Accessibility links

Татарстанда сугыш ветераннарына 100 мең сум түләячәкләр


Казанда Җиңү парады (архив фотосы)
Казанда Җиңү парады (архив фотосы)

Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга Русия түләячәк 75 мең сумга Татарстан тагын 25 мең өстәячәк. Тыл хезмәтчәннәренә да республикадан өстәмә түләү каралган.

Татарстанда сугыш ветераннары Җиңүнең 75 еллыгына 100әр мең сум түләү алачак. Русия ветераннарына президент Владимир Путин вәгъдә иткән 75 мең сумга республика үз казнасыннан тагын 25 мең сум өстәячәк. Бу турыда Балтач районына сәфәре вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдергән.

Балтачның туган якны өйрәнү музее мөдире, сугышта катнашкан ветеран Гарифҗан Галиев белән очрашу вакытында Миңнеханов Татарстанда Җиңүнең 75 еллыгына ветераннар 100 мең сум алачагын, тыл хезмәтчәннәренә Татарстан бишәр мең сум өстәп түләячәген әйткән.

Гыйнварда Русия президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгына илдәге һәрбер ветеран 75 мең сум күләмендә түләү алачагын игълан итте. 7 февральдә ул бу турыда боерык имзалады.

Акчаны 2020 елның апрель-май айларында бирәчәкләр. 75 мең сум түләү сугыш ветераннарына, “Ленинград блокадасында яшәүче” билгесе ияләре, балигъ булмаган килеш фашист концлагерьларында тотылган кешеләргә, Икенче дөнья сугышы, СССРның Япония, Финляндия белән сугышларында үлгән хәрбиләрнең тол хатыннарына, сугышта катнашучылар һәм инвалидларының тол хатыннарына түләнәчәк. Тыл хезмәтчәннәренә 50 шәр мең түләнә.

XS
SM
MD
LG