1 февральгә каршы төндә Британия рәсми рәвештә Европа берлегеннән чыккан. Әлеге вакыйга Гринвичка күрә 31 гыйнвар, 23:00 булган (Казан вакыты белән 1 февраль, төнге сәгать ике).
Рәсми чыгуга бер сәгать кала британ халкына премьер-министр Борис Джонсон мөрәҗәгать иткән. Ул яңа шартларда илнең төп юнәлешләрен аңлаткан. "Без барысын да дөрес эшләсәк, минемчә, һәр айда ышаныч ил эчендә генә түгел, аның тышында да артачак", диде ул.
Британия берлектә 47 ел әгъза булган.
Лондонда Вестминстер сарае янында әлеге вакыйганы бәйрәм итү максатыннан йөзләрчә кеше җыелган. Җыелучылар ватанпәрвәр җырлар башкарган, Брекзитны хуплаган сәясәтчеләр чыгыш ясаган.
Шул ук вакытта, Британиянең Европа берлегеннән чыгуына каршы булган британнар Лондонда марш оештырган. Брекзитка каршы митинг Шотландиядә дә узган.
Европа берлеге дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель Британиянең берлектән чыгуына карата кызганыч хисен тоюын белдерде. "Без бу сайлауны тулысынча хөрмәт итәбез һәм алга таба хәрәкәт итәргә әзербез", диде ул. Британия Европа берлеге өчен мөһим партнер булып калачак, диде ул.
31 гыйнвар кичендә Брюссельдә, Европа шурасы бинасы янында Британия байрагы төшерелгән. Европа берлеге байрагы бөтен британ оешмаларында да төшереләчәк.
Британия Европа берлегенә 1973 елда референдум нәтиҗәсендә кушылган (ул вакытта берлек Европа икътисади җәмгыяте исемен йөрткән). Шул ук вакытта Британия тулы интеграция башкармаган, ул Шенген илләре килешүенә кушылмаган, үз акча берәмлеген саклаган.
- 2016 елның 23 июнендә референдум барышында Британия халкының 51,9 проценты илнең Европа берлегегеннән чыгуы өчен тавыш бирде, әлеге процесс Брекзит булып аталды. Моңа каршы булган премьер-министр Дэвид Кэмерон вазифасыннан китте, аның урынына Тереза Мэй сайланды.
- Брекзит 2019 елның март аена планлаштырылган булса да, Британия хөкүмәте белән парламент илнең берлектән чыгу шартлары турында килешә алмадыы, парламентта узган тавыш бирүләр берничә тапкыр уңышсыз тәмамланды, Брекзит вакыты сузылды. Тереза Мэй вазифасыннан китте.
- Аның урынына килгән Борис Джонсон Британиядә вакытыннан алдан сайлау игълан итте, ул җитәкләгән Консерватив фирка 2019 елның декабрендә узган сайлауда җиңү яулады. Парламентта тарафдарлар саны күп булуы сәбәпле Джонсон Брекзит турында канун өлгесен кабул иттерә алды.