Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслимә Латыйпова өйдә торт пешереп сатучыларга эш урыны тәкъдим иткән


Мөслимә Латыйпова

“Бәхетле” кибетләре челтәре хуҗасы өйдә торт пешереп сатучылар өчен эш цехлары булдырган. Ул үзмәшгуль ханымнарны шул цехка килеп эшләргә чакыра. 

“Бәхетле” кибетләре челтәре хуҗасы Мөслимә Латыйпова үзмәшгуль аш-су осталары өчен махсус җиһазландырылган цех ачты. Алар әзерләгән тәм-том “Бәхетле” кибетләрендә сатылачак.

Латыйпова “Бизнес-онлайнга” сөйләгәнчә, цехларда заманча җиһазлар тора. Эшмәкәрләргә эш урыннары бушлай биреләчәк. Алар әзер продукцияләрен “Бәхетле” кибетләре аша өстәмә түләүләрсез сата алачак. Шулай ук чималны күмәртәләп сату бәясенә сатып алу мөмкинлеге дә бирелә.

Үзмәшгуль ханымнар арасында бу тәкъдимне кабул итүчеләр бар. Аларның әзерләгән ризыклары кибет киштәләренә чыга да башлаган. Ләкин өйдә ризык әзерләүчеләрнең күп өлеше бу тәкъдимгә сак карый. Беренче чиратта, аларны продукцияне үз исеме белән түгел, “Бәхетле” бренды астында сату зарурлыгы кәнәгатьләндерми. Цехта эшләнгән ризыкның бәясе өйдә эшләнгәннән кыйммәткәрәк чыгар, бу сатып алучыны югалтуга китерер диючеләр дә бар.

2018 апрель аенда "Бәхетле" кибетләре челтәре хуҗасы Мөслимә Латыйпова Рөстәм Миңнехановка кече бизнес турында зарланып мөрәҗәгать иткән иде. Ул үз фатирларында тортлар пешереп сатучы хатын-кызлар сыйфатсыз ризык әзерләве ихтимал диде. Вак эшмәкәрләр эре салым түләүче ширкәтләрнең табышы өлешенә керә дип зарланды Латыйпова.

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда үзмәшгульләр өчен яңа салым тәртибе кертүче канун эшли башлады. Бер ел эчендә үзмәшгуль буларак 60 меңнән артык эшмәкәр теркәлде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG