Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варшау җыенында Кырым өчен көрәш


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Варшауда узган конференциясендә Кырымның Мәскәү тарафлы вәкилләренә сүз бирелмәгән. Җыенда катнашкан Украина делегатлары аларның Кырым республикасы исеменнән чыгыш ясау ниятенә каршы чыккан.

11 сентябрь Варшауда Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) кеше хокукларына багышланган конференциясендә Кырымның "иҗтимагый пулат" вәкиле Анжелика Лучинкина һәм дә "Миллет" кырымтатар телеканалы башлыгы Эрвин Мусаев чыгыш алдыннан үзләрен "Кырым республикасы, Русия" вәкилләре дип танытканнар. Җыенда катнашкан Украина делегатлары алып баручыга мөрәҗәгать итеп, аларга сүз бирмәскә үтенгән.

Эмине Джеппар
Эмине Джеппар

Конференциядә катнашкан Украинаның мәгълүмати сәясәт министры урынбасары Эмине Джеппар Крым.Реалиига әйтүенчә, алар алып баручыга "Кырым республикасы" дигән әйбер юк, ул халыкара танылмаган, аның исеменнән чыгыш ясау - регламентны бозу булачак дип аңлаткан. Эмине ханым сүзләренчә, Эрвин Мусаев "Миллет" каналы җитәкчесе буларак ​Кырымда кырымтатар ​телендә Мәскәү пропагандасын алып бара. Аннексияләнгән Кырымдагы мәгълүмат чараларының Варшау чарасында катнашуын ул Русия алып барган "һибрид сугышының" бер өлеше дип атады. (Эмине Джеппар чыгышы, инглиз телендә)

Нәтиҗәдә конференция модераторы, "Эрвин Мусаев иҗтимагый оешма вәкиле буларак теркәлсә дә, аның рәсми телеканал вәкиле буларак катнашуы ЕИХО кагыйдәләренә туры килми" дип аның чыгышын тыйган. Аның белән бергә Кырымнан килгән башка вәкилләрнең дә чыгышлары көн тәртибеннән төшерелгән.

Ахтем Чийгоз
Ахтем Чийгоз

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Ахтем Чийгоз Кырымнан бу конференциягә махсус төркем бара, алар арасында кырымтатарлар да бар дип алдан кисәтеп куйды. Ул аларны "коллаборант, мөртәт" дип атады һәм аларга каршы конференциядә Киевтан әзерлекле кешеләребез дә катнашачак диде.

Билгеле булганча, АТР бәйсез кырымтатар телеканалын Роскомнадзор Кырымда теркәмәгәннән соң 2015 елда "Миллет" исемле яңа телеканал ачылды. Мәскәү моңа шактый зур акча тотты. Яңа телеканал кырымтатарларга юнәлтелгән рәсми пропаганданы җиткерү максатыннан ачылганын үзенең тапшырулары белән раслады.

Мәскәү пропагандасын тышкы дөньяга фаш итеп барган Мәҗлеснең эшчәнлеге Мәскәүгә тынгы бирми. Кырымтатар мәсьәләсе БМО, Европа Берлеге, төрле илләрдә узган халыкара җыелышларда иң югары дәрәҗәдә күтәрелүгә Мәскәү каршы чыга. Кырымда кырымтатарларга каршы хаксыз гамәлләр, җинаятьләр, кешеләрнең югалулары, үтерүләр тышкы дөньяга Милли мәҗлес, журналистлар, волонтерлар, активистлар аша гына мәгълүм була.

Соңгы вакытта Мәскәү Мәҗлеснең бу эшчәнлегәнә каршы халыкара оешмаларга Кырымнан үзе сайлап алган кайбер кырымтатарларны юллый башлады, алар авызыннан тышкы дөньяга кырымтатарларның хәлләрен, Кырымдагы вазгыятьне үзенчә күрсәтергә тырыша.

Руслан Бальбек
Руслан Бальбек

Кырымнан Русия думасы депутаты итеп сайланган Руслан Бальбек август аенда Төркиягә президент Рәҗәп Эрдоган фиркасе корылтаена барды, Дума рәисе Вячеслав Володин җитәкләгән делегация вәкиле буларак. Әмма Төркия ягы аны кире борды. Дума делегациясе Төркиядән киткәнчегә кадәр ул Әнкарада Русия илчелегендә утырырга мәҗбүр булган. Сәбәбе: тышкы дөнья Кырымнан сайланган депутатны танымый.

Варшау конференциясенә барган Эрвин Мусаев Польшага визаны Русия ватандашы буларак Мәскәүдә ясатканын социаль челтәрләрдә хәбәр итте. 2014 елдан башлап Европа илләренә барырга җыенган кырымнар визаларны тик Украина илчелекләрендә Украин паспортлары белән ала ала. Кырымнарның Русия паспортларын Европа илләре һәм илчелекләр танымый.

Ул арада Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров һәм мәҗлеснең башка әгъзалары 11 сентябрь Киевта Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар мәсьәләләре буенча югары комиссары Ламберто Заньер белән очрашты. Заньер Кырым мәсьәләсе оешманың көн тәртибендә торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора, Русиягә басым туктамаячак, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG