Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный штабы: Миңнеханов Мальдив ялына 3 млрд сумлык очкычта очкан


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Алексей Навальныйның Казандагы штабы Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны 2017 елдан бирле чит ил сәфәрләренә йөртүче Falcon 8X бизнес-джеты турында тикшерү хисабын чыгарды.

"Миңнеханов аны Русиядә беренче булып 2017 елда алган һәм шуннан бирле аны президент яки хөкүмәт очкычы буларак атыйлар", диелә хисапта.

Активистлар президентның соңгы арадагы сәфәрләре һәм очкычның кая барулары турында мәгълүматларны чагыштырып караган. Мәсәлән, узган елның 11 декабрендә Рөстәм Миңнеханов Словакия башкаласы Братиславага эш сәфәренә барган. Президентны анда нәкъ шушы бизнес-джет алып барган. Ә 25 ноябрьдә очкыч Үзбәкстанга очкан. Шул ук көнне Миңнеханов та анда эш сәфәре белән булган. Шул ук очкыч һәм Миңнеханов быел бер үк вакытта Нью-Йоркта да булган.

"Бу очкычның эчендә барысы да бик яхшы: душ бүлмәсе, кухня, йокы бүлмәсе һәм 19 юлчыга урын бар. Барлык бу зиннәтләр бик кыйбат тора: яңа Falcon 8X бәясе — өч миллиард сум. Уйлап карагыз, бу — Алабуганың сигез еллык бюджеты, Бөгелмәнең ун бюджеты һәм Азнакайның 25 бюджеты", дип яза штаб хезмәткәрләре.

Алар белдерүенчә, мондый очкычны бер сәгать хезмәтләндерәү 150-200 мең сум тора. Бер еллык чыгымнар 175 млн сумга җитәргә мөмкин. "Ә Татарстан президенты еш оча һәм гел эш белән генә түгел. Мәсәлән, 29 декабрьдә Миңнеханов Мальдивка барды, анда җирле министр белән очрашты. Президент анда шактый озак булды: аның очкычы Мальдив утрауларыннан 10 гыйнварда гына кайтты", дип язалар.

Активистлар бу очкычның кемнеке булуы һәм аны куллану өчен кем түләве турында сорау куя.

"Монда ике вариант бар: йә Миңнеханов үзенеке дә һәм хәтта хөкүмәтнеке дә булмаган, ә "Татнефть" кебек зур хосуси ширкәтнеке булган очкычта оча, йә бизнес-джет өчен сезнең белән без түләгәнбез. Бәлки, президентка өч миллиард сумлык очкычны без сатып алганбыздыр һәм без атна саен аның Русия һәм чит ил сәфәрләрен һәм Җирнең җылы урыннарында ялларын түлибездер", ди тикшерү авторлары.

Алар шулай ук былтыр Рөстәм Миңнехановның Мальдив утрауларында Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина белән ял иткән булу мөмкинлеге турында берничә басма язып чыкканлыгын да искә ала.

"Миңнеханов дәүләт очкычында түгел, ә хосусый очкычта очты. Материалда хәтта аның кайсы очкыч булуы да күрсәтелде: ул да бизнес-джет — RA-67232 борт номеры белән теркәлгән Bombardier Challenger 850" дип яза алар һәм ачык чыганакларда очкычның "Реал Тонус Хаер" ширкәтенеке булуы күренүен белдерәләр. Бу ширкәт Русия думасына Татарстаннан сайланган "Бердәм Русия" депутаты Ирек Богуславскийныкы.

Активистлар Татарстан президенты идарәсенә бу турыда сорау юллаган. Алар очкычның кемнеке булуын һәм, очкыч республика балансында булган очракта, Faclon 8X-ны хезмәтләндерү бюджетка күпменә төшүен сораган.

AirNav.RadarBox хезмәте мәгълүматларына караганда, бүген RA-09606 борт номерлы бу Falcon 8X очкычы Мәскәүдәге "Внуково" һава аланыннан Швейцариянең Женева шәһәренә очкан. Татарстан президентының эш планында бүген Женевада ниндидер очрашулар яки чаралар күрсәтелмәгән.

2013 елда очкыч казасында һәлак булган Ирек Миңнехановның гаиләсе хәзер Швейцариядә яши дип фаразлана. Ире үлгәннән соң Рөстәм Миңнехановның килене Антония Гишар Швейцариягә күченгән иде.

XS
SM
MD
LG