Орел өлкәсе Мценски шәһәрендәге резина эшләнмәләр заводында шартлау булган. Ул газ һәм һава катнашмасы кабынып китү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Шартлау сәбәпле бинаның түбәсе җимерелгән дип хәбәр итә РИА Новости.
Казада җиде кеше зыян күргән. Шуларның бишесе һәлак булган. Тагын ике кешене төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып киткәннәр.
Түбә 200 дүрткел метр мәйданда җимерелгән. Ишелеп төшкән дивар һәм түбә ватыклары астында кешеләр булырга мөмкин, аларны коткару өчен эзләү бара диелә хәбәрдә.