Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элемтә министры куәт оешмаларына русияләрнең шәхси мәгълүматын ачарга тәкъдим итте


Сүз дәүләт белән бәйле оешмалар, банк мәгълүматлары, интернет-сервислар һәм мобиль операторлардагы мәгълүмат турында бара.

Русия элемтә министрлыгының яңа җитәкчесе Максут Шадаев 2024 елдан башлап җинаятьчеләрне эзләү белән шөгыльләнүче вәкаләтләре булган хезмәткәрләргә русияләрнең төрле типтагы мәгълүматын онлайн күрә алу мөмкинлеге бирергә тели. Бу турыда Ведомости яза.

Сүз дәүләт белән бәйле оешмалар, банк мәгълүматлары, интернет-сервислар һәм мобиль операторлардагы мәгълүмат турында бара.

Хәзер кешенең банк мәгълүматын күрү, телефоннан сөйләшү язмаларын тыңлау һәм электрон почтада алышкан хатларын уку өчен хокук саклау органнары мәхкәмәдән рөхсәт алырга тиеш.

Үзенең тәкъдимен Шадаев 27 гыйнварда Дәүләт шурасының “Багланышлар, элемтә, дигитал икътисад” юнәлешендәге эшче төркеме утырышында җиткергән.

Министр шулай ук дәүләт хезмәтләрен дигиталлаштыру һәм ватандашларны идентификацияләү ысуллары турында да тәкъдимнәр керткән. Аның сүзләренчә, кешенең дәүләт оешмалары белән аралашу вакыты өч сәгатьтән дә артмаска тиеш. Шадаев әйтүенчә, 2024 елдан башлап кешеләр үзләре турында дәүләткә билгеле булган барлык мәгълүматны дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинетта күрә алачак.

Яңа хөкүмәттә эшли башлаганчыга кадәр Максут Шадаев “Ростелеком”ның вице-президенты вазифасын башкарды. Министрлыкта Шадаевның урынбасары итеп “суверен интернет” турында канунның авторларының берсе Людмила Бокова куелды.

XS
SM
MD
LG