Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаевның оныгы Британиядә сәяси сыену сораган


Айсолтан Назарбаев
Айсолтан Назарбаев

Казакъстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаевның оныгы Айсолтан Назарбаев сәяси сыену сорап Британиягә мөрәҗәгать иткән. 

Фейсбуктагы сәхифәсендә Айсолтан гаиләдә аңа карата басым булганын яза.

“Хәзерге вакытта гаилә миңа төрлечә басым ясарга тырыша, һәм миңа кардиналь чараларга барырга туры килде: мин Британиядән сәяси сыену сорыйм. Минем соңгы биш елым соры сызыклар белән капланган. Кешеләргә чынлыкта нәрсә булганын һәм моның сәбәпләрен белергә вакыт җитте”, дип белдергән ул.

Назарбаев сүзләренчә, ул Русия һәм Казакъстан арасында зур күләмле коррупция хакында мәгълүматка ия. Монда “Казакъстан халкыннан урланган” миллардлаган доллар турында сүз бара дип искәрткән ул. Назарбаев шулай ук болар турында тиздән аның Times журналына биргән әңгәмәсендә укырга булачак дигән.

Егетнең сүзләренчә, басымга түзә алмыйча, ул әфьюн куллана башлаган. “Мин түзеп булмаслык чынбарлыктан тынычлану юлы эзләдем. Бу бетмәс-төкәнмәс комсызлык, туемсызлыкның бер өлеше булырга теләмәдем”, дип аңлаткан ул һәм үзенең дәвалану узганы турында сөйләгән.

29 яшьлек Айсолтан Назарбаев Нурсолтан Назарбаевның өлкән кызы Дарига Назарбаеваның улы. Айсолтанның әтисе эшмәкәр һәм сәясәтче Рәхәт Алиев 2015 елның фералендә Венада төрмә камерасында асылынып үлгән килеш табылган иде.

Айсолтан Назарбаев Британиядә хәрби академия тәмамлаганнан соң Казакъстан саклану министрлыгының баш күзәтү идарәсенә эшкә алынган. 2017 елда ул Казакъстан футбол федерациясендә эшли.
2019 елның июненә ул Лондонда полиция хезмәткәренең кулын тешләгән өчен 18 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Аның бу вакытта әфьюн тәэсирендә булуы ачыкланган.

XS
SM
MD
LG