Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар активисты протест йөзеннән үзенә ут төртте


Ватан Карабашның үзенә ут төртү күренеше, 3 август 2018
Ватан Карабашның үзенә ут төртү күренеше, 3 август 2018

Акмәчетнең Стрелковая бистәсендәге төзелешкә протест йөзеннән кырымтатар активисты Ватан Карабаш үзенә ут төртте. Тирә-яктагы кешеләр янгынны тиз арада сүндерә алган.

Ут төртер алдыннан Ватан Карабаш бу гамәлне хакимиятләрнең башбаштаклыгына каршы кылуы турында белдергән.

Кырымда протест белдерүче үз-үзенә ут төртте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00

2 август Акмәчетнең Стрелковая бистәсендә яшәүче кырымтатарлар төзелеш ширкәте аларның җирләрен койма белән уратып алуга каршылык күрсәтте. Җомга көнне алар шәһәрнең Русия куйган хакимияте янына килде һәм җитәкчелек белән очрашу таләп итте.

Пәнҗешәмбе каршылык чыккан урынга полиция дә килгән иде. Эшчеләр койма кую өчен казыклар урнаштыруга комачаулаган кырымтатарларны полициягә утыртырбыз дип кисәтте.

БУ ТЕМАГА: Стрелковая каршылыгы: кырымтатарлар җир өчен көрәшә

Стрелковая бистәсендә кырымтатарлар 2006 елдан бирле йортларын рөхсәтсез төзеде. Кырым Украина контролендә булганда, 2013 елда Кырым җир комиссиясе бу җирләрне хосусый йортлар өчен аерырга, кырымтатарлар йортларын канунлаштырырга карар итте. Бары Акмәчетнең генераль планына үзгәрешләр кертәсе генә калган иде. Анда 13 меңләп кырымтатар урнашыр дип көтелде. Җирләрне кырымтатарларга бирү турында карарлар 2014 елның икенче яртысында чыгарга тиеш иде. Ләкин 2014 елның башында Русия гаскәр кертеп Кырымны басып алгач вазгыять башка якка борылды.

Әлеге урында хәзер "Крымская роза" дип аталган тугыз мең кешелек яңа район төзергә җыеналар.

Акмәчетнең Стрелковая бистәсендәге җир каршылыгында протест йөзеннән үз-үзенә ут төрткән Ватан Карабаш апрель азагында Азатлыкка "Хакимият һәм төзүчеләр алдау юлы белән безнең йортларны җимерә", дип белдергән иде.

Ватан Карабаш хакимиятне алдауда гаепләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:22 0:00

Кырымтатарларның хакимияткә каршылык күрсәтеп үзләренә ут төртү очраклары

  • 1978 елда Акмәчет янындагы Биштирәк авылында Муса Мамут үз акчасына йорт сатып алган, ләкин аны кырымтатар булганы өчен бу йортта теркәлергә рөхсәт итмичә төрмәгә утыртканнар иде. Балаларын мәктәпкә, үзен эшкә алмаулары, Кырымнан куганнары өчен Муса үзенә һәм гаиләсенә җирле хакимиятләрнең еллар буе оештырган золымнарына каршылык йөзеннән, 23 июньдә милиция хезмәткәре аның өенә килгәч үз өстенә бензин түгеп үзен яндырган иде.
  • 1989 елдың 24 октябрендә Кырымның Сак районы Наташино авылында хатыны кырымтатар үзе казан татары булган Шәүкәт Яруллин хакимиятләрнең Кырымга кайтучыларны пропискага кертмәүләренә протест белдереп үзен яндырган иде.

XS
SM
MD
LG