Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васил Шәйхразиев Халыкара туган тел көнен зурлап уздырырга чакырды


Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Татарстан вице-премьеры, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев республика районнарында Халыкара туган тел көнен зурлап уздырырга кирәклеген әйтте. Бу турыда ул Татарстан республикасының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган киңәшмәдә белдерде. Халыкара туган тел көне ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә.

“Русиядә 190 милләт яши, безнең республикада – 173 милләт вәкилләре көн күрә. Татарстанның уңышы монда яшәүче һәркемнән тора, милләте нинди булуга карамастан, урысмы ул, татармы, украин, беларус яки грузин булсынмы. Бездә Татарстан республикасы халыклары ассамблеясы бар, Халыклар дуслыгы йорты. Киләсе очрашуда – 14-15 февралдә миңа чаралар хакында хисап бирегез. Бу бит безнең республиканың куәте”, диде Шәйхразиев.

Ул Татарстанда татар теле көне дә билгеләп узылуын искәртте. “Безнең аерым татар теле көне уздырылса да, монысы бит халыкара бәйрәм, әйдәгез, ни дә булса эшлик” дип Шәйхразиев район җитәкчеләренә йөкләмә бирде.

Татарстан мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова министрлыкның Халыкара туган тел көненә багышлап Туган тел ункөнлеге уздырырга җыенганын әйтте.

XS
SM
MD
LG