Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сара ханым һәйкәленә кем киртә куя?


Сара Садыйкова (1906-1986)
Сара Садыйкова (1906-1986)

Сара Садыйковага куеласы һәйкәл турында язма уңаеннан фикерләрем белән уртаклашам. Сынчы Рада ханым Нигъмәтуллина тарафыннан иҗат ителгән һәйкәл проекты бар һәм ул Юныс мәйданына куелырга дип үлчәп, килештереп эшләнгән. Шулай булгач, бөек композиторыбыз һәйкәле дә шул мәйданында куелырга тиеш була. Чөнки ул 2006 елда президент Рөстәм Миңнеханов имзаланган карар белән расланган. Кем ул һәйкәл куеласы җирне саткан, кая китеп югалган әзер булган һәйкәлнең аерым өлешләре? Аларның барысын прокуратура тикшерсен һәм чарасын күрсен!

Ни өчен Татарстан мәдәният министрлыгы 20 ел буена татарның бердәнбер хатын-кыз композиторына һәйкәл куя алмый азаплана? Моның сәбәбе нәрсәдә? Кемнәр ул анда Жанналар, Фишманнар безгә, "Дүрт бакча" турында әкият сөйләп маташучылар? Нәрсә белә ул килмешәкләр Сара ханымның иҗаты, татар халкының тарихы турында? Шунысы мәсхәрә - шул җилбәзәкләрнең буш сүзләре Татарстан президентының карарыннан да югарырак булып чыга. Ахыр чиктә без үз җиребезгә хуҗа булып шул һәйкәлне дә куйдыра алмасак, без кем булабыз? Кайда соң бездәге депутатлар? Праймериз, Думага депутатлыкка дип халык башын әйләндерүчеләр?

Бөтендөнья татар конгрессы Сабантуйларны хәзер инде Лондонга барып оештырмакчы. Ә үзендә һәйкәл дә куйдыра алмый. Кайда башка иҗтимагый оешмалар? Мәсәлән, "Ак Калфак" хатын кызлар оешмасы? Ичмасам, имзалар җыерга булышыгыз Әлфия ханымга.

Һәйкәлләр ни Сара апага юк, ни 1552 елда Казанны яклаучыларга. Һәйкәлләр дә, истәлек такталары да юк! Спорт сарайлары, хоккей, футбол, теннис, Әби патшага акча да, урын да табыла. Ә татарга бәйләнешле берәр милли мәсьәлә килеп чыкса, бөтен җирдә киртә, көпчәккә таяк тыгу башлана. Бөек композитор Салих Сәйдәшкә һәйкәл куйдырганда да шулай булган иде. Ләкин ул вакытта әле ТИҮ көчле иде, халык бердәм иде.

Илдус Садыйк, Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG