Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шамил Садыйков: "Татмедиа" газетларны интернетка күчерә башлады


Шамил Садыйков

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте газетларны интернетка күчерү эшен башлый һәм идарә итү моделен үзгәртә. Ширкәт 30 кешене кыскарткан.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә зур үзгәрешләр көтеләчәге хакында оешманың баш мөдире Шамил Садыйков белдерде. Бу турыда ул Татарстан матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының еллык утырышында сөйләде.

"Кешеләр видеоны хәзер инстаграмда карый. Бу телевидениега гына түгел, Youtube-ка да көндәш. Хәзер без сториз чорында яшибез. Киләчәктә безне Tik-tok буыны көтә. Чын куркыныч яный. Без, традицион матбугат чаралары, бу турыда уйларга, үзебезгә уңайлы зонадан чыгарга тиеш. "Үзгәреш җиле" проекты бар. Безгә дә үзгәрергә чират җитте. Традицион матбугат интернет белән кушылганда гына яши ала. Кичектергесез хәл", диде Шамил Садыйков.

Мисал буларак ул Әлмәт телевидениесе инстаграмын китерде. Анда 19 мең язылучы. Шамил Садыйков сүзләренчә, Әлмәт телевидениесен кабель челтәрендә караучылар әзрәк.

Дәүләт басмаларын үзгәртер өчен Садыйков идарә итү ысуллары яңарачагын, кадрлар кыскартылачагын сөйләде.

"Без Яңа ел алдыннан аудит ясадык. 30 кешене кыскарттык. Яңа идарә итү моделе кертелә. Урынбасарлар ике тапкырга кимеде. Мондый эш киләчәктә филиалларга да кагылачак. Мондый оптимизация безгә журналист, SMM-чыларны алырга ярдәм итә. Күп җитәкчеләр һәм аз журналистлар булуы дөрес түгел", диде Садыйков.

Журналистларга туктаусыз белемен арттырырга туры киләчәк. "70 процент уңыш шуннан тора" ди Садыйков.

Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров заманча эшләргә өндәде: яшьләр өчен подкастлар, Youtube-ка чыгу, китапларны дигиталлаштыру кирәк ди.

Җанисәп мәсьәләсен дә күтәрде. "Республикадан читтә яшәүче татарларга ярдәм итү безнең бурычыбыз. Бу эштә Татарстан китап нәшриятына зур роль бирелә. Нәшрияттагы эш бүгенге тенденцияләрне дөрес аңлау турында сөйли. Шулай да нәшрият продукциясе форматын үзгәртү, вариантларын арттыру, электрон сату мәйданчыкларын киңәйтү Татарстан китап нәшрияты тауарларын таныту эше алып барырга кирәк. Безгә әле җанисәпне уздырырыга кирәк. Читтәге газет редакцияләренә ярдәм итүне уйлагыз. Тулы бер програм булырга тиеш", диде Сәфәров.

Утырышка шәхси басмалар да чакырылган иде. "Безнең гәҗит" газеты баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов почта һәм киоск хезмәтеннән зарланды. Ул альтернатив юл аша газет-журналларны таратуны оештырырга сорады.

"Бүгенге коллегиядә республиканың җаваплы вазифаларын биләүчеләр катнашуыннан файдаланып, ярдәм сорыйм – альтернатив тарату эшен җәелдерүдә административ ысулларны куллану да гөнаһ түгелдер дип уйлыйм. Дотация булмаска тиеш дигән әйбер әйтелде. Бу эшне үз-үзен аклый торган итеп оештырырга мөмкин", ди Илфат Фәйзрахманов.

"Илфат, рәхмәт сиңа. Ишеттек. Почта һәм дотация турында уйлашып бетерербез", диде Әсгать Сәфәров.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG