Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан басмалары: тиражлар әлегә сакланып кала


Казан почта бүлекчәсендә газетлар

Татарстан басмалары 2020 елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясенә нәтиҗәләр ясый. Гомумән алганда, хәлләр әлегә бик зарланырлык түгел кебек. Азатлык популяр татар газетлары мөхәррирләре белән аралашып, язылу нәтиҗәләре белән танышты.

2020 елның беренче ярты еллыгында татар басмалары тиражлары әллә ни кимемәгән, бераз арту да сизелә. Мөхәррирләр әлегә канәгать. Татар телле аудитория бар диләр, ләкин интернетка шикләнеп карыйлар. Сайт тиражга зыян салачак, ә аерым эчтәлекле интернет-сәхифә тоту зур чыгымнар таләп итә диләр. Шулай да сайтларын активлаштыручылар да бар.

"Ирек мәйданын" киосклар аша сату арта

Раиф Усманов
Раиф Усманов

"Ирек мәйданы" газеты мөхәррире Раиф Усманов сүзләренчә, 2020 елның беренче ярты еллыгында "Ирек мәйданы" газеты Татарстанда 35 200, Русиядә 3500 данә тарала. Уфада "Манзара-Башкортстан" газетының тиражы 11 100 тирәсе. Узган кыш белән чагыштырганда, Татарстанда тираж бераз кимегән, Башкортстанда – арткан.

Тиражларның 15 проценты киоскларга туры килә, калганы – язылу. Почта аша язылу бер урында торса яки кимесә, киосклар аша сату әкренләп арта, аеруча Казан һәм Уфада.

Бу ярты еллыкка язылу бәяләре артып, алты айга 729 сум булган. Ләкин язылу чорында "Русия почтасы" ике тапкыр "Матбугатка язылу ункөнлеге" үткәргән. Әлеге декада чорында редакция үз бәясен 10 процентка төшергән очракта, почта 15 процентка төшерә. Ягъни "Ирек мәйданы"на ташлама белән бөтен Русия буенча алты айга 648 сумга язылып булган, Башкортстанда тагын да арзанракка төшкән.

"Бәяләрне күтәрмичә мөмкин түгел, чөнки почта тарифларын ел саен 8-10 процент тирәсе арттыра, типография һәм кәгазьгә бәяләр дә үсә. Без дотация яисә читтән ярдәм алмыйбыз, редакция үзен-үзе яшәтә. Мәскәүдән "Роспечать" агентлыгы бераз грантлар бүлеп бирә башлады”, дип сөйләде Раиф Усманов Азатлыкка.

Укучыларыбызның матди хәле авырлаша

Редакциядә тираж җыю өчен җаваплы хезмәткәрләр юк, бар тиражлары – почтага үзләре килеп язылган укучылар. "Хәзер элекке кебек чикләүләр, тариф аермалары юк, газетны Русиянең барлык төбәкләре каталогына кертеп була", ди мөхәррир.

Иң зур проблем дип ул почтада хезмәт хаклары түбән булу сәбәпле, хезмәткәрләре җитмәүне, газетларны тарату елдан-ел кыенлашуын атады. "Икенче сәбәп – укучыларыбызның матди хәле авырлаша. Моңарчы авыл-районнарда үзара салым чыгымлы булса, быел чүп чыгару өчен түләүләр кертелде", ди Раиф Усманов.

"Ирек мәйданы"ның интернет сәхифәсе юк. "Моңа кадәр кул җитмәде, март аеннан газет язмаларының бер өлеше интернетта да булачак", диде мөхәррир.

"Акчарлак"ның сайты бар, ләкин ул газетны кабатламый

Рузилә Сафина
Рузилә Сафина

Тиражы 40 меңгә якын булган тагын бер татар газеты "Акчарлак" бу юлы 38 157 данә булган. Басма мөхәррире Рузилә Сафина сүзләренчә, 300 данәгә кимү булган. Шул ук вакытта чит төбәкләрдә 400гә арткан. "Акчарлак" та төп тиражын "Русия почтасы" оештырган ташламалы ункөнлектә җыеп кала. Халык бу көннәрне көтә, әзерләнеп тора.

Соңгы вакытларда газетның сайты да активлашты. Социаль челтәрләр белән дә эшлиләр. "Газетны сайтта кабатламыйбыз, чөнки кабатлыйсың икән, тиражда шунда ук сизелә. Баштарак басмада булган мәкаләләрне сайтка куештыра идек. Ләкин кешеләр "сайттан гына укыйбыз", дия башлады. Бу тәҗрибәне туктаттык. Бәлки, шуңадыр да чит төбәкләрдә безнең бу юлы арту булды", дип сөйләде Рузилә ханым.

"Безнең гәҗит": сайт үзен-үзе акласын өчен җиде кат тиреңне чыгарырга кирәк​"

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Безнең гәҗит" 2020 елның беренче ярты еллыгына 12 115 данә җыйган. Былтыргы белән чагыштырганда 80-100 данәгә ким. "Безнең гәҗит"кә дә халык күбрәк ташламалы вакытта языла.

"Бу тираж белән канәгать. Бүгенге көндә үсеш дип өметләнеп булмыйдыр, шул урында барганда әле яшәп була", диде "Безнең гәҗит" басмасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов. Аның сүзләренчә, Татмедиа да хосусый газетларга игътибарны арттыра башлаган. Фәйзрахмановны Татмедиа коллегиясенә татар телендә чыгыш ясарга да чакырганнар. "Ничек эшне оештыру, укучыларны арттыру, татарча укуга җәлеп итәрү, газет-журналларны тарату мәсьәләләре турында киңәшмәләр дә булды", диде ул.

Татмедиа: "Хәзер элеккеге кебек цензура куймыйбыз, андый проблемнар юк"

Аның фикеренчә, бөтен гаепне почтага гына аударып калдырырга ярамый. "Үзебез дә гаепле. "Без бит дәүләт карамагындагы мәгълүмат чыганагы, сез ирекле" ди кайбер журналистлар. Шул ук вакытта Татар-информны карагыз, Интертатны карагыз. Алар дәүләт басмасы булса да укырлык бит. Татмедиада да: "Хәзер элеккеге кебек цензура куймыйбыз, андый проблемнар юк" диделәр", дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, әйтәсе килгәнеңне бүген әйтер мөмкинлекләр бар. "Әгәр кемнеңдер язмасын бирергә рөхсәт итмиләр икән, нишләп "Безнең гәҗит"кә, Азатлыкка бирмәскә. Редакцияләр, газет-журналлар бик күп. Заманында бездә "Тыелган тема" дигән рубрика бар иде. Аның өчен гонорарны да күбрәк түли идем. Кайдадыр чыкмаган язмаларны "Безнең гәҗит"тә чыгара идек. Әлбәттә, ул язмада тарафсызлык булырга тиеш. Бүген миңа андый мәкалә тәкъдим итүче юк, чөнки аны язучы да юк", ди Илфат Фәйзрахманов.

Илфат әфәнде "Безнең гәҗит"нең сайты былтыр көз үк яңарырга тиеш дип әйткән иде. Эшләр бара, ләкин үзгәрешләр күп булу сәбәпле, эшләп китә алмый. Сайтны, видеконтентны алып бару өчен аерым штат булдырырга да җыеналар.

Шул ук вакытта интернет сәхифә, беренчедән, зур чыгымнар таләп итсә, икенчедән, тиражның кимүенә дә йогынты ясый. "Почта аша язылган абунәчеләр хисабына кешеләргә бушлай укытабыз булып чыга. Сайт үзен-үзе аклый торган дәрәҗәгә җитү өчен җиде кат тиреңне чыгарырга кирәк. Символик бәягә генә булса да шул газеттагы язмаларны сатып алып укый торган иттерүне карарбыз. Әлеге сайт 2008-2009 елда эшли башлады. Сайт ачылганнан соң бер ел эчендә ике мең тиражымны югалттым. Интернет газет кәгазь газетны кабатларга, аның копиясе булырга тиеш түгел", дип фикер йөртә Фәйзрахманов.

"Сираҗи сүзе": берничә гаилә берләшеп языла

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Соңгы елларда популярлашып килгән "Сираҗи сүзе" сигез мең данә тираж җыйган. "Артмады да, кимемәде дә", диде басма мөхәррире Искәндәр Сираҗи.

Сираҗи да почта белән проблемнар булуына зарлана. "Күп авылларда почталар ябылды. Матбугатны шушы инфраструктураның бетүе үтерә. Хат ташучыларның хезмәт хаклары җиде мең сум тирәсе. Аларга әле ай саен күпмедер күләмдә печеньесын, онын, чәен дә сатарга кирәк. Аларның проблем өстендә проблем, ә хезмәт хакы юк. Зур гына авылларда да почтальон итеп куярлык кеше таба алмыйлар һәм почта бүлекчәсен ябып куялар", ди Искәндәр Сираҗи.

"Сираҗи сүзе"нә беркая да реклам бармый, районнар буйлап та йөрү юк. "Газет үзен-үзе рекламларга тиеш. Без әле 4,5 ел гына чыгабыз, халык белеп тә бетерми. Кешеләр бер-берсеннән күреп тә укый. Ләкин моның тискәре ягы да бар. Хәзер дүрт-биш гаиләгә яздыру дигән әйбер бар. Алар үзара сөйләшеп, берсе "Акчарлак", икенчесе "Ирек мәйданы", өченчесе "Безнең гәҗит", дүртенчесе "Сираҗи сүзе" яздыра һәм алмашып укый. Бер яктан караганда, газетны укыйлар, безнең сүз үтә. Ләкин икенче яктан караганда, табыш кими. Минем тираж алты меңнән кими икән, газет чыгаруны файдасы калмый, үз-үзен акламый. Алты меңнән дә кимим икән, ябылырга, йә бәя күтәрергә туры килә. Бәя күтәрсәң, халыкта акча юк. Мин 549 сумда тотам әлегә. Ә күтәрергә кирәк булачак", диде Сираҗи.

"Сираҗи сүзе" интернетта да, социаль челтәрләрдә дә юк. "Безнең укучы социаль челтәрдә утырмый," дип Сираҗи. "Сүз бар" сайты тиражга зыян китерә башлагач, эшләүдән туктаган.

Газетлар тиз генә бетми. Безнең бер 20 ел бар әле

"Татарстан яшьләре"нең элекке мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев әйтә торган иде: "Тираж төшкән, димәк тагын өч әби-бабаебыз үлеп киткән" дип. Безне олырак яшьтәге кешеләр укый. Олыгая-олыгая кешенең барыбер кәгазь газет тотып уку теләге уяна. Бүгенге яшьләр иртәгә безнең укучыга әйләнә. Алар кимиячәк, әлбәттә, әмма барыбер газетлар тиз генә бетми. Безнең бер 20 ел бар әле дип уйлыйм", диде Сираҗи.

"Татарстан яшьләре" хезмәткәрләрен кыскартырга мәҗбүр

Атлас Гафиятов
Атлас Гафиятов

22 гыйнварда 100 еллыгын билгеләгән "Татарстан яшьләре" былтыргы белән чагыштырганда 300данәгә кимеп, 6700гә калган. "Моның сәбәпләре күп инде. Интернетның барлыкка килүе, Советлар берлегенең җимерелүе дә. Элек, әйтик "Яшь ленинчы"ның бер саны Татарстанда да, Ленинградта да, Камчаткада да бер тиен тора иде. Хәзер Татарстанда безнең басмага язылу ярты елга 800 сум торса, башка төбәккә чыкса, мең ярым сумга җитә. Аптырап, аларга хат белән җибәрәбез. Уңайсыз юл. Почта да газетларны вакытында таратмый. Бу мәсьәләләр белән югары даирәдә утыручылар шөгыльләнергә тиеш", диде Азатлыкка "Татарстан яшьләре"нең баш мөхәррире Атлас Гафиятов.

Чыгымнар күп булу сәбәпле (язылу бәясенең яртысы почта хезмәтләренә китә), редакция хезмәткәрләрне кыскартырга мәҗбүр. "Биш ел элек 30 кеше эшли иде, хәзер 12 генә. Февральдән тагын берничә кешене ярты ставкага калдырырга туры килер", дип сөйләде Гафиятов.

Мөхәррир интернетка күчүне кулай санамый. "Интернетка керсеннәр, мин каршы түгел, ләкин кәгазь газетны ташларга яармый. Авылларда әле интернет белән компьютер бөтен кешедә дә юк", ди ул. "Татарстан яшьләре"нең күптәнге сайты бар, анда газетның кайбер язмалар куела.

Киоскларга якынча 400 данә чыга. Басма дәүләттән акча алмый, грантлар ярдәмендә акча алырга тырышып караганыгыз юкмы дигән сорауга, "аңа миллион белешмә табарга кирәк, грантларны теләсә кемгә бирмиләр" диде Атлас Гафиятов. "Безгә менә 22 гыйнварда 100 тулды. Шул юбилейны уздырырга акча эзләп йөргәндә әллә нинди документлар таптырып бетерделәр. Газет бит йөз ел чыккан, архивларда күренә, үзеңнең дөя түгеллегеңне исбатла инде. Белмим, тиражлар кимеп барганда юбилей уздыру кирәк микән, гомумән?" ди баш мөхәррир.

"Шәһри Казан" сайты акча эшли башлаган

Радик Сабиров
Радик Сабиров

"Шәһри Казан" газетының тиражы беренче ярты еллыкта 5300 тирәсе булган. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда биш процентка кимрәк. Абунәчеләр җыюда Казанга басым ясалган, язылучыларның 63 проценты башкаладан булган. "Миңа татар телле Казан газеты булдыру максаты куелган иде. Шуңа ирештек дип саныйм. Соңгы вакытта матбугат гел авылга борылды. Мин авылда гына укыйлар дигән фикер белән килешмим", дип сөйләде басмага былтыр җәй мөхәррир итеп куелган Радик Сабиров.

Соңгы вакытта матбугат гел авылга борылды. Мин авылда гына укыйлар дигән фикер белән килешмим

"Шәһри Казан" сайты татар телле басма матбугат чаралары арасында беренче урында бара. Көненә уртача биш мең кеше керә. Социаль челтәрләрдә дә актив. Ләкин Telegram татар телле матбугат өчен бик бармый ди Сабиров. "Безнең сайтта төп трафик Instagram аша. Икенче урында - Вконтакте бара. Шулай ук Одноклассники челтәрен ныклап өйрәндем. Моңарчы ул үле платформа буларак саналды. Ләкин Татарстанда утыручылар да күп икән анда", диде мөхәррир.

Радик Сабиров фикеренчә сайт басма газетка комачауламый. "Укыганы аның барысын да укый. Казан кешесен "уята" алдык бит, гәрчә алар интернетта утыра да утыра инде. Ләкин язылалар бит", ди ул. "Шәһри Казан" сайтыннан акча да керә башлаган. Яндекс реклам урнаштыра. "Хәзер социаль челтәрләрдә акча эшли башлыйсы иде. Татар контенты белән барып чыгармы, белмим, ләкин кызыксынучылар бар", ди Сабиров. Сайтның техник ягы өчен Татмедианың IT департаменты җаваплы.

"Мәдәни җомга": халыкның зыялылар сүзен ишетәсе килми

Вахит Имамов
Вахит Имамов

"Мәдәни җомга" газеты тиражы 2300 булыр дип көтелә. Әлегә Татарстанның мәдәният министрлыгы язылмаган. "Татар халкын укырга өйрәтеп булмый, өйләренә чыгып китеп сөйләшеп йөрсәм дә, шул ук хәл булачак. Мәҗбүр итеп булмый. Алар телевизор карап утыра да, үзләрен акыллы дип саный. Татар зыялылары әйткән сүзләрне ишетәселәре килми. Югыйсә "Мәдәни җомга"да академиклар, фән докторлары, иң яхшы артистлар чыгыш ясый", дип сөйләде Азатлыкка газет мөхәррире Вахит Имамов. Аның сүзләренчә, басманы укытучылар, галимнәр укый. Тираж җыю өчен районнарга да чыгалар, ләкин хәзер район башлыкларыннан "сөт савуны киметмәдеңме?" дип кенә сорыйлар, "халык татар басмаларын яздырсын өчен нишләдең?" дип сорамыйлар", ди Вахит әфәнде.

Аларны кайсы артистның кем белән йоклавы, кемне ияртеп ялга баруы кызыксындыра

Ул "сайтлар, социаль челтәрләр дип аптырап китмим, чөнки социаль челтәрләргә тулы текстны куеп булмый", дип белдерде. "Мәсәлән газетадагы дүрт битлек әйберне анда бирә алмыйм. Аны укымаячаклар, яшьләргә ул кирәкми. Аларны кайсы артистның кем белән йоклавы, кайсы артистның кемне ияртеп ял итәргә баруы кызыксындыра.

Без сайтка язмаларны биреп барабыз, әмма газет сайтка гына күчәргә тиеш түгел. Әгәр сабый баланың кулына балалар китабы тоттырмыйсың икән, аның уку мәдәнияте булмаячак. Миңа матуррак китаплар кирәк дип эзләмәячәк, кызыксынмаячак. Кәгазь газет үлә икән, сайттагысы да автоматик рәвештә бетәчәк", ди Вахит Имамов.

фикерләр (11)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG