Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы комитеты реновацияне яклап чыкты


Татарстан Дәүләт шурасының төзелеш сәясәте комитеты Русия төбәкләрендә торак фондын яңарту турында федераль канун өлгесен хуплады.

Татарстан Дәүләт шурасы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, депутатлар реновацияне нәтиҗәле чара дип саный.

Реновация кысаларында шәһәрдәге искергән йортларны сүтү, яки реконструкцияләү күздә тотыла. Аларда яшәүчеләргә зурлыгы һәм урнашкан урыны белән элеккеге торакларыннан калышмый торган яңа торак бирергә тиешләр, яисә аның бәясе акчалата бирелә. Депутатлар фикеренчә, шушы рәвешле эшләү иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.

Федераль дәрәҗәдә реновация уздыру турында канун өлгесен Ленинград өлкәсе канун чыгару җыены тәкъдим итте.

Мәскәүдә реновация програмы 2017 елдан бирле бара. Мәскәү мэрының төзелеш буенча элеккеге урынбасары, хәзер Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин иске торакны алыштыру програмын илдәге башка зур шәһәрләрдә дә тормышка ашыру тәкъдиме белән чыкты. Татарстанның төзелеш министры Фәрит Хәнифов республиканың Мәскәү тәҗрибәсен өйрәнеп, аны Татарстанда куллану мөминлеген караячагын әйтте.

Белгечләр хисапларына караганда, Казанда торак яңарту програмына күпкатлы йортларның 32 проценты керергә мөмкин. 1955-1975 елларда төзелгән 4,5,6 катлы панель, блок, кирпеч йортлар сүтеләчәк дип яза e-kazan.

XS
SM
MD
LG