Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар җыенында ОМОН "кунаклары"


"Кырым теләктәшлеге" утырышына килгән ОМОН көчләре, Судак, 27 гыйнвар 2018
"Кырым теләктәшлеге" утырышына килгән ОМОН көчләре, Судак, 27 гыйнвар 2018

27 гыйнвар Судакта "Кырым теләктәшлеге" ("Крымская солидарность") утырышына бинада корал барлыгы турында шалтырату булды дип ОМОН килгән. Утырышта исә тоткарланган, кулга алынган, мәхкәмәгә тартылган, югалган кырымтатарлар турында сүз барган.

"Кырым теләктәшлеге" координаторы Абдурешит Джеппаров Азатлыкка белдерүенчә, ике автозак белән килгән ОМОН тикшерү өчен паспортларны таләп иткән. Бирмәсәгез, һәммәгезне дә полиция бүлегенә алып китәбез, дип янаганнар.

"Бераз уйлаган соң паспортларыбызны бирергә риза булдык, чөнки арабызда өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызлар да бар иде. Без утырышыбызны дәвам итәбез, сез бер читкә утырыгыз, кешеләр сезнең яныгызга барып паспортларын күрсәтер дип эшебезне дәвам иттек. Шулай эшләнде дә.

Судакта кырымтатар җыенында ОМОН
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:48 0:00

Катнашучылардан язма аңлатмалар да алдылар. 150гә якын кеше катнашкан утырыш кичке 6га кадәр дәвам итте. ОМОН ахырга кадәр залда утырып, безне күзәтте. Без эшебезгә күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә дип килештек", диде Джеппаров.

Аның сүзләренчә, утырышта мәхкәмәгә тартылган кырымтатарларның адвокатлары хисап тоткан. Алар Дондагы Ростовта мәхкәмәгә тартылган кырымтатарлар хакында, Веджие Кашка эше нигезендә вакытлы изоляторда утыручылар белән булган очрашулар хакында таныштырган. Җыелышта катнашучылар кемдә нинди мәгълүмат бар, шуның белән уртаклашкан.

"Кырым теләктәшлеге" утырышына килгән ОМОН көчләре
"Кырым теләктәшлеге" утырышына килгән ОМОН көчләре

Айның соңгы шимбә көнендә бер тапкыр җыела торган "Кырым теләктәшлеге" төркеме тоткарланган, мәхкәмәгә тартылган, югалган кырымтатарларның туганнарын, волонтерларны берләштерә. Төркем 2016 елның апрель аенда барлыкка килде. Судакта узган очрашу 22нче утырыш иде.

"Әгәр дә безгә утырышларыбызны биналарда үткәрүне тыйсалар, без урманга, тауларга чыгып үткәрергә әзер. Русиядә булган Кырымдагы чынбарлык шундый", диде Джеппаров.

"Кырым теләктәшлеге" утырышына килгән ОМОН көчләре
"Кырым теләктәшлеге" утырышына килгән ОМОН көчләре

"Кырым теләктәшлеге" активистлары соңгы вакытта Кырымда кырымтатарларның өйләрендә ешаеп киткән тентүләр, тоткарлаулар белән бәйле хәбәрләрне, видеоларны социаль челтәрләрдә актив тарата. Чынбарлыкны җәмәгатьчелек "Кырым теләктәшлеге" хәбәрләре аша белә.

2017 ел ахырында Кырымда ялгыз пикетларга чыккан кырымтатарларны акчалата җәзалаган мәхкәмә карарларыннан соң "Кырым теләктәшлеге" оешмасы акча җыю марафоны игълан иткән иде.

XS
SM
MD
LG