Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда гаиләдә көч куллану корбаннары өчен беренче "кайнар элемтә" эшли башлады


Теләгән һәркем бушлай шалтыратып үз исемен әйтмичә җинаять очрагы турында сөйли ала

Башкортстанда авыр тормыш хәлендә калган балалы хатыннар өчен "кайнар элемтә" ачылды, алар анда өйдә үзләренә карата көч куллану очраклары турында да хәбәр итә ала. Аларга килеп туган хәлдән чыгу юлы табарга булышачаклар, документлар әзерләүдә ярдәм, психолог ярдәме күрсәтеләчәк, кирәк булса вакытлыча яшәп тору мәсьәләсен хәл итүдә дә булышачаклар. "Кайнар элемтә"не оештыручы - "Возможность" балаларга ярдәм күрсәтү җәмгыяте дип яза ПроУрал.

Бу оешма әниләргә һәм аларның балаларына вакытлыча социаль кунакханәдә яшәп тору мөмкинлеге бирә.

"Тормышка тәрәзә" проекты белгече сөйләгәнчә, өендә ире кыйнаган хатын кая мөрәҗәгать итәргә дә белми. "Туганнары гадәттә ярдәм итми, аларга шалтыратырга да оят. Полиция сине үтермичә килми дә. Менә шул вакытта безнең оешма кирәк тә инде", дигән белгеч.

  • Русия Европа шурасы әгъзаларыннан гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил. Соңгы ун елда Русия думасына мондый канун 40тан артык тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. 2017 елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты.
  • Былтыр октябрьдә канун өлгесенең яңа версиясе турында билгеле булды. Әмма аңа каршы булучылар бар.
  • Counting Dead Women Russia мәгълүматларына караганда, 2019 елның сигез ае эчендә Русиядә ирләре яки партнерлары кулыннан 850 хатын-кыз үлгән.

XS
SM
MD
LG