эзләп йөрим… Сибгать абыйның туган авылына багышланган 24 җырына да альбом ясаган идем. Алар минем флешкаларда саклана.

Менә шулай, әнкәй йөргән юллардан йөрим

Менә шулай, әнкәй йөргән юллардан йөрим. Иң аянычы һәм мөһиме — машина юк. Машина булса иде, мин һәркөнне китапларны таратып йөри алыр идем. Бензин-юл хакын түләп йөрим, таныш йөртүчеләр белән килешеп.

— Тормышыгызда үкенечләр булдымы, Әлфия апа?

— Дөньяда шул гомер яшәп әлбәттә үкенечсез булмый. Минем холкым әнкәйнеке түгел, әткәйнеке — Айдарскийныкы. Әнкәй урынында башка кеше булса, сыгылып беткән булыр иде, ул күпне кичерде тормышта. Мин күп мәсьәләләрдә оптимист түгел.

Үкенәм менә нәрсәгә: әнкәй исән вакытта күп нәрсәне белеп калырга була иде, ә мин аны уйламаганмын. Мәсәлән, Айдарскийларның әти-әниләре, туганнары турында сорамаганмын. Әткәйнең әнисе төрек хатыны булган. Ул Исхак бабайның икенче хатыны булган, беренчесе үлгән. Бабай аны Кырымнан алып кайткан. Аның кырымтатар туганнары да булган. Әткәй 1922 елда Мәскәүгә ГИТИСка укырга киткәч, Кырымга да барган икетуганнары белән күрешергә. Менә шундый кушылган канлы гаиләдән булган әткәй. Әткәй туганда бабай өйдә булмаган, исем бирмичә аның кайтканын көткәннәр. Кырым әбиемнән сораганнар, ул Азиз дигән исем теләвен әйткән. Исхак бабай, ярый, безнеңчә Газиз була инде дигән, шулай итеп Газиз исеме кушканнар. Менә шундый хатирәләрне генә беләм, кызганычка. Чөнки мин театрда көн-төн мәшгуль идем. Үземнең тормыш белән яшәгәнмен. Их, әнкәйдән сорарга кирәк иде дигән чакларым күп булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG