Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Православ татар — чиркәү бизәге"


27 гыйнвар Мәскәүнең апостол Фома чиркәвендә православ татарларның бишенче конференциясе узды. Мәҗлестә Конституцияне үзгәртүдән алып халыкларны христианча агартуга кадәр төрле мәсьәләләр күтәрелде. Чарадан безнең репортаж.

Колобашкин урамыннан чиркәү ишегалдына килеп кергән кешене ишек өстендәге "Рәхим итегез!" дигән сүзләр каршылый. Чиркәү ишегендәге белдерүдән күренгәнчә, чиркәүдә узарга тиешле кичке гыйбадәт урынына шушы Раштуа укулары билгеләнгән иде. Эчке якта олы яшьтәге апаларның "изге китап" дип татарча нидер сөйләшкәннәре, үзара "Наилә", "Әлфия" дип эндәшкәннәре ишетелә. Трибунаның бер ягында — "Татар изгеләре корылтае" иконасы торса, икенче ягына куелган урындыкларга татарча язулы христиан шамаилләре тезелгән.

Кичке алтыга билгеләнгән конференция түгәрәк өстәл форматында узды, темасы — "Русиядә көнчыгыш факторының әһәмияте көчәю шартларында православ татарлар һәм көнчыгыш халыкларны христианча агарту проблемнары".

Мәскәүдә православ татарларның бишенче конференциясе узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:43 0:00

Түгәрәк өстәлнең рәисе — Алтай һәм Чемаль архиепископы Каллистрат (Каллистрат Романенко) модератор ролен дә үтәде. Оештыручылар әзерләнергә вакыт әз булды, дип кисәтсә дә, кичке алтыда чиркәүнең залы тулган иде инде.

Җыелыш православ татар җәмгыятенә нигез салучы, 2009 елда вафат булган иерей Даниил Сысоевка багышланган кече гыйбадәт белән башланды — гадәти псаломнар арасында татарча "Шөкер сиңа, и Ходай, шөкер сиңа!", "Херувимнардан да кадерле, и Алла анасы" дигән сүзләр ишетелә. Әйтергә кирәк, 2006 елда православ татарларның беренче конференциясен Даниил поп оештырган булган.

Сулдан: Роман Силантьев, Каллистрат, Евгений Бородин
Сулдан: Роман Силантьев, Каллистрат, Евгений Бородин

Алдан програмда игълан ителгән берничә поп килеп җитә алмады, дип хәбәр итә оештыручылар. Биш кеше өчен әзерләнгән трибунага өч кунак — иң дәрәҗәле поп Каллистрат, аның сул ягына — "Родина" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе, Казанның Төбәкләр сәясәте институты ректоры Евгений Бородин, уң ягына — Мәскәү дәүләт лингвистика университеты профессоры, Бөтендөнья рус халык соборы бюросы әгъзасы, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев урнашты.

Роман Силантьев
Роман Силантьев

Силантьев үзенең сәламләү сүзендә игътибарны соңгы арада җәмгыятьтә булып узган "позитив" күренешләргә юнәлтте: яңа хөкүмәт, Конституциягә үзгәрешләр кертү тәкъдиме. Булачак үзгәрешләргә православлар исеменнән дә өлеш кертергә чакырды: "Бөтендөнья урыс халык җыены рәисе урынбасары Константин Малофеев тәкъдимнәрен: Конституция преамбуласына "Господь Бог" сүзен өстәргә, "гаилә — ир һәм хатын берлеге" мәгънәсен теркәргә, башка традицион кыйммәтләрне, шулай ук православ динен беркетергә кебек тәкъдимнәрне хупларга, социаль челтәрләрдә таратырга кирәк".

Евгений Бородин
Евгений Бородин

Соңрак чыгыш ясаган ректор Бородин да толерантлыгы белән аерылып тормады, "татарларның мәркәзе — Казан, төп дине — ислам" мәгънәсе йөрткән "Татар халкының үсеш стратегиясе" документының һаман кабул ителмәвенә шатлануын яшермәде: "Аның авторы кем? ВТК! (Бөтендөнья татар конгрессы) Сез беләсез аның нинди радикаль, сепаратист оешма икәнен! Алар башка төбәкләрдәге, башка илләрдәге татарларны санга сукмый, шуңа күрә стратегияне башка төбәкләргә тәкъдим итеп йөри башлагач, алар бернинди хуплау тапмады!" Былтыргы конференцияне Татар мәдәнияте үзәгендә уздырырга рөхсәт итмәгән Татар милли-мәдәни мохтариятенә дә "эләкте": "Нишләп утыралар анда? 32 җирле мохтариятнең алтысы гына кергән ул мохтарияткә!"

Каллистрат поп
Каллистрат поп

Түгәрәк өстәлне башлап җибәргән Каллистрат әйтүенчә, үз мәхәлләсендә гыйбадәтләрне ул алтай телендә дә уздыра. Гомумән, кешене татар исеме белән чукындыру, гыйбадәтне туган телдә уку мөмкинлеген булдыру мәсьәләсе түгәрәк өстәлнең башыннан ахырынача телдән төшмәде. Юкса, соңгы ике елдагы конференцияләрдә бу темалар күтәрелгән иде, ләкин хәлләр һаман үзгәрешсез кала. Мәсәлән, 2018 елның февраль конференциясендә балаларны татар исеме белән чукындыруга мөнәсәбәтен белдереп, Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте һәм татар мәдәнияте үзәге вәкиле Әнвәр Хөсәенов мөселман татарлар исеменнән фатиха биргән булган инде.

Милли исемнәр белән чукындыру мәсьәләсен иң беренче булып архиепископ Каллистрат күтәрде. Ул христиан изгеләре исемнәренең дә рус теленә үзгәрешсез килмәвен, аларның мәгънәсенә карап тәрҗемә ителүен искә төшерде, шулай ук христиан динен кабул иткән халык герое милли исем йөртә икән, аның исемен дә изгеләр рәтенә кертергә, чукындырганда, шул исем белән чукынырга рөхсәт бирергә тәкъдим итте.

Матвей Козлов
Матвей Козлов

Переславль-Залесский шәһәренең Свято-Троицк-Данила монастыре икононы Матвей Козлов чыгышы Синод чорында җирле халыкларны христианлаштыру үзенчәлекләренә башланган иде. Матвей поп Петр императорның җирле халыкларны христианлаштыруда эзлекле һәм төпле сәясәтен искә төшерде. "Ул чорда, хәзергедән аермалы буларак, дәүләт дин белән тыгыз бәйләнештә була". Көчләп чукындыру мөмкинлеген инкарь итмәсә дә, поп дин алыштыруның күбесенчә салым ташламалары һәм башка "бонуслар" ярдәмендә башкарылуын алга сөрә. Аның фикеренчә, башка диндәге халыкларны христианлаштыру хәрәкәте Екатерина патшабикәнең диннәргә тигез караш сәясәте аркасында уңышсызлыкка дучар була — "яңа христианнар" күпләп үз диненә кире кайта башлый. "Дәүләтнең бу юнәлештәге сәясәте эзлекле булырга тиеш. Беренче буын христианнар матди кыйммәтләргә кызыгып күчкән булса, аларның икенче-өченче буыны дингә ихластан инанып килер иде, безнең кешегә әйләнер иде", дип уфтана поп.

Надир поп
Надир поп

Козловтан соң чыгыш ясаган Надир поп (Түбән Новгород татары) литургияләрнең татар телендә укылуы, татарлар җыела торган чиркәү "татар чиркәве" дип аталса, моңарчы оялып торган татарларның да чиркәүгә күчүен арттырачак, дип уйлый.

Без татар теленә алданрак күчәргә тиеш, татар кешесе православ диненә күчәргә оялмаска тиеш

"Мөселман мәчетләрендә татарлыкны табарлык түгел — догалар гарәпчә, вәгазьләр урысча. Без татар теленә алданрак күчәргә тиеш, татар кешесе православ диненә күчәргә оялмаска тиеш", дип саный поп. "Мәчетләрдә татарча вәгазьләр бар инде" дип искәртә Силантьев трибунадан. "Без алданрак эшләргә тиеш моны", дип кабатлый Надир поп. Ләкин ул тарихтагы мал белән алдап дингә китерүнең шикле ысул икәнен сөйли башлауга ("Кеше безнең дингә ниндидер ташламалар эзләп түгел, чын күңелдән килергә тиеш"), никтер аның микрофонын сүндереп, аны бүлдереп, архиепископ Каллистрат үзе сөйли башлады. Рухани әйтүенчә, барысына да бер күзлектән генә карарга ярамый — дингә алуны сорап, ташламалардан баш тартып, үзләре килүчеләр дә булган.

Динара Бухарова
Динара Бухарова

Православ татарлар берлеге рәисе, Мәскәүнең көньяк-көнбатыш автоном бүлгесенең Теплый Стан районы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Динара Бухарова көнчыгыш халыкларының православиены чит дин дип кабул итүләрен, христиан диненә күчкән гаилә әгъзасын сатлыкҗан дип санауларын әйтте.

Татарларның утыз проценты — православ. Православ татарлар хисабына Татарстанда христианнар саны мөселманнардан күбрәк. Шуңа күрә Татарстан ислам дине төбәге дип санала алмый

"Шул ук вакытта христиан кешесе өчен башка диндәге туганнары сөекле кешеләре булып кала бирә", ди ул. Динара әйтүенчә, милли билгегә карап кына кешене мөселман дип санау дөрес түгел. "Татарларның утыз проценты — православ. Православ татарлар хисабына Татарстанда христианнар саны мөселманнардан күбрәк. Шуңа күрә Татарстан ислам дине төбәге дип санала алмый. Шундый ук хәл бөтен Русиядә һәм элекке Совет берлеге территориясендә күзәтелә", ди Бухарова. Аның фикеренчә, татар мәдәнияте борынгы христианлыкка нигезләнгән, ягъни татарлар — әз булса да христианлыкны саклап калган халык, Алтай телләре гаиләсенә караган төрки халыкларның тамырлары борынгы христианлыкка барып тоташа. "20-30 миллион дип саналган мөселманнарның чынлыкта 20-30 миллион көнчыгыш мәдәнияте кешесе икәнен әйтергә кирәк. Аларга Евангелиене җиткерер өчен, алар белән яхшылап шөгыльләнергә кирәк, — ди ул. — Моның өчен урыс православ чиркәвенең миссионерлык концепциясенә нигезләнергә кирәк".

Максим поп
Максим поп

Соңгарак калып килеп җиткән Максим поп кабат традицион татар исемнәре белән чукындыру темасын күтәрде. Сүз уңаеннан, аның андый тәҗрибәсе бар һәм православиедә дингә кергән милләтнең үз исемнәре белән чукындыруга ачыктан-ачык каршылык юк, мәсәлән, болгар, серб чиркәүләре моны рөхсәт итә, Синодның соңгы протоколында да милли исемнәр турында искәрмә бар. Каллистрат исә Максим попка, православ татарлар җәмгыяте рәисе Динара Бухарова белән берлектә, андый исемнәрне барларга, исемлек төзергә тәкъдим итте. Гомумән, Максим поп татарларның бердәмлеге өчен җан атучы кеше булып чыкты, тик, аның фикеренчә, дин тирәсендә генә берләшү хәзер актуаль түгел — православ дип саналганнарның да, мөселманнарның да күпчелеге дингә салкын карашлы: "Берләшү концепциясенә нигез итеп башка идеяне алырга кирәк, ислам, православие, яисә, мисал өчен, коммунизм кебек идеологияләр хәзер берләштерү максатына туры килми" дип саный ул. Мәсьәләне чишүнең бер юлы итеп ул шул ук татар телен күрә.

Давыт-Әмир Садур
Давыт-Әмир Садур

Ислам мәгърифәтчесе Вәлиәхмәт Садурның улы Давыт-Әмир Садур — дини тәгълимат белгече, христиан миссионеры. Ул татарлар арасындагы миссия тәҗрибәсендә Русия мигрантлары арасында миссия оештыру турында чыгыш ясады. Садур әйтүенчә, мөселман мигрантлар хәзер Русиягә эшләр өчен килсә, бер ун елдан яулап алыр өчен килергә мөмкин — алар арасында радикаль ислам тәэсире көчле. Алар бик актив, бик тиз җәмгыятьләргә оешалар.

Андрей Дамер-Степанов
Андрей Дамер-Степанов

Чарада чыгыш ясаган теология магистры Андрей Дамер-Степанов теолог Иоанн Златоуст сүзләрен китерде: "Варварлар — чиркәүнең бизәге." "Башка сүз белән әйткәндә, хәзерге заманда чиркәүдәге православ үзбәк, православ кыргыз, һәм әлбәттә православ татар — чиркәүнең бизәге булып тора".

"Русиядә уздырылган тикшеренүләр 80% респондентларның мигрантларны криминал чыганагы дип саный, — ди ул. — Һәр унынчы кеше мигрантлар күчеп килүгә каршы. Урыс кешесе ул халыкларга шикләнеп карый. Мәскәү имамнарының православ храмнары янына килеп, исламга чакырган очраклары бар. Без бу әйберләрдән куркырга тиешме? Изге язуда Алла безгә чит халыкларны безнең иманыбыз зәгыйфьләнә, гөнаһлар арта башлаган вакытта җибәрә, диелгән". Тарихи елъязмалардан мисал итеп монгол-татар изүенең дә шундый җәза буларак кабул ителүен китерде ул.

Чыгышлар бетүгә, җыелган халыкны трапеза йортына чакырдылар. Каллистрат фатихасыннан соң барысы да чәкчәк, казылык тезелгән табын янына утырышты. Өстәл әзерләгән Наиләгә дә, пәрәмәчләр белән сыйлаган Наилгә дә "многа лета" (күп еллар) теләп җырланды.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG