Кытайда яңа коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы авыруы сәбәпле үлемнәр саны 213 кә җиткән. 9 меңнән артык кешедә вирус табылган. Тагын 32 мең кешедә ул булырга мөмкин дип санала. Бу мәгълүматны China Global Television Network китерә.
Элек авырганнарның 171е терелгән. Кытайның даруларны контрольдә тотучы дәүләт идарәсе яңа коронавирусны ачыклаучы яңа продукцияне хуплады диелә.
Вирус барлыгы 18 илдә табылган. Кытайдан тыш башка илләрдә вирус йоктырган кешеләр саны 100 дән арткан.
30 гыйнварда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус таралуны халыкара әһәмияткә ия булган гадәттән тыш хәл дип таныды.
Эпидемия декабрь ахырында Кытайның Хубэй төбәге Ухань шәһәрендә башланды. Күп илләр аннан үз ватандашларын чыгара һәм Кытайдан килүче туристларга виза бирүне туктатып тора. Дөньяның зур һава ширкәтләре Кытайга очуларны вакытлыча туктата. Русия хакимияте Ерак Көнчыгышта Кытай белән чикне япты.
Русиядә коронавирус белән авыру очраклары әлегә теркәлмәде.
Свердловски өлкәсендә Кытай ватандашлары һәм Кытайда булып кайткан русияләр коронавирустан шикләнеп аларны эшкә, кафе һәм кунакханәләргә кертмәүләре, ә балаларына мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрергә рөхсәт бирмәүләре турында белдергән. Алар бу турыда Роспотребнадзорга зарланган.