Accessibility links

Кайнар хәбәр

10 апрель кырымтатар журналистикасы көне буларак билгеләнә. Аннексиядән соң яңа шартларда яшәргә мәҗбүр ителгән кырымтатар матбугаты бүген ни хәлдә? Азатлык махсус күзәтү әзерләде.

1883 елның 10 апрелендә Исмәгыйль Гаспринский нәшер иткән "Тәрҗемән" газетының беренче саны чыккан. Кырымтатар журналистикасы көне шушы көнгә туры китерелеп билгеләнә. Бу карар 2011 елда Бакчасарайда үткән кырымтатар матбугат чаралары конференциясендә кабул ителгән иде.

Элекке елларда кырымтатар журналистлары бу көнне Акмәчеттә Гаспринскийның йорт-музеенда очрашып үз мәсьәләләре хакында сөйләшә иде. 2014 елгы аннексиядән соң мондый очрашулар үткәрелми башлады. Моңа Кырымда барлыкка килгән мохит, сүз иреге кысылу, журналистлар өстеннән барган мәхкәмәләр, тентүләр сәбәп булса кирәк.

Шуңа да карамастан Кырымда кырымтатар телендә чыгучы берничә газет, журнал сакланып калды. Азатлык алар ни хәлдә булганын күзәтте.

Бәйсез кырымтатар матбугаты

Кырымда чикле рәвештә булса да бәйсезлеген саклаган "Кырым" газеты, рус телендә чыгучы "Голос Крыма" Русия кануннары нигезендә теркәлеп эшлиләр. Ә менә бәйсез "Авдет" газеты булса да яңадан теркәлә алмады.

"Авдет" газеты
"Авдет" газеты

"Авдет" газеты

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе басмасы саналган рус телендә чыгучы "Авдет" газеты теркәлә алмаса да, канун бозмыйча, теркәүсез нәшер ителә, үзенең интернет сайты бар. Теркәлмәү сәбәпле "Авдет" ка язылу мөмкинлеге юк, аны активистлар бушлай таратырга мәҗбүр. Газетта күпме журналист эшләве сер булып кала. Күбесе төрле урында утырып эшли.

​"Кырым" газеты
​"Кырым" газеты

"Кырым" газеты

"Кырым" газеты - бәйсез кырымтатар басмалары арасында чынбарлыкны яктырта, тәнкыйди мәкаләләр бастыра торган газетларның берсе булып тора. Ул 80% кырымтатар телендә, 20% рус телендә чыга.

Редакция үз җаваплылыгын киметү өчен дөнья матбугаты, интернет сайтлардан, Русиядәге оппозиция басмаларыннан Кырымга кагылышлы тәнкыйди мәкаләләрне күчереп рус телендә бастыру ысулын да куллана. Киевтан эшләргә мәҗбур булган, Кырым рәсмиләре "дошман" дип санаган бәйсез АТР кырымтатар телеканалы да бу газетка язылыгыз дип реклам ясый. "Кырым"ның әбүнәчеләре 5 меңгә якын. Ләкин моңа да карамастан газет матди яктан авыр хәлдә, эш хаклары түбән, журналистларның күбесе инде өлкән яшьтәгеләр, яшьләр күренми.

"Голос Крыма" газеты
"Голос Крыма" газеты

"Голос Крыма" газеты

Рус телендә чыгучы, бәйсез дип саналган, заманында Украина бюджетыннан финансланган, ул вакытта Мәҗлесне дә тәнкыйть утына тоткан "Голос Крыма" газеты яңадан теркәлгәннән соң нейтралитет рухында эшли башлады. Мәкаләләр бөтенесене мәдәният, мәгариф хәбәрләренә әйләнде, сәясәт, Кырымдагы мәхкәмәләр, утыртулар хакында язмый. Редакция мондый юлны газетны саклау өчен сайлаган булса кирәк. Украина заманында аның әбүнәчеләре саны 11 меңгә җиткән булса, бүген ул елдан-ел кими бара һәм 3 меңгә төште. Бу тенденция дәвам итә. Матди яктан үз-үзен тәэмин итә алмау журналистларның кыскартылуына китерде. 21 журналисттан хәзер 5-6 журналист калды, алар да иң түбән эш хакына эшләргә мәҗбүр.

Дәүләт карамагындагы кырымтатар матбугаты

Оешкан вакытыннан башлап (1918 ел) дәүләт карамагында булган кырымтатар телендә чыккан "Яңа дөнья" газеты һәм "Йолдыз" әдәби-нәфис журналы да (1976 ел, Ташкент) 2014 елдан соң үзгәрешләр кичерде. Редакцияләргә хәбәр итмичә, киңәшләшмичә бу ике басманы Кырымның Рескоминформыннан Дәүләт милләтләр эшләре комитетына күчерделәр, аннары 2015-2016 елда аларның юридик статусларын мәҗбүри бетереп Милләтләр эшләре комитеты каршында төзелгән Гаспринский исемендәге Медиаүзәккә керттеләр. Моны милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе оештырды. Бу эшкә кырымтатар язучылары берлеге, редакцияләр, җәмәгәтьчелек каршы чыгып хәтта Путинга хатлар язсалар да Кырым хакимияте үз эшен кылды. Юридик статуслары бетерелгән бу ике басма үз-үзен яклый алмаган басмага әверелде. Аларның икесенең дә штатлары кыскартылды. Журналда 8 хезмәткәрдән 4, газетта 11 хезмәткәрдән 6сы калды.

"Йолдыз" әдәби-нәфис журналы
"Йолдыз" әдәби-нәфис журналы

Медиаүзәкне барлыкка китергән Милләтләр эшләре комитетының элекке рәисе Заур Смирновның максаты - барлык кырымтатар матбугатын шул үзәккә туплап, аларны бер яклы пропаганда өчен куллану иде, ләкин бәйсез кырымтатар басмалары моннан баш тартты, үзәккә кермәде. Шулай итеп үзәккә бары тик "Яңа Дөнья" һәм "Йолдыз"ны керергә мәҗбүр иттеләр. Эшне "оптимальләштеру" максаты белән оештырылган үзәктә шул ике басманы идәрә итү өчен зур штатлар ачылды. Анда директор, аның ике урынбасары, дүрт юрист, биш бухгалтер, секретарь, машина йөртүче, мониторинг бүлеге, барлыгы 52 эш урыны ачылды. Менә шундый "оптимальләштеру". Соңыннан ул үзәктә кырымтатар исеме белән 100 әбүнәчесе булган рус телендә чыгучы "Мераба" газетасын да чыгара башладылар. Эчтәлеге: хакимиятнең уңышлары, Мәҗлесне, Украинаны сүгү.

"Яңа дөнья" газеты
"Яңа дөнья" газеты

Ә инде "Яңа дөнья"да хакимиятнең рәсми хәбәрләре, кырымтатарларның милли-мәдәни тормышын яктырту хупланды. Мәҗлес, утыртулар, мәхкәмәләр, югалулар, кеше хокуклары тыелган темага әверелде. Медиаүзәк мөдире "Йолдыз" журналында әдәби әсәрләрдә "ят", "дошманнар" кебек сүзләрне тыйды. Хәтта узган гасырның классик шагыйрьләренең әсәрләрендә Николай патша исемнәре булуга каршы чыккан иде ул, ә инде заманча кырымтатар язучылары әсәрләрендә Русиягә каршы бер сүз дә булмаска тиеш дигән рухта эш алып барылды. Менә шундый шартларда бу ике редакция эшләргә мәҗбүр ителде. Ике басманың да Медиаүзәккә керүе белән 2016 елда абүнәчәләр саны ике тапкыр кимеде. "Йолдыз" 1600тан 800 данә, "Яңа дөнья" 2500дән 1200 данәгә калды.

"Дәүләт акчасына чыккан кырымтатар матбугатының әбүнәчеләренең кимүе бу басмаларның Кырымдагы чынбарлыкны, тулы рәвәштә күрсәтә алмаганнары белән дә бәйле, чөнки аларны рәсми хакимият мәгълүматларын басырга мәҗбүр ителәр. Бу милли матбугатыбызда эшләгән журналистларның профессиональлеге белән бәйле түгел. Бу аларга мәҗбүр ителгән информацион сәясәт белән бәйле", ди "Кырым" газетының баш мөхаррире Бекир Мамутов.

БУ ТЕМАГА: "Карашлар рәсми пропагандага туры килмәгәнгә куалар"

Шуңа да карамастан бу ике басманың абүнә акчасы елына ике миллионга якын сум тәшкил итте, ләкин бу акчалардан редакцияләргә бер тиен дә эләкми, гонорарлар юк. Ә мена абүнәчәләре юк дәрәҗәдә булган болгарларның "Болгарский вестник", "Извор", алманнарның "Хоффнунг", әрмәннәрнең "Голубь Масиса”, рус телендәге "Наш Крым", "Крымский казачий вестник", грекларның "Таврика" газетлары 500 данә чыгарылып бушлай таратыла.

Кырымтатар абүнәчеләренең акчалары шул басмаларны чыгаруга һәм башка хуҗалык мәсьәләләргә сарыф ителә дигән сүзләр дә юк түгел. Шундый гаделсез вазгыятьтә, ягъни Кырымдагы диаспоралар белән бер рәткә тигезләнеп куелган бу ике кырымтатар басмасы "дәүләт" теле дип игълан ителгән кырымтатар телендә формаль яктан чыга дияргә дә буладыр. Кырымда бер генә басмага карата да мондый һөҗум, ягъни юридик статусларын бетеру гамәле кылынмады. Медиаүзәккә килгәндә, анда эшләүчәләрнең зур өлеше матбугат, нәшрият, милли басмаларга бер вакыт кагылышы булмаган очраклы кешеләр эшли. Бу сәбәптән булса кирәк, соңгы ике елда кадрлар алмашу үзәктә 80 процентка җитте. Ике елда ике мөдир алышынды, хәзер өченчесен табалмый интегәләр. Гади хезмәткәрләр хакында сүз дә юк.

Аннексиягә хәтле Кырымда 15кә якын кырымтатар матбугат чаралары эшләп килде, ди Киевка китергә мәҗбүр булган "Кырым хәбәрләр агентлыгы" җитәкчесе, мәҗлес әгъзасы Гаяна Юксель.

"Кырымда информацион аланны чистарту һәм үзгәртү оккупантларның беренче адымнары булды. Эшне дәвам итү өчен теркәлү принципы - бу оккупацияне тану, оккупацион хакимиятләр алып барган сәясәт белән ризалашу, чынбарлыкны хакимияткә файдалы күзлектән яктырту принцибыннан чыгып эшләнде. Моның белән риза булмаганнар Кырымнан китергә мәҗбүр ителде", ди Гаяна Юксель.

Кырымда теркәлә алмаган бәйсез АТР кырымтатар телеканалы, LALE балалар каналы, "Мәйдан" радиосы, "15 минут" хәбәрләр сайты, "Кырым хәбәрләр агентлыгы", "Черноморская" телерадиокомпаниясе, "Хаят" радиосы һәм башкалар бүген Киевта һәм Украинаның башка регионнарына китеп эшләргә мәҗбүр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG