Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар мәктәпкә яулык бәйләп йөрү хокукын Конституциягә кертергә тәкъдим итә


Русия Конституциясендә әлеге вакытта язылган хокуклар кануннар белән ныгытлмаган, ул хокукларны төрлечә аңлап була, шул сәбәпле балалар яки яулыкларын салырга, яки өйдә укырга мәҗбүр ди мөселманнар.

Мөселман җәмгатьчелеге вәкилләре һәм урта мәктәп укучыларының ата-аналары мәктәп балаларына дәресләргә яулык бәйләп йөрү хокукын Русия Конституциясенә кертүне таләп итә. Бу турыда Русия хөкүмәтенә юлланган петиция интернетта чыкты. Аңа ике меңнән артык кеше кул куйган.

"Без балаларыбызның үз илләренең тулы хокуклы ватандашлары, аның халкының аерылмас өлеше дип хис итүләрен, шул ук вакытта үз дини кануннарын да каршылыкларга юлыкмыйча һәм тулаем рәвештә үтәү мөмкинлеге алуларын телибез. Безнең балаларыбызның исламның мәҗбүри таләпләрен үтәүгә хокукларын яклау илдә иҗтимагый иминлек һәм тәртипкә янамый гына түгел, радикаль фикерләр тууны булдырмый", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Авторлар язуынча, бүген Русиянең кайбер төбәкләрендә мәктәптә укучы кызлар дәресләргә яулыкны иркен киеп йөри алмый. Русия Конституциясендә ватандашларның дин иреге, шулай ук дәүләт уку оешмаларында белем алу хокукы беркетелгән дип искәртә алар. Ләкин төшенчәләрнең ачык аңлатылмавы, бу хокукларны ныгытучы кануннар юклыгы һәм халыкның ислам турында тиешле дәрәҗәдә белмәве әлеге хокукларны төрлечә аңлатырга мөмкинлек бирә, шул сәбәпле балалар яки яулыкларын салырга, яки өйдә укырга мәҗбүр, ә бу һәр гаиләнең дә хәленнән килми, диелә хатта.

Шушы уңайдан ата-аналар хөкүмәттән тиешле кануннарны булдырып, алга таба балаларының хокуклары бозылуны булдырмауны сорый.

Моннан тыш, ата-аналар мәктәпләрдә намаз кылу өчен урын бүлеп бирүне һәм хәләл туклану оештыруны сорый.

Мәктәпләрдә, көллиятләр һәм югары уку йортларында яулык киюне тыю очраклары илнең төрле төбәкләрендә чыгып тора. Шундыйларның берсе 28 гыйнварда дәвамын алды. Омски шәһәренең Киров район мәхкәмәсе 18 яшьлек Алинә Нәүрүзовага үзе укыган көллияттән 50 мең сум күләмендә рухи зыянны каплау турында таләбен кәнәгатьләндермәде. Алинәгә уку йорты җитәкчелеге дәресләргә яулык бәйләп килүне тыйган, каршы төшсә, көллияттән куу белән янаган. Көллияттә дәресләргә хиҗап киеп килгәне өчен аңа кисәтү ясаганнар. Көллият вәкиле мәхкәмә барышында Алинәгә яулыгын киюне тыю аңа белем алырга комачауламый дип белдергән. Нәтиҗәдә мәхкәмә Алинә тәлабен кәнәгатьләндермәгән.

XS
SM
MD
LG