Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Мәганов: Татарстанда нефть тагын 29 елга җитәчәк


Татнефть ширкәтенең төп бинасы
Татнефть ширкәтенең төп бинасы

Татнефть ширкәте баш мөдире Наил Маганов яңа технологияләр барлыкка килү сәбәпле нефть чыгару мөмкинлекләре артуын белдерә.

Татнефть ширкәтенең чыгарып була торган нефть запаслары тагын 29 елга җитәрлек дип белдергән оешманың җитәкчесе Наил Мәганов. Аның Әлмәттә матбугат очрашуы вакытында әйткән сүзләрен Бизнес-онлайн китерә.

Мәганов әйтүенчә, берничә ел элек тә шундый ук фаразлар булган, әмма яңа технологияләр ярдәмендә нефтьне җир астыннан суырту ысуллары табыла тора, элек чыгарып булмый дип саналган запаслар да чыгарыла.

Татнефть җитәкчесе шулай ук ширкәтнең ОПЕК+ чикләүләре шартларында эшләвен искәрткән. Ул таләпләр тәүлегенә бары 80,6 мең тонна нефть чыгарырга рөхсәт бирә. Шуңа күрә нефть чыгару күләме бүген 29,8 млн тәшкил итә, ләкин стратегиягә ярашлы, 2020 елга - 38 млн тонна, 2020 елга 32 млн тонна чыгара башлау күздә тотылган булган.

Шул сәбәпле Татнефть күбрәк чит илләргә чыгып эшләргә тырыша дигән Маганов, чөнки анда андый чикләүләр юк. Хәзер ширкәт белгечләре тәҗрибәсе Төркмәнстан, Үзбәкстан, Либиядә кызыксыну уята дигән ул.

Элегрәк Татнефть 2019 елда керемен 800 млрд сумга кадәр арттырганы билгеле булган иде.

Октябрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада нефть чыгаруның 2,2 процентка үсүен әйтте. Президент китергән саннарга караганда, 2019 елның тугыз ае эчендә Татарстан 27,4 миллион тонна кара алтын чыгарган.

XS
SM
MD
LG