Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфия Айдарская: "Бер өмет тә калмады"


Әлфия Айдарская

Татарның мәшһүр композиторы Сара Садыйкованың кызы 93 яшьлек Әлфия Айдарская ел саен диярлек әнисенең җырларыннан һәм истәлекләрдән торган китап чыгара. Үзе исән чагында Сара ханымның кабер ташын яңарту турында уйлый. Әнисе истәлегенә куеласы һәйкәл, җыр фестивале, музейның булачагына ул инде өметен өзгән.

Сара Садыйкованың бердәнбер кызы Әлфия Айдарская ел саен диярлек китап чыгара. Ул йә җырлар җыентыгы, йә хатирәләр тупланмасы була. Ләкин әлеге китапларның тиражы бик кечкенә: 100-150 данә генә. Күбрәк чыгарырга 93 яшьлек Әлфия ханымның пенсия акчасы җитми. Ул көне-төне мирасны барлау, халыкка җиткерү эшләре белән мәшгуль. "Миннән башка бу эш берәүгә дә кирәкми, шул исәптән хөкүмәткә дә", ди ул.

"Бернәрсә дә үзгәрмәгән". Танылган балерина Әлфия Айдарская әнисе Сара Садыйкова турында сүз чыккач, әнә шулай ди. Элек тә Сара Садыйкова җырлары язылган аудиоязмаларны, китапларны сатуда табып булмаган, хәзер дә. Туксанынчы елларда да һәйкәл нигә куелмый дигән сорау җавапсыз калган, хәзер дә. Юкса, һәйкәл ансамбле эшләнгән, урнаштыру өчен 2016 елда акча бүлеп бирелгән. Сара Садыйкова турында хәтерне бердәнбер кызы Әлфия Айдарская (әтисе Газиз Айдарский – ГИТИСта белем алган беренче профессиональ татар режиссеры, артист) кайгырта. Аннан соң кем кайгыртыр? Әлфия Айдарская өчен бу – иң куркыныч сорау.

Сара Садыйкова әсәрләре
Сара Садыйкова әсәрләре

Әлфия Айдарская быел Сара Садыйкова җырларыннан торган ике китапны кабатлап бастырган, композитор турында хатирәләрдән торган "“Лавой звуков плотины прорвав” дигән китап чыгарган. Бу китапларның тиражы 50-150 данәдән артмый. Күбрәк күләмдә нәшер итәргә аның пенсия акчасы җитми.

– Әлфия ханым, сез ел саен диярлек китап чыгару белән мәшгуль. Бу идея-проектларыгызны башта Татарстан китап нәшриятына, мәдәният министрлыгына тәкъдим иткәнегез булдымы?

– Миңа бүген 93 яшь, инде бу яшемдә берәүгә дә ялынып йөрисем килми. Аннан хәзерге түрәләргә үтеп булмый бит ул. Министрны әйтмим дә, урынбасарларына якын җибәрмиләр. Хәзер үтәргә тырышмыйм да инде, министрлык сакчыларына хатымны гына калдырам.

Әлфия Айдарская: "Бер өмет тә калмады"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:28 0:00

Бүген мине төп ике сорау борчый: Сара Садыйкованың кабер ташын яңарту һәм җыр җыентыкларын яңадан чыгару. Чөнки алар кибеттә түгел, китапханәләрдә дә юк. Ә җыр сорап миңа киләләр. Килгән кешене буш кул белән чыгарып җибәрә алмыйм. Күчермә ясау үзәгендә бер нөсхәдә күчереп ясатып алам. Ул миңа 1000-1500 сумга төшә. Әле шушы көннәрдә генә дә җыр җыентыклары Америкага, Австралиягә китте. Ихлас шатланам. Сара Садыйкова җыры тарала бит, ничек шатланмыйсың? Китапларына килгәндә, аның "Матур илем" дигәне мәсәлән, 1962 елда ук чыккан, аннары "Дөнья матур", "Татарстан – республикам минем" китаплары. Болар – Сара Садыйкова исән чагында чыккан китаплар.

"Җидегән чишмә"не ул күреп өлгерә алмады, вафат булды. Калган китапларын мин җыеп чыгардым. Болар – "Идел суы ага торыр", "Сагыналар сине якын дуслар", "Ак калфак", "Ил кызы". Мин бу китапларны яңадан чыгарырга кирәк дигәч, министрлык берләштереп булмыймы дигән үтенечен әйтте. Менә шуларны тәртип белән берләштереп, әзерләп куйдым. Белмим, чыгарырлармы-юкмы. Юк икән, тагын үзем чыгарам инде. Чөнки ул халыкка кирәк. Башкача булса, миннән сорамаслар иде. Үзем чыгарганнарын Татарстанның бөтен китапханәләренә, җырчыларга, музейларга таратам. Кирәк кеше аннан күчермә ясый алачак бит киләчәктә.

– Сез сүзегезне бернәрсә дә үзгәрмәгән дип башладыгыз?

– Туксанынчы елларда кыска гына вакыт аралыгында әдәби-музыкаль салон эшләп алды. Анда Сара Садыйкова турында истәлекләр сөйләделәр, алар матбугатта да чыкты, мин дә язып бардым. Боларны ташларга инде дип кулыма алган идем, укый торгач, күбесенең тарихи документ дәрәҗәсендә булганын күрдем. Сара Садыйкова турында истәлекләр аның вафатыннан соң ук 1986 елда чыга башлаган иде инде. Аннары кичәләрдә сөйләнде. Соңрак үзем җыйдым. Иң беренче Ширияздан Сарымсаковка барганым истә. Бу китапта алар барысы да бар (очраклы гына бер битне ача): Зилә Вәлиева беренче мәкаләсенең Сара Садыйкова турында булганын яза. Җырларының әһәмиятен, тәрбияви көчен исбатлый. Мәкалә астына мин искәрмә язып куйдым. Сара Садыйкова яшьләрне бүген дә тәрбияләр иде, аның өчен җырларын кабатлап бастыру кирәк. Чөнки аның китаплары беркайда да юк, дидем.

Композитор Ренат Еникеев Нәҗип Җиһановның әнкәйне композиторлар берлегенә кабул итү уставка туры килми дип әйткәнен искә ала. Аны кабул итмәсәгез, дошманнарыгыз тагын да артачак, дигән Еникеев. Шулай, әнигә каршылыклар коручылар да күп булды, дуслары да. Хәзер дә шулай.

Сара Садыйкова сурәте
Сара Садыйкова сурәте

Элеккеге мәдәният министры Марсель Таишев Казанга Сара Садыйкова музее кирәклеген искә ала. Бу истәлекне дә китапка урнаштырдым һәм искәрмә дә язып куйдым. Ни турындамы? Миңа ул вакыттагы мәдәният министрының министрлар кабинеты рәисе урынбасарына, Казанда Сара Садыйкова музеен ачу чынбарлыкка туры килми дип хат язуы мәгълүм. Имеш, мондый музейга йөрүче булмас. Министр юкка хафаланган. Садыйкова музее аның җырын сөючеләрне үзенә тартып торыр иде.

Әлегә үзем тырышам, җыр сөючеләрне үзем җыям. Аның вафатыннан соң 1990-1995 елларда Мәскәүдә (1992 елда Әстерханда) искә алу концертларын үткәрдем. 1999 елда үз көчем белән Газиз Айдарскийның туган авылында (Яшел Үзән районы Айдар авылы) һәм Казанда актерлар йортында искә алу кичәсе үткәрдем. Соңгы 10-15 елда бернинди ярдәмсез Сара Садыйкова, Газиз Айдарскийның юбилей кичәләрен Петербур, Чаллы, Мәскәү, Казан калаларында үткәрдем. "Ил кызы", "Бибисара моңнары" китапларын 2009, 2017 елларда бастырдым. Боларына Илнар Җамалиев, Рөстәм Рәхмәтуллин, Тимур Садыйков (Сара Садыйкованың туганы, математика фәннәре докторы) ярдәм итте.

Сара Садыйкованың Актаныш турында хатирәсе
Сара Садыйкованың Актаныш турында хатирәсе

Әнкәй бик күп авылларга багышлап җырлар язган. Менә бу яңа китапны, җырлар җыентыгын шул авылларга таратып йөрим. Бер Актанышта гына да Сара Садыйкова җыр язган җиде җир бар. Һәммәсендә булдым. Китаплар авыр, аларны күтәреп йөреп авырып киттем. Хәзер менә яңадан йөреп киттем, шөкер. Таратмыйча да булмый бит.

Киләсе елда Сара Садыйкова исемендәге балалар фестиваленең 10 еллыгы. Балаларга әзерләнергә материал кирәк. Казанның 4нче гимназиясендә башланып киткән фестивальгә кайдан гына килмиләр хәзер.

– Әлфия ханым, Сара Садыйковага һәйкәл кайчан куелыр икән?

Министр урынбасары җавабы
Министр урынбасары җавабы

– Бу уңайдан соңгы отписканы 2016 елда алдым. Хәзер бер өмет тә калмады инде. Аны министр урынбасары Эльвира Камалова язган иде. Сара Садыйкова исемендәге халыкара җыр фестивален оештыруга да бернинди өмет калмады. Анысына заманында чираттагы отписканы Ирада Әюпова язды. Ул вакытта ул да урынбасар иде әле. Кыскача әйткәндә, "фестивальләр күп, яңасы кирәк түгел" дигән иде ул. "Татар моңы"н оештыручыларга Сара Садыйкова җырын башкару номинациясен тәкъдим иттек дигән иде тагын. Бу тәкъдим булганлыгына да ышанычым юк. Камалова язган хатта исә Сара Садыйкованың тууына 110 еллыгы тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар әйтелгән. Анда каберенә чәчәк салу, искә алу концерты, "Татарстан - Яңа Гасыр" каналыннан элек төшерелгән ике серияле "Моңсара" фильмын күрсәтү кебек чаралар санап кителгән. Бернәрсә булмады. Аннан соң мин Әхмәт Кытаев ясаган портретның оригиналын эзләгән идем. Юбилейда күрсәтерләр дигән өмет белән. Камалова миңа Мәскәүнең рәссамнар берлегенә мөрәҗәгать итәргә кушкан бу хатта. Портретның Казанда булганын белә торып нишләп мин Мәскәүгә йөгерим ди? Бу эш тә барып чыкмады.

Сара Садыйкова (1906-1986)
Сара Садыйкова (1906-1986)

Һәйкәл турында исә бу хатта һәйкәл урыны Юныс мәйданыннан Тукай белән Әхтәмов урамы киселешенә күчерелүе турында әйтелгән. Барып карадым анда. Префект белән очраштым. Ул әйтә, сез сораган бар әйберне эшлибез, ди. Монда юл да, эскәмияләр дә була, тукталышны күчерәбез, исемен "Җидегән чишмә" дип кушарбыз, ди. Бу урынны туристлар маршрутына кертәчәгенә дә ышандырды. Шәхсән үземә ошады бу урын. Шуннан соң Эльвира Камалова белән сөйләшергә теләдем. Әйтәм бит, ул йә урынында юк, йә кертмиләр. Бер очраклы рәвештә очраттым урамда. Һәйкәл язмышы турында сораштым. Ул, автор Рада Нигъмәтуллина битлеген бирми, ди. Рада ханым исә урынны күчерүгә риза булмады. Мин шунда урынбасарга, өенә барып, сүзне аның алдында гафу үтенүдән башларга кирәк, дидем. Аннан соң гына үзегезгә кирәкне сорарга. Теләсәгез, мин дә барам дип әйттем. Бу да сүздә генә калды. 2014 елда исә Хәмзә Бәдретдинов белән заводка барып һәйкәлне карап кайттык. Ул вакытта ук граниттан ясалган пианино юкка чыккан иде инде. Ике кыз һәм Сара Садыйкова сыннары бар. Бите юк, автор бирсә, анысын да эшләп куярбыз, диделәр ул чакта. Рада Нигъмәтуллина исә ансамбльнең пианиносы юкка чыкканын белгәч, урын да үзгәртелгәч, ышанычын югалтты. Шуңа күрә битлекне яшереп куйганлыгын әйтте.

... Әнкәйнең әйткән сүзе бар, мин дә шулай уйлыйм: мин үземә һәйкәл салдым инде, диде ул. Җырлары белән һәйкәл салды ул үзенә. Шуңа күрә миңа ул җырларны тарату кирәк.

фикерләр (9)

XS
SM
MD
LG