Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социологлар русияләрнең Украинага мөнәсәбәте начараюын теркәгән


Русияләрнең яртысы диярлек (47%) Украинага начар каравын әйткән. 

Соңгы дүрт айда русияләр украиннарга карата начаррак мөнәсәбәттә була башлаган. Моны Левада халык фикерен өйрәнү үзәге һәм Киевтагы халыкара социология институты белгечләре уртак тикшеренүләре нәтиҗәсендә ачыклаган.

Русияләрнең яртысы диярлек (47%) Украинага начар каравын әйткән. Респондентларның 42 проценты Украинага уңай каравын белдергән.
Украина кешеләренең 39 проценты Русиягә начар мөнәсәбәттә булуларын, ә яртысы диярлек уңай каравын әйткән.

Моннан алдагы сораштыруда (2019 елның сентябрендә) Кырым аннексиясеннән соң Русия һәм Украина халкының бер-берсенә мөнәсәбәтләренең иң яхшырган чагын теркәгән иде. Респондентларның 56 проценты күрше илгә яхшы каравын әйтте. Украина кешеләренең 54 проценты Русиягә яхшы карашта булуын белдерде.

Ике илнең мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш дигән сорауга 56 процент русияле һәм 48 процент украина кешесе “алар бәйсез һәм дус булырга, чикләре ачык, виза һәм таможня булмаска тиеш” дип җавап биргән. Виза һәм чикләрне ябу кирәклеге хакында русияләрнең 25 проценты һәм украиналарның 40 проценты әйткән.

Экспертлар аңлатканча, күрсәткечләрнең узган елда яхшырып алуына Украинаның яңа президенты Владимир Зеленский сайлануы, әсирләр һәм тоткыннар алмашу һәм өч елда беренче тапкыр Украина көнчыгышындагы хәлләрне көйләү турында “Норманд дүртлеге” саммиты узу сәбәп булган. Ләкин, социологлар фикеренчә, өметләрнең күпчелеге акланмаган, ә ике илнең мөнәсәбәтләрендәге проблемнар шул килеш калган.

XS
SM
MD
LG