Владимир Путин Наама Иссахарны ярлыкау турында боерыкка кул куйды. Документта "һуманлык принципларына ияреп, 2019 елның 11 октябрендә Мәскәү өлкәсенең Химки шәһәр мәхкәмәсе карары нигезендә кулга алынган 1993 елгы Наама Иссахарның гаебен кичерергә карар бирелә", диелгән.
2019 елның октябрендә наркотиклар контрабандасында гаепләп, Русия мәхкәмәсе Иссахарны җиде ел ярым колониягә хөкем итте. 25 яшьлек Наама апрельдә Мәскәү аша Һиндстаннан Тель-Авивка очканда кулга алына. Аның чемоданында 10 граммга якын гашиш табыла. Иссахар наркотикны саклау фактын таный, ләкин контрабандада гаепләүне катгый кире кага. Ул Русия чиген узмавын белдерә.
23 гыйнвар Путин Израильгә рәсми эш сәфәре вакытында Иссахарның анасы белән очрашты. Шул ук көнне Израиль массакүләм мәгълүмат чаралары Иссахарны ярлыкауга алмашка Русиягә Иерусалимдагы Александр утарына хокук бирү турында хәбәр итте.
Омбудсмен Татьяна Москалькова белән очрашу вакытында Наама Иссахар үзе Путиннан ярлыкау сорамаячагын җиткергән иде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков бу уңайдан мондый үтенечнең булмавы "бөтен процессны тоткарлый" дип белдерде. 26 гыйнварда Иссахарның ярлыкау сорап Путинга мөрәҗәгать итүе билгеле булды.