Вазифадан китүе хакында Эрвин Мусаев 12 февраль коллективны җыеп үзе игълан итте. Аның китәчәге турында рәсми булмаган хәбәрләр Яңа елдан соң тарала башлаган иде. Ел башында "Милләт"тә уздырылган тикшерүләр, милләтләрара мөнәсәбәтләр дәүләт комитеты уздырган җыелышларга аның урынына урынбасары чакырылуы бу хәбәрләргә әтәргәч булды.
Мусаев бер ай чамасы үз теләге белән китүгә каршы торган, ләкин соңгы чиктә гариза язарга мәҗбүр булган.
Мусаев "Милләт" каналы белән 2017 елның июль аеннан бирле җитәкчелек итте. Моңа кадәр ул Кырымның эчкә сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрлыгында бүлек мөдире урынбасары булып эшләде.
2018 елда ул Польшада узган Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) кеше хокукларына багышланган конференциясендә Кырымның "иҗтимагый пулат" вәкиле Анжелика Лучинкина һәм дә Эрвин Мусаев үзләрен "Кырым республикасы, Русия" вәкилләре дип таныткан иделәр.
"Милләт" телеканалы һәм "Ватан седасы" ("Ватан авазы") радиосы 2015 елда бәйсез ATR телеканалы Кырымнан Киевка күченергә мәҗбүр булганнан соң Мәскәү ярдәмендә оештырылды. Кырымтатар телендә тапшырулар алып барган бу телерадиокомпаниянең эшчәнлеге кырымтатарлар арасында пропагандага корылган дип бәяләнде. Аларның эфирларында катнашудан баш тартычулар да шактый.
Украинаның мәгълүмати сәясәт министрының элекке урынбасары Эмине Джеппар Эрвин Мусаев "Милләт" каналы җитәкчесе буларак Кырымда кырымтатар телендә Мәскәү пропагандасын алып бара дигән иде.
Мусаевны бу вазифага Сейран Мамбетов урынына Кырымның эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министры, вице-премьер Дмитрий Полонский куйган иде. Полонский 2019 елның ахырында вазифасыннан китте.
Мусаев урынына аның урынбасары Севиля Эмиралиева килер дигән гайре рәсми хәбәрләр бар. Эмиралиеваның кырымтатар милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Эйваз Умеров белән туганлыгы бар, ә ул Русия думасы депутаты Руслан Бальбекка якын кешеләрнең берсе санала.