Accessibility links

Язучылар берлеге Фәүзия Бәйрәмованы Тукай бүләгенә тәкъдим итте


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Татарстан язучылар берлеге Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә барлыгы биш намзәт тәкъдим итте.

Татарстан язучылар берлегендә быелгы Тукай бүләгенә намзәтләрне тәкъдим иттеләр. Берлектән биш татар язучысы бүләккә лаек дип санала. Алар: Фәүзия Бәйрәмова, Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов. Әлеге намзәтләрне берлек идарәсе әгъзалары бертавыштан раслаган дип яза Татар-информ.

Берлек идарәсе барлыгы 15 намзәтне караган. Алар арасында Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова, Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәех һәм башкалар да булган.

Сайлап алынган биш язучының документлары Тукай бүләгенә тәкъдим ителү өчен Дәүләт премиясе комиссиясенә тапшыруга әзерләнә. Документлар 15 февральгә кадәр кабул ителә.

Фәүзия Бәйрамова – танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы, татар милли хәрәкәте активисты. 1989 елда Татарстанда беренче коммунистик булмаган фирка "Иттифак"ка нигез салучыларның берсе һәм аның җитәкчесе. 1986 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. "Болын" (1986), "Моң" (1991), "Мəйдан татарларны көтə" (1992), "Кара урман" (1997), "Безне онытмагыз" (1998), "Дəверлəр күчешендə" (1998), "Күчүм хан" (2007) һәм башка әсәрләр авторы. Себер татарлары тарихын өйрәнүче. Чиләбе өлкәсендә Маяк ширкәтендәге казадан соң дәүләт алып барган татарларны юкка чыгару сәясәтен фаш итеп, "Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар" исемле әсәрен язды.

2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен шул ук маддә нигезендә тагын 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG