Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленинград блокадасы ветераннарына бәйле җәнҗал сәбәпле Керич түрәләренә эштән алыну яный


Лариса Щербула (с) Мая Хужина (у) ветеранга икмәк һәм медаль тапшыра.

Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов Керич шәһәре шурасы рәисе - шәһәр башлыгы Мария Хужина гамәлләрен тәнкыйть утына тотты. Аннан алда Керич түрәләре ветераннар белән бәйле җәнҗал чыгуга сәбәп булган иде.

Русия аннексияләгән Кырымның җитәкчесе Сергей Аксенов Керич шәһәре идарәсе җитәкчелеген тәнкыйтьләп чыкты. Аерым алганда, ул идарә башлыгы Мая Хужинаның эшеннән китүен таләп итә. Аксенов Керичкә килеп андагы шәһәр шурасын куып тарату белән янады.

Боларның сәбәбе - Керич шәһәрендә җирле түрәләрнең Ленинград блокадасында зыян күрүчеләрне котлау белән бәйле җәнҗал. 27 гыйнварда Ленинград блокадасы тәмамлануга 76 ел тулу узаеннан шәһәр җитәкчелеге вәкилләре блокада ветераннары янына барган. Шәһәр башлыгы Мая Хуҗина, аның урынбасары Лариса Щербула һәм тагын берничә түрә ветераннарга медальләр, чәчәкләр һәм “символик икмәк” тапшырган. Бу чарадан фото һәм видеоны шәһәр идарәсе социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Ләкин күп кенә кулланучылар түрәләрнең бу гамәлен тискәре бәяләде, моны формальлек һәм изге төшенчәләрне мыскыл итү дип санады. Аерым алганда, түрә хатыннарның ветераннар янына купшы туннар киеп баруы тәнкыйтьләнде. Алар бүләк иткән икмәкнең целлофан капчыкка салынган булуы, ипинең изелгән булуын да гаеп иттеләр. Түрәләр соңыннан “бу гади икмәк кенә түгел, кулдан пешерелгән итле-бәрәңгеле караим бәлешләре иде” дип аңлатты.

Медиа Мая Хуҗина һәм Лариса Щербуланың вазифаларыннан китүләре хакында гариза язуларын хәбәр итте. Бераздан Мая Хужина бу адымның “хисләр тәэсирендә” ясалганын белдереп, гаризасын кире алырга карар биргәнен белдерде. Моңа җавап итеп Аксенов аның эшеннән китүен таләп итте.

Мая Хужинаның эштән китүе мәсьәләсен депутатлар 3 февральдә караячак дип хәбәр итә ТАСС.

XS
SM
MD
LG