Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Рәис Хәбиров 80 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде


Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Бүген Казанда активист Рәис Хәбировка ачылган җинаять эшен караучы мәхкәмәнең бишенче утырышында аңа 80 сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирү карары чыгарылды. Прокурор 200 сәгать мәҗбүри эш бирүне сораган иде.

13 февраль Казанның Совет районы мәхкәмәсендә активист Рәис Хәбировка 80 сәгать мәҗбүри эш карары чыгарылды.

Утырыш ачылышында хөкемдар Илнар Кәлимуллин Хәбировның адвокаты Алексей Златкинга сүз бирде. Златкин Хәбировның дус-танышларыннан мәхкәмәгә бары тик яхшы характеристика гына килүен, аның җәмәгать өчен куркыныч тудырмавын, әгәр Хәбировка карата кабат психиатрия экспертизасы уздырылырга уйланылса, бу экспертизаның Мәскәүдә Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология үзәгендә уздыру кирәклеген, әгәр хөкемдар кабат экспертиза уздыру кирәк дип тапмаса, бөтенләй уздырмауны сорады.

Хөкемдар яклаучыдан соң бүгенге мәхкәмә утырышының прокуроры Аида Шәйдуллинага сүз бирде. Шәйдуллина Хәбировка кабат ​экспертиза уздыруның да, аны мәҗбүри дәвалауның да урынсыз булуын, аның сугышуы сәбәпле 200 сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирүне сорады.

Дәүләт яклаучысы Рамил Хәйруллин да адвокат Алексей Златкинны куатләп, Рәис Хәбировның гади сугышуда катнашуын, зыян күргән Валерий Оношкинның Хәбировка эшләгән эше өчен акча түләмәвен, Хәбиров белән сугышуын һәм үзенең дә аңа зыян салуын истә тоту кирәклеген әйтте. Хәйруллин, боларның Хәбировка биреләсе җәзада искә алу кирәклеген өстәде һәм Русия җинаять кодексының 64нче маддәсе нигезендә гаепләнүчегә иң җиңел җәза бирүне сорады.

Якларның фикерләрен тыңлагач хөкемдар карар чыгару өчен үз бүлмәсенә китте. Ике сәгатьтән артык вакыт узганнан соң хөкемдар чыгып Русия җинаять кодексының 115нче маддәсе нигезендә гаепләнүче Рәис Хәбировка 80 сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирү карарын чыгарды.

Мәхкәмәдән соң Хәбировның адвокаты Алексей Златкин Азатлыкка, "бу эштә ФСБның кулы уйнавы күренде. Чөнки аны җинаяте зур булмаса да узган елның июнь башында мәҗбүри психиатрия экспертизасы уздыру өчен психиатрия хастаханәсенә салдылар. Ләкин җәмәгатьчелек һәм журналистларның бу теманы якыннан күзәтүе нәтиҗәсендә хөкемдар аңа 80 сәгать мәҗбүри эш бирү җәзасы белән чикләнде", диде. Златкин бу карар белән кәнәгать булуларын һәм карарны апелляциягә бирмәячәкләрен әйтте.

Рәис Хәбиров та Азатлыкка, карар белән кәнәгать булуын белдерде.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәис Хәбиров узган елның июнь башында мәхкәмә карары белән психиатрия хастаханәсенә ябылган иде. Ул анда ачлык игълан итте. 5 июльдә аның хастаханәдән чыгарылуы билгеле булды. Хәбиров аның оппозицион эшчәнлеген өнәмәүче хакимият аны рәшәткә артына ябарга тели дип белдерде.

XS
SM
MD
LG