Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы вакытта Кырымда кырымтатар активистларына басым көчәя, аларны бер-бер артлы эштән алалар. Бүген Медиаүзәкнең нәшрият бүлеге җитәкчесе Ибраим Чегертманың вазифадан китәчәге мәгълүм булды. Моңа кадәр Кырым инженер-педагогия университетының дүрт укытучысына эштән китү турында гариза язарга кушылды. Өчесе китәргә мәҗбүр булды. Азатлык шушы хәлләрне тикшерде.

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, Исмәгыйль Гаспринский исемендәге Медиаүзәкнең нәшрият бүлеге җитәкчесе Ибраим Чегертманың "үз теләге" белән эштән китү турында гариза язганы мәгълүм булды. 2 февраль – аның соңгы эш көне.

Сәбәбен турыдан-туры әйтмәсәләр дә, Медиаүзәкнең эшен багучы Милләтләр һәм сөргенгә дучар булган гражданнар эшләре дәүләт комитеты җитәкчелеге 31 гыйнвар аны чакыртып "син китәргә тиеш" дигәннән соң ул гариза язарга мәҗбүр булган.

Ибраим Чегертма
Ибраим Чегертма

Гайре рәсми мәгълүматка күрә, Ибраим ​әфәнде өстеннән "ул декабрь аенда Киевта Югары Радада узган кырымтатар халкы Корылтаеның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышта катнашкан" дигән шикаять язылган. Шул шикаять эштән китүгә этәргеч булган булса, төп сәбәбе – аның Мәҗлес әгъзасы булуында диелә.

Түрәләр белән булган очрашуда ул мондый шикаятьләрнең бер генә түгел, аларның даими язылып торганын аңлаган һәм моңа да Русиядә тыелган Мәҗлес әгъзасы булуы сәбәп булганын инкяр итми, "үзегез дә аңлыйсыз бит", ди.

Шикаять
Шикаять

Шикаятьне Медиаүзәкнең мониторинг бүлеге җитәкчесе язганы билгеле булды. Бу бүлек инде бер елдан артык кырымтатарлардан социаль челтәрләрдә, матбугатта, телевидениедә кем нәрсә сөйләгәнен, язганын күзәтеп хисапларны җитәкчеләргә, тиешле урыннарга җиткереп тора.

"Карашларым рәсми пропагандага туры килми"

Декабрь ахырында Мәҗлеснең тагын бер әгъзасы, Кырым инженер-педагогия университетының журналистика кафедрасы мөдире, “Кырым” бәйсез кырымтатар газетасы мөхәррире Бекир Мамутовны ректор чакыртып, эштән китү турында гариза яздырткан иде. Аның белән бергә тагын ике укытучы эштән китәргә мәҗбүр ителгән: шул ук кафедра укытучысы, журналист Шевкет Меметов, һәм "Тегү технологиясе һәм дизайны" кафедрасы укытучысы Лиля Ибраимова. Социаль-һуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Рефик Куртсеитов андый гариза язудан баш тарткан, әгәр аңа басым ясалса, Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген белдергән. Кырымтатар дәүләт теле мәсьәләсендә рәсми хакимиятләрне тәнкыйть итеп торган, төрле түгәрәк өстәлләрдә, утырыш, конференцияләрдә чыгыш ясаучы Рефик әфәнденең эш килешүенең мөддәте 2018 елның сентябрь аенда чыга.​

Азатлык эштән җибәрелү сәбәпләре турында Бекир Мамутов белән сөйләште.

Бекир Мамутов: "Карашларым рәсми пропагандага туры килмәгәнгә куалар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

— Декабрь ахырында ректор һәм университет президенты мине чакырып эштән китү хакында гариза язарга тәкъдим иттеләр. Минем өчен бу яңалык булмады. Университет президенты Февзи Якубов белән булган аралашулар вакытында ул университетка төрле оешмалар, аерым дәрәҗәле шәхесләр тарафыннан басым булганын әйткәндә, әгәр минем университетта булуым аның үсешенә, финанслануына комачауласа, мин гариза язып китәргә әзермен, дигән идем. Шуңа күрә, китәргә тәкъдим иткәч мин ул гаризаны яздым. Мин университет идарәсен гаепләмим, киресенчә, минем китүем алар өчен, хезмәттәшләрем өчен зур проблем тудырды, чөнки дипломым да, кандидатлык диссертациям да, доцентлыгым да журналистика буенча. Университетның мөмкинлеге булган булса, алар моңа юл бирмәс иде.

Монда ниндидер гаять йогынтылы көчләр катнашкан булса кирәк. Алар кайбер үзебезнең милләттәшләребезнең фикерләре, бәяләмәләре белән эш йөртә

Ләкин моңа ниндидер гаять йогынтылы көчләр катнашкан булса кирәк. Алар кайбер үзебезнең милләттәшләребезнең фикерләре, бәяләмәләре белән эш йөртә. Мин моны элек тә ишетеп тора идем, имеш, мин кемгәдер комачаулыйм, хакимият белән хезмәттәшлек иткән, тулысынча Мәскәү контролендә булган милләттәшләребез өчен минем "Кырым" бәйсез кырымтатар газетында эшләвем, актив җәмәгать позициям һәм бюджеттан финансланган университетта эшләвем каршылыклы һәм мөмкин түгел икән. Элек аларның моңа көчләре җитмәгән булса, хәзер алар моңа ирешә алдылар.

Моны ничек аңларга? Минемчә, мине генә җибәргән булсалар, моны аңларга мөмкин булыр иде, чөнки мин – бәйсез газет мөхәррире, Русиядә тыелган мәҗлес әгъзасы. Аның өчен минем белән бергә тагын ике укытучыга эштән китү турында гаризалар язарга мәҗбүр иттеләр. Минем фикеремчә, аларның да безнең кебек актив позицияләре булса да, алар үзләрен күпмедер дәрәҗәдә сак тотканнардан. Без һәм безнең кебек фикердә булган, ләкин фикерләрен ачык сөйләмәгән укытучылар арасында алар бер күпер сыман. Бер яктан, бу алар өчен дә дәрес булсын дип эшләнгән булса, икенче яктан, газет мөхәррирен, мәҗлес әгъзасын гына эштән җибәрделәр димәсеннәр дип, башкаларны да, мәсәлән, социаль челтәрләрдә хакимиятнең рәсми пропагандасына туры килмәгән язуларга теләктәшлек белдергәннәргә да мондый хәл була ала дип эштән җибәрделәр. Мин шундый сәбәпләр күрәм.

Университеттан китү турында мәҗбүри гариза язган тагын бер укытучы - Лиля Ибраимова Акмәчеттә яңа ачылган 44нче мәктәптә ел ярым эшләгән мөдир урынына Кырым мөфтиенең кызы куелачак дигән гамәлләргә каршы чыккан ата-аналар комитетының актив әгъзасы буларак та билгеле.

Шуны да әйтергә кирәк, бу университет сөргенгә дучар ителгән халыклар өчен кадрлар әзерләү максаты белән 1993 елда ачылган иде. Монда укыган 6 меңгә якын студентның яртысы диярлеге кырымтатарлар, укытучыларның да күпчелеге кырымтатар галимнәре. Бу соңгы эштән җибәрүләр университетта беренче тапкыр түгел. Беренче иң зур дулкын 2015 елның сентябрь аенда булды. Ул вакытта фәнни мәкаләләре аз йә башка сылтаулар белән дистәләгән укытучы белән эш килешүләрен өзделәр. Ул вакытта да карашлары рәсми пропагандага туры килмәгәннәрне сайлап эштән җибәрделәр дигән сүзләр ишетелгән иде. Билгеле булганча, 2014 елдан университетта ФСБ белән бәйле хезмәткәр эшли башлаган.

1993 елдан университетның ректоры булган Февзи Якубов тәкъдиме белән 2016 елда ректор вазифасына аның 44 яшьлек улы, фәннәр кандидаты Чингиз Якубов тәгаенләнде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG