Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта Путинны яклаучы саксофончы концертларына каршы протестлар уза


Нью-Йоркта каршылык чарасы
Нью-Йоркта каршылык чарасы

Русиядә танылган джаз музыканты Игорь Бутманның Америкадагы концертларына каршы протест чаралары бара. Аны Кырымны басып алу һәм Украинага агрессия нисбәтендә Путин сәясәтен хуплауда гаеплиләр.

Русиядә танылу алган саксофончы Игорь Бутманның Нью-Йоркта атаклы Blue Note клубында узачак концертына карата протест чаралары бара. Аларда якынча утызга якын кеше катнаша. Музыкантны аның сәяси карашлары өчен тәнкыйтьлиләр. Аерым алганда, Русиянең Кырымны басып алуы, Украинага карата агрессиясе һәм гомумән Русия президенты Владимир Путинның сәясәтен яклавын гаеп итәләр.

Кешеләр “Сугышны пропагандалаучыларга оят булырга тиеш!”, “Кырым Украинаныкы” һәм башка язулар тотып тора.

Бутман концертлары Балтимор, Чикаго, Майами һәм Бостонда да узачак, аларны да протест чаралары белән каршылаячаклар дигән активистлар.

17 гыйнварда Нью-Йоркның Карнеги-холлында узган “Үзгәреш җиле” концертына каршы да урам чарасы оештырылды. Концертны Чулпан Хаматова алып барыун тәнкыйть иттеләр. Чулпан Хаматова элек Владимир Путинны хуплап чыккан иде.

XS
SM
MD
LG