Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Әлмәттә "Нур" татар-мөселман мәктәбендә булды


"Нур" татар-мөселман мәктәбендә
"Нур" татар-мөселман мәктәбендә

Камил Сәмигуллинга мәктәптә укулар һәм бала тәрбияләү эше ничек барганын күрсәттеләр.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Әлмәт районында булып, аның җитәкчесе Тимур Нагуманов белән очрашты. Алар районда дини вазгыятьне яхшырту турында фикер алышты. Аннары мөфти татар телендә белем бирүче "Нур" мөселман мәктәбенә барды дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.

"Нур" мәктәбен Татарстан диния нәзарәте Әлмәт мөхтәсибәте белән берлектә ачты. Мәктәптә 36 бала белем ала, малайлар һәм кызлар аерым укый. Укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Моннан тыш, балаларга инглиз һәм гарәп телләре өйрәтелә. Өйләдән соң аларга дин нигезләрен өйрәтәләр диелә хәбәрдә.

"Нур" мәктәбендә
"Нур" мәктәбендә

Камил Сәмигуллин мәктәптәге әти-әниләр өчен бүлмәне, намаз уку, тәһарәт алу бүлмәләрен, уку сыйныфларын караган. Мәктәп үз эшчәнлеген Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара, киләсе уку елына мәктәпнең спортзалын төзү ниятләнә диелә хәбәрдә.

Әлмәттә "Нур" мөселман мәктәбе 2018 елда яңа уку елы башында ачылды. Башлаганда аның җиде укучысы бар иде. Мәктәптә башлангыч сыйныфлар белем ала. Оештыручылар бу белем учагында татар мохите тудыру, балаларда татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү өстенлекле максатларның берсе булып торачак диде.

XS
SM
MD
LG