Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык Радиосы Русиядә үз эшчәнлеген киңәйтергә исәп тота


Джейми Флай Мәскәүгә сәфәре барышында Дмитрий Песков һәм Мария Захарова белән очрашты.

"Безне Русия хакимиятенең бәйсез журналистларның авызларын томаларга тырышуның яңа омтылышлары куркытмый" диде Мәскәүдә дәүләт органнары вәкилләре белән очрашудан соң Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясе җитәкчесе Джейми Флай. - Без Русия медиабазарында үз эшчәнлегебезне киңәйтергә уйлыйбыз. Безнең аудиториянең бәйсез мәгълүмат чыганакларына ихтыяҗы зур һәм без мондый мәгълүматны җиткерү өчен барлык мөмкин булганны эшләячәкбез".

Флай Мәскәүгә күптән түгел Русия хакимияте тарафыннан "матбугат чаралары - ят агентлар" турында канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле Азатлык радиосы (Радио Свобода) Мәскәү бюросы журналистларына яклау белдерү максатыннан барган сәфәре кысаларында Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Песков һәм Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова белән очрашты. Алар икесе дә Азатлык радиосы редакциясенең журналист эшчәнлеген объектив түгел дип саный, ә "ят агентлар" канунына үзгәрешләр кертүне Русия медиасының АКШтагы вазгыяте белән аңлата.

Флай бу дәлилләр белән килешми. "Америка ватандашларының "RT" һәм Sputnikны карау белән пробемнары юк. Без Русиядә бөтенләй башка хәлдә, безгә телеэфир һәм радиодулкыннар алу чикләнгән", ди ул.

XS
SM
MD
LG